Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯшәешТормыш кыйммәтләре → «Өйдәге эш – эшмени?!»

«Өйдәге эш – эшмени?!»

Лилия Гәрәева
Лилия Гәрәева
25 декабря 2017
964 карау
Күпләребезнең ирләр авызыннан шушы сүзләрне (шушы ук булмаса да, мәгънәсе охшаш) ишеткәне бардыр. 

Ашарга пешерү дә эш түгел – учак ягып, утын салып торасы юк бит, кер юу да – машинаның төймәсенә генә басасы. Балаларны карау – күңел ачу гына,  тик уйнап утыр шунда үзләре белән.

Әмма... Көннәрдән бер көнне бу «рәхәтлек­ләр» ирнең берүзенә генә өелеп калса?.. Тормыш бит, хатын-кызның каядыр командировкага чыгып китәсе булырга мөмкин, укырга керсә, сессияләргә йөрисе, кунакка барасы...

Әйдәгез, шулай күзаллыйк әле: сезгә атна-ун көнгә каядыр барырга кирәк, өйне һәм балаларны ирдән башка калдырыр кеше юк. Тормышны ирегезгә ышанып калдырыр идегезме? Өйдән тыныч күңел белән чыгып китә аласызмы? Сез һәр көнне башкарган эшләр­не ирегез үзе белеп эшли алачакмы? Ашарга пешерү, савыт-саба юу, балаларның берсен – мәктәпкә, икенчесен балалар бакчасына озату, каршы алу, дәрес­ләрен әзерләшү, юындыру, тырнакларын кисү, сыер саву, катык оету, камыр кую, урын-җирне алыштыру, гөл­ләрне күчереп утырту, кыяр-помидор тозлау, ва-ренье кайнату... Озын исемлек бу – очсыз-кырыйсыз!
Йә, ирегезгә өйне ышанып чыгып китә аласызмы-юкмы?
Шушы сорау белән җырчыларга, артистларга (өйне күбрәк калдырып йөрүчеләр шулар инде) һәм «ВКонтакте» челтәре аша «Сөембикә» журналы укучыларына мөрәҗәгать иткән идек. Кызыклы гына җаваплар алдык.

Ләйсән Мәхмүтова, Татарстанның атказаган артисты:
Безнекеләр минсез дә тормышны бик әйбәт алып бара. Балаларга әтиләре белән генә калу хәтта ошый да (ачуланучылар азрак була бит). Әтиләре дә, син югында бөтен кушканны тыңлый болар, син кайткач кына тыңламый башлыйлар ди. Керләрен дә үзләре юып куя. Кул белән (машинаның рәтен тапмыйлар, ахрысы)! Ашарларына да пешерәләр. Улыбыз Йосыф мин өйдә булганда да көн саен нәрсәдер уйлап чыгара, йә токмач кыздыра, йә коймак, йә тәбә. Кайвакыт ачуланып та куям, ризык әрәм итеп йөрисең шунда дип. Югыйсә молодец бит инде, юкка ачуланам!

Кайтышка шулай да берәр төрле «сюрприз» булмый калмый. Балалар кечкенә чакта андый «сюрприз»лар гел була торган иде. Стеналарны да буяп куярга мөмкиннәр, табак-савытлар да күп кырылды. Алай да мин гастрольләрдән кайтышка үзләренчә өйләрне җыештырып, тәмле әйбер пешереп куялар. Шулай булгач, рәхәтләнеп чыгып китә алам гастрольләргә.

Алсу Фазлыева, җырчы:
Мин каядыр китсәм, ирем Азат та, улларым да ач булмаячак, анысы өчен җаным тыныч. Азат әле миңа караганда да тәмлерәк һәм яхшырак итеп пешереп ашатачак балаларны. Аларга төрле тәм-томнар алачак. Әмма өйдәге тәртип мин киткән көнне үк бетәчәк. Әле мин өйдә булып, ирем кухняда берәр нәрсә пешерсә, артыннан җыештырып бетерерлек булмый. Җыештыру дигән нәрсә никтер кулларыннан килми. Алай да гел шалтыратып, аларны контрольдә тотмый булдыра алмыйм. «Тордыгызмы, ашадыгызмы, киендегезме, нәрсә кидегез?..»
Әле менә яңарак кына шушы темага клип та төшер­дек. Алла боерса, бик тиздән тамашачыга тәкъдим итәрбез. Күп гаиләләр үзләрен таныр анда.
Ә инде өйдә көткән «сюрприз»ларга килгәндә, шиңгән гөлләр, туп-тулы чүп чиләге, раковинага өелгән савыт-саба... Мин аларына көенмим дә, нишлисең, ир-атның чисталыкка исе китми инде аның. Исән-сау торгач, калганы белән килешәсең.

Эльмира Исрафилова, журналист:
Иремне өйдә ялгызын калдырып китәргә курыкмыйм. Үз-үзен карарлык хәлдә, ашарга да пешерә белә. Пешермәсә, берәр җиргә барып ашый. Өйне бераз «батырыр» инде, анысын гына җыештырып булыр, куркыныч түгел. Менә баланы ышанып калдырырга батырчылык итә алырмын микән? Бер дә башка чарам булмаса гына инде... Карый алмый дип әйтмим, карар. Ашатыр да, уйнатыр да... Юындырмас, йоклатмас та димим, аларын да булдырачак. Әмма боларның берсен дә минем кебек җиренә җиткереп эшли алмас шикелле. Улым үзебезнең татар ашларын ярата, ирем аларны пешерә белми. Юындыр­ганда колакларын юарга оныта. Андый җитешсезлекләр күп инде... Инструкция язып мәшәкатьләнмәм, ирем­нең аны укып чыгуы бик икеле. Берәр нәрсә кирәк булса, телефон бар бит. Ә шулай да бала белән ялгыз калса, ирем үзе өчен бик күп ачышлар ясар иде. Атнага җиде көн, тәүлек буе бала белән булуның никадәр күңелле дә, мәшәкатьле дә икәнен һәм никадәр ардырганлыгын да белер иде ул.

Мәрьям Миңнеголова (Азнакай районы, Мәндәй авылы):
Хәзер инде, Алла боерса, бергә яши башлаганыбызга көзгә 25 ел була, мин рәхәтләнеп ышанып әйтәм: тормыш иптәшемне өйдә берүзен тыныч күңел белән калдыра алам. Ни дисәң дә, беренчедән, ачка интекмәячәк, аш пешереп ашый белә, бәрәңгене генә кыздыра ала. Камыр ашларын пешерерме – белмим инде, шулай да мин хастаханәдә яткан вакытта балалар белән бәлеш пешереп ашаганнар иде. Балаларны бәләкәй чакларында бик яхшы карады, сүз әйтерлек түгел. Ничә еллар әни (иремнең әнисе) урын өстендә ятты. Андый авыру кешене тәрбияләү яшь баланы караганнан да авыррак: күтәреп мунчага алып барды, мин юындырып бирә идем, ә ул тырнакларын кисеп, чәчләрен дә тарады.
Урын-җирләрне җәеп, җыештырып куя белә (мин өйдә булмаган чакта инде монысы). Бакча эшләренең күбрәген ул эшли, күчереп утыртуны бергә башкарабыз. Эшне җиренә җиткерә торган кеше ул, ашык-пошыкны яратмый, ипләп кенә, әкрен генә үзе эшләсә эшли, кеше яллаган юк. Балаларны мәктәпкә болай да ул озата иде, минем эшем белән алар мәктәпкә киткән-че кайтып җитеп булмый иде.

Миләүшә Мусина (Чаллы):
Тынычлап, ышанып чыгып китә алам. Кызыма 5,5 ай вакытта аппендицит белән 10 көн хастаханәдә яттым. Ирем баланы имезергә дә алып килде, яхшылап карады да. Мин савыгып чыкканчы, бәләкәчне токмач ашы ашарга да өйрәтеп куйган иде. Хәзер кызым да зур (11 яшь), ашарга пешерә белә. Савыт юу, өй җыештыруны әйтеп тә тормыйм...

Алсу Хәбибуллина (Казан):
Икенче бала белән йөклелек шактый кыен узды. Баштан ук берничә тапкыр саклануда ятарга, ә йөклелекнең соңгы ике аен бала табу йортында үткәрергә туры килде. Ә өйдә 2,5 яшьлек бала! Аны карарга, ашатырга, уйнатырга, урамга алып чыгарга кирәк. Берәү булса, баланы әби-бабай янына илтер иде. Иремә мең рәхмәт! Балада стресс булмасын, әнисе өйдә юклыкны сизмәсен дип бик тырышты. Эшеннән ял алды. Паркларда йөрделәр, циркка бардылар, өйне дә тәртиптә тотты, тамак ягын да кайгыртты. Күңелем тыныч иде, Аллага шөкер.


Болары хатын-кызларыбыз фикере булды. Бу җәһәттән ир-егетләребез үзләре ничек уйлый икән соң? Өйдәге бөтен эш, балалар мәшәкате аларга өелеп каласы бит. Курыкмыйлармы? Нинди эшләрне эшли алырлар, кайсыларына «тешләре үтмәс»? Әллә соң хатыннары инструкция язып калдырамы?

Алмаз Миргаязов, «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең радиолар белән эшләү юнәлеше җитәкчесе:
Хатыным Флүзәнең бик озаклап өйдән китеп торган чагын хәтерләмим дә үзе... Аның төп вазыйфалары, нормаль татар хатын-кызыныкы кебек үк, өйне карау, кибеткә йөрү, каралтыны тәртиптә тоту, ә иң мөһиме – балаларны тәрбияләү, мәктәп-бакчаларга йөртү, алып кайту, ашату, киендерү һәм башкалар. Тик теоретик рәвештә фикер йөртергә була... Ул озакка берәр кая китсә, бик күп проблемалар килеп туачак. Беренчедән, балаларның нинди режим белән, нинди ризык ашаганын белмим. Һәрхәлдә, үзем генә калган вакытларда, мин тәкъдим иткән ризыклардан алар, гадәттә, борын чөерәләр һәм «яшерен шкаф»тагы баллы тәм-томнарга бармак белән төртеп күрсәтә башлыйлар. Нәтиҗәдә, диван, карават, кәнәфи, идән конфет, печенье, чокопай-барни калдыклары белән тула. Флүзә кайткач, бөтенебезгә дә эләгә... Икенчедән, аларның нинди очракка нинди кием-салым кияргә тиешлеген күз алдыма да китерә алмыйм, анда ниндидер катлаулы формулалар бар бугай: кием төсен калынлыгына тапкырлап, урамдагы һава температурасына бүләргә, тагын нәрсәләрдер эшләргә кирәк... Башлык белән бияләй – аерым тема. 16 еллык әти стажы дәвамында әле бер тапкыр да балага дөрес башлык йә бияләй кидергәнем юк, гел ялгышам! Өченчедән, штаттан тыш чаралар, түгәрәкләр, спорт мәктәпләре расписаниесен язып калдырырга була, билгеле. Тик ул расписание буенча йөргәндә тагын 1 нче һәм 2 нче пунктлар белән авырлыклар килеп чыгачак... Чөнки фигуралы шуу мәктәбе өчен генә дә берничә кием формасы бар икән. Хәлбуки, аларны да бер сумкага төяп барып, ситуация буенча киендерергә була.
Хатыннан башка да эшли ала торган эшләр түбәндә­геләр. Беренчесе: кәефкә карап, йомырка тәбәсеннән алып бәлешкә кадәр пешереп ашау, балаларга кукуруз шарчыклары-йолдызчыкларын сөт белән болгатып, йә булмаса, ботка пешереп ашату. Икенчесе: балаларны мунчада йә душта юындыру. Өченчесе: идән юу, кер үтүкләү, бакчада маташу – чүп утау, су сибү.
Хатынны көтәчәк эшләр дә бар: бакчада әйбер утырту, балаларны «юньле әйбер» ашарга мәҗбүр итү, тырнакларын кисү, кызыбызның чәчен үрү, кер юу машинасының кнопкалары белән идарә итү.

Зөлфәт Зиннуров, шоумен:
Озакка булмаса да, калгалаганым бар. Инструкциясез булмый. Ничек инде хатынның кыйммәтле күрсәтмәләреннән башка булсын! Язып та калдыра, әйтеп тә. Хәзер җайлы инде, һәрберебездә телефон, ватсап. Берәр җиргә җыена башлап, баланы киендерәсе булса, сайлаган киемнәрне фотога төшерәм дә, шушыларны-шушыларны кидерсәм ярыймы, дип сорыйм. Шулай киенеп чыгып китәбез. Кызымның чәчләрен әнисе кебек матур үрә белмәсәм дә, резинка белән җыеп куя беләм. Гөлләрне дә онытмыйм, гел сулар сибеп кенә торам, бигрәк тә хатын кайтыр алдыннан мул итеп сибеп куям, тилмерткәнсең сусыз, димәсен. 
Ә болай, дөресен генә әйткәндә, командировкаларга ешрак минем үземә китәргә туры килә. Озаккарак китсәм, ике бала белән үзенә генә авыр булыр дип, хатынымны әниләренә кунакка илтеп куям. Аңа да җайлы, миңа да тыныч.
Менә әле дә бәләкәе белән өйдә ялгызым гына идем. Хатынның барып кайтасы җире булды. Уянмаса гына ярар иде дип, куркып утырам инде.

Марсель Мәхмүтов, артист:
Хатыным – яшьләр театры артисты, гастрольләргә еш китәргә туры килә аңа. Әле менә яңарак кына 10 көн йөреп кайттылар. Китәр алдыннан 5-6 көнлек итеп ашарга әзерләп калдыра. Кызым белән шуны ашап торабыз да, ул беткәч, хәләл кафега йөрибез. Чөнки йомырка тәбәсеннән кала бер генә ризык та пешерә белмим. Ашарга пешерү минем өчен дөньядагы иң авыр эш. Бирелмәгән ул миңа. Безнең әти дә шундый кеше иде. Аның беркайчан да безгә ашарга пешергәне булмады, дисәм, бер тапкыр булган икән. Йомырка тәбәсе иде ул. Ә менә башка өй эшләрен бик яратып башкарам. Мәсәлән, савыт-саба юу – минем өчен үзенә күрә бер медитация. Хәтта хатыным өйдә булганда да үзем сорап алып юам мин аны. Кер үтүк-ләргә дә яратам, үземә тынычлык табам ул эштән.

фото: https://pixabay.com

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com