Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯшәешТормыш кыйммәтләре → Укучыбыз хаты

Укучыбыз хаты

12 февраля 2018
1449 карау
Мин – татар хатыны. Әти-әни кушкан исемем Алевтина. Хәзер мине Алия дип йөртәләр. Алия исеме үземә дә бик ошый. Татар хатыны булу да ошый. Ә болай, милләтем белән мари кызы мин. Мари Иленең Фадейкино авылында туып-үстем. Вакыты җиткәч, мари егетенә кияүгә чыктым, балабыз туды. 1993 ел минем өчен бик бәхетсез ел булды. Февраль аенда газиз баламны җир куенына салсам, Сабантуй көнне иремне ток сугып үтерде. Электрик иде. Идән астындагы су җылыту системасын көйлим дип тотынган җиреннән фаҗигагә тарыды. Моңарчы куркынычсызлык техникасын бик төгәл үтәгән кеше, никтер бу юлы саксызлык күрсәткән. Адәм баласы күрәчәген күрми, гүргә керми, диләр бит. Ирем исән чакта яңа өй салып кергән идек. Бар мөлкәтне иремнең әти-әнисенә калдырып чыгып киттем. Бу йортта мине тотарлык берни дә калмаган иде инде.
 
Алардан киткәч, Шиньша авылындагы май заводына эшкә урнаштым. Шунда эшләгәндә Рәис исемле татар егете белән таныштым. Таныштым дип, бер авылда эшләгән кеше белән алай махсус танышасы да юк инде. Аның миңа битараф булмавын тиз абайладым. «Йөрмә, син – егет кеше, мин – тол хатын. Безнең уртаклык юк», – дип, хисләрен сүндерергә тырыштым. Ул да аңлады шикелле, башкача игътибар күрсәтмәде. 
 
1996 елның октябре иде. Эш урыныма Рәис килеп керде. «Накладнойларга кул куярга чакыралар. Сине алырга килдем», – ди. Кул куясы булгач, барырга кирәк дип, аның машинасына менеп утырдым. Карыйм, Рәис башка юлдан китте. «Дөрес бармыйсың бит», – дим. Ул бер сүз дә эндәшми. Күрше авылга үк китеп бардык. Шунда гына күңелемә шик керде. Бер матур гына йорт каршына килеп туктадык. Көтү кайтыр вакыт иде. Капка төбендә ап-ак яулыгын таратып бәйләгән олы гына яшьтәге татар әбие утыра. Мин, төшмим, дип, аяк терәп карышам. Капка төбендә утырган әби Рәиснең әнисе икән. Чип-чиста мари телендә: «Монда кадәр килеп, бер чынаяк чәй дә эчми китмәссең инде», – дип, мине өйгә чакырды. Сусаган да идем, аңа ияреп өйгә кердем. Шулай итеп мин Мари Комыгырҗасы (рәсми исеме – Тат-Чодраял) килене булып яшәп калдым.  Икенче көнне әти килде. (Әни ул вакытта авырып, хастаханәдә ята иде.) Татарча бик яхшы белә иде безнең әти. Рәисне бик ошатты. Мулла чакыртып, никах укыттык. Рәискә ул вакытта 30 яшь иде. Өйләнеп карамаган егет кеше иде ул. Төрле сүз әйтүчесе дә булгандыр, кайнатам миңа берәүдән дә сүз тидертмәде. «Җиде татар хатынын тезеп бастырыгыз, безнең киленгә җиткәне булмас», – дип әйтергә ярата иде. Үзем дә аларны бик яраттым. Кайнатамның куллары калтырый торган иде, шуңа күрә вак эшләрне авырлык белән башкара иде. Берсендә вак балык кыздырдык. Минем шул балыкны чистартып, кайнатама ашатканымны күреп, күршебезнең исе китте. Рәисләр алты туган иделәр, берсенең дә кырын караганы булмады. Иремнең туганнарын да, телен дә, динен дә, татарларның гореф-гадәтләрен дә яратып кабул иттем. Безнең мари халкында элек чәй эчү гадәте юк иде. Без үскәндә әни (марича – «ава») су кайната да, шуңа кайнатма туглап эчә торган идек. Хәзер татарча куе, сөтле чәй булсын миңа. Гөбәдияләр, өчпочмаклар, кыстыбыйлар – иң яраткан ризыкларым. Бездә таба ашы пешерсәләр, камырын калын итәргә тырышалар, ә татар хатыннары, киресенчә, камырын юка гына итеп, эчлеген күбрәк салып пешерә икән. Хәзер үзем дә шулай эшлим инде. Кайнанамнан бик күп нәрсәгә өйрәндем. Татарча сөйләшергә дә ул өйрәтте. Баштарак тел белмәвем кыенлык тудыра иде, шәһәргә китәргә микән әллә дигән чакларым да булгалады. Картаеп барган кайнаналарымны ташлап чыгып китәргә кешедән оялдым. Рәис белән тату яшәдек. Ике кызыбыз туды. Зөлфия белән Эльмира. Алар татарча да, марича да яхшы белеп үстеләр. Үзләрен татар кызлары дип саныйлар. Хәзер Әтнәдәге техникумда укыйлар. Аларны да, вакытлары җиткәч, Алла боерса, татар егетләренә бирергә язсын иде дип телим.
 
Рәисемнең генә гомере иртә өзелде. Балаларның үскәннәрен дә күрә алмады. Тумыштан ук йөрәге зәгыйфь иде. Табиблар операция ясатырга куштылар. Рәиснең операциягә ятарга күңеле бармады. Булдыра алганча, мин аны авыр эштән сакларга тырыштым. Печән чабарга, утын ярырга бик оста идем. Ирләр уянып чыкканчы, минем бер арба печәнем чабылган була торган иде. Ничек кенә тырышсам да, Рәисне саклап калып булмады. Декабрьдә 45 яшен тутырды, 3 май көнне бакыйлыкка күчте. Үлеме кинәт булды. «Ай-ай!» – дип ике генә аваз әйтергә өлгерде. Рәисне җирләгәч, күңелем ислам диненә тартыла башлады. Коръән сүрәләре ятларга керештем. Кайнанамның, ел саен авыз ачтырмый калма, дигән васыяте бар иде.  Ул васыятьне дә үтәргә тырышам. Хәер, Рәис исән вакытта да үземне мөселман дип хис итә идем инде. Кайнатам авылыбызның бер кешесе белән зиратны карап-тәрбияләп тордылар. Печәнен дә чабып алалар иде. Шул абзый: «Печән җыям, дип, киленең зиратка кереп йөрмәсен», – дигән. Янәсе, мин мөселман кешесе түгел. «Минем дә шул зиратка барып ятасым бар, мине алай тыймасын», – дидем.
 
Татар халкын бик яратып, хөрмәт итеп яшим. Безнең якта мари белән татар бер авыл булып, дус-тату көн күрәләр. Үземнең әтием дә безгә килсә, татарча гына сөйләшә, Рәис белән без аларга барсак, Рәис марича гына сөйләшә торган иде. Авылыбыз үзе дә, кешеләре дә бик әйбәтләр. Тик менә яшьләргә эш юклыгы гына бик читен. Без хатын-кызлар тормышны шәл белән алып барабыз. Кулның бер дә буш торганы юк. Айга 1 шәл, 2 косынка бәйлим. Иремнең Казанда яшәүче апасы аларны сатып бирә. Сыер асрыйм, аның да бераз кереме булмый калмый. Менә шулай яшәп ятабыз. 

Алевтина ЗЫЯТДИНОВА.
Мари Иленең Морки районы, Тат-Чодраял авылы.

фото: https://pixabay.com

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com