Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»

Кайту

Эльмира Закирова
Эльмира Закирова
27 ноября 2017
1202 карау
Мин атна башыннан ук җомганы ашыктырам. Авылга кайтасы бар. Анда – мең мәшәкатьле тормыш, анда – бар да үз, якын кешеләр. Бераз беркатлы, җор телле, гади, ярдәмчел шул авылдашлар белән аралашкач, рәхәт булып китә.
 
Редакциядә җиләк исе таралган. Өстәлдәге вазаларда купшы пионнар кукраеп утыра. Әһә, безнекеләр эшкә туп-туры бакчаларыннан гына килгән икән!
Мин дә ак ромашкаларны, зәңгәр кыңгырауларны, кылганнар белән аралаштырып, суга утыртам. Туган якның төсе итеп. Ялларда мин дә бер генә көнгә авылыма кайтып килдем (350 чак-рым еракмы ул, якынмы?). Үзебезнең кое суы гына сусавымны басар төсле иде. Җиләк вакыты бер генә, диләр бит. Әллә анысы да күңелне кытыклады инде? Кузаклы борчактан авыз итәсе килдеме шунда, Сөндә су коенасымы?..
 
Юл буе, бер өзелеп, бер ялганып, уйларым бәрәңге бакчаларын, коймалары бердәй яшелгә буялган авылыбыз урамнарын, урман буйларын, басу юлларын айкады. Беләм инде, быел да безнең аяк очындагы Сөн култыгына кыр үрдәкләре кайткан. Күлдә торналар, аккошлар бала чыгарган...
Кичләрен, кыйгачлап, өй түбәсенә тиярдәй булып төркем-төркем очучы каргаларның канат җилпүләренә кадәр ишетелә сыман. Һава үзгәрергә булса, гел шулай кубарыла алар.
Көтүгә кем чираты икән...
Печәнгә төшкәннәрдер инде...
 
Мишә, Нократ, Чулманнар инде еракта. Минзәләне дә артта калдырып, Ык күперен узабыз. Озакламый Сөн буе урманнары күренер. Тәрәзәдән кергән җил печән исен, чәчәкләр исен алып килә – туган як һавасын әллә каян таныла! Казан–Уфа трассасында утырган авылыбыз – юллар чатында: Актанышка – 30, Яркәйгә – 30, Бакалыга – 30 чакрым... Менә кайда ул җирнең кендеге! Мин инде өйгә кайтып кермичә дә өйдә сыман. Күңелем белән төне буе бакалар концертын, чикерткә сайравын тыңлап йокларга әзермен. Әрекмән, әрем, кычыткан, шайтан таягы, песи койрыгы, эт эчәгесе, алабута... Менә шуларның барысы бергә үскән җирне күргәнегез бармы? Ул – безнең өй арты. Андагы хуш ис!.. Башың әйләнмәле!
Капка төбендә, кайтуыбызны көтеп, әти утырадыр сыман...
Тавыклары белән нидер сөйләшеп, ишегалдында әни йөридер кебек...  
Их, шулай булсачы!.. Эштән соң гына кузгалдык, «бөке»ләрдә утырып төнгә калдык, дип, күңелне алдамакчы, көтеп торучылар булмауны үземчә акламакчы булам. Ишегалдын басып киткән үлән, караңгы тәрәзәләр, бикле ишек кенә чынбарлыкка кайтара.
Әти дә юк инде, әни дә...

...Шәһәрне кабул итә алмаган әни, кыш чыгарга шәһәргә килсә дә, кара көзгәчә авылда – Байсарда, үз өендә яшәде. Иртән көтү киткәнне карап кала. Чаңгы таякларына таянып (файдасы бар, дип, без өйрәткәч соң!..) ишегалларын урый. Алма-чияләр өлгергәнгә куана. Һәм... көтә. Безнең телефоннан шалтыратуларны, атна ахырында кайтып килүләребезне... Тагын бер бик якын кешесе бар әле: үзен карарга килүче социаль хезмәткәр Ританың килүен иртәдән көтә башлый. Ул килеп керсә, сабый бала кебек шатлана...
 
Үткән көз авылдан и китәсе килмәде инде.  «Берүзеңне генә калдырмыйбыз», дигәч, «Нишләп берүзем булыйм?! Рита бар, күршеләр бар!..» – дип и тартышты, и түкте күз яшьләрен. Туган авылын сагынып елап утырулары, әйберләрен бер алып, бер салып барлаулары, «бүген кайтып китәбезме әллә?» дип, «әйе» сүзен ишетергә теләп, бала-чага кебек арттан ияреп йөрүләре... Ат белән, юк, җәяүләп тә кайтырга риза иде, ахрысы, әни. Андый чакларда, сагынуын басмакчы булып, авылдашларның, күршеләрнең телефонын җыеп, әнигә тоттырам, юансын, ичмасам. Уңъяк күр-шеләр Луиза белән Эдуард, Фирдәвес хатыны Рәйсә, Рәүхәт абый кызлары, яраткан Ритасы, югары очтан Разияттәйләр... Хәл-әхвәл сорашуларын ишетүгә үк үзләрен күргәндәй булам. Кара, аларның һәркайсы үзе бер образ, әдәби әсәр прототибы булырлык персонажлар лабаса!  
 
Кайттык... Һәм ул әни белән соңгы кайтуыбыз булган икән.
Үз өендә, үз бүлмәсендә җаны тынычлап калды, «и тәмләп йокладым инде» дип сөенде. Чайкала-чайкала, бәләкәй гәүдәсен чак сөйрәп, без кочаклаган хәлдә, ул сары тузганаклар сибелгән ямь-яшел ишег-алдыннан атлады. Кошлар сайравыннан, кәккүк кычкыруыннан, кояш җылысыннан йөзенә канәгатьлек кунган иде. Егылып китмәс өчен, үзе утырган имән бүкәнгә арык куллары белән ныклап тотынды. «Тормышның койрыгына ничек тә ябышып калырга тырышырмын», – дигән була. Сорап алып, бер чүмеч үзебезнең кое суын эчте, «Тәмле!» – ди. Шунда күрше кызы кечкенә Зилә йөгереп керде. И сөенүләре әнинең! Авылына кайтуын аңлады. Берәмтекләп күршеләрне, кардәш-ыруны барлап чыкты. Инде өзелгәндә, соңгы сулышын алганда да алар янында булдылар.

 Күршеләр
Эльза, Клара, Рита, Эльвира, Светлана, Риммалар...  Шул исемнәр безнең Актаныш якларны сата да җибәрә инде! Безнең өчен иң якыны – Илфак абый белән Халидә апа малае Эдуард, аның хатыны Луиза, әлбәттә. Алар яшьләр әле. Ә ничек шәп итеп дөнья көтәләр! Кулларыннан килмәгән эш юк! Безнең өйгә дә күз-колак алар. Әни каян эшен табып торадыр, көнгә кырыкмаса-кырык йомыш белән Эдуардка эндәшә.
Әле телевизоры күрсәтми икән, әле йозакның ачкычы борылмый, ди. «Чалгы белән кычытканнарны чабып чыкчәле, үскәнем», «Яңгыр суын җыярга мичкәне җайлап куймассың микән?», «Он капчыгын келәткә кертәсе иде»... Бер карусыз үти бит йомышларын Эдуард: «ярар», «хәзер» дип кенә тора...
 
Хатыны Луиза исә безнең финанс-икътисад операцияләрен башкара: газга, электрга, телефонга түләп бара. Кара чәчле чибәр һәм горур Луиза кыяфәте белән итальян хатын-кызлары кебек. Үзе сабырсалмак. Тавышына бераз гаҗәпләнү чыгарып, акрын гына, сузып кына сөйләргә ярата.
– Мунча ягып тора күрмәгез, безнеке инде әзер. Беренче булып сез барыгыз әле. Мәтрүшкәле пиннек тә пешереп куйдым, – дип, ул кунакка чакыра.
Кышкы кичтә төнгә каршы озын ерак юлдан кайтып керүгә – капка төпләре көрәлгән, өебез җылытыл­ган, алай гынамы, яран гөлләр шау чәчәктә утыра!
Ул да булмый, телефон шалтырый: Луиза! «Юлдан кайткан төшкә чәй эчеп чыкмаска әллә!» – дип, табынга дәшә.
Икенче як күршебез – зәңгәр күзле, сары чәчле, бантик иренле, җырчы Валерияга охшаган Лилия – Луизаның капма-каршысы: тиз-тиз сөйли. Салпы якка салам кыстырып, мактау сүзләрен дә жәлләп тормый. Бер баласын күтәреп, икенчесен җитәкләп урамнан узышлый сәлам бирергә туктала:
– И сагындык! Кичтән Рөстәм утыгызны күреп, сөенеп кергән, кайтканнар, ди... Чәй эчәргә керегез, яме, кич утырырга... – дип тезә генә...

Министр Әлфиясе
Без – бер очтан, Югары очлар. Әлфия дә, абыйсы, эне-сеңелләре дә авыл халкы өчен –  министр балалары. Әниләрнең:  «Министр балалары «биш»кә генә укый!», «Министрныкылар эшкә булган!» дигән мактау сүзләрен ишетеп, алардан бераз көнләшеп тә куябыз. Кич кинога чыгармасалар, «Министр Әлфиясе дә төшә клубка» дип, әти-әнине йомшартабыз... Берчак эштә, Түбән Камадан классташың Әлфия шалтыратты, диләр. «Ә-әә, министр кызы Әлфия булган инде ул», – дип әйтүем булды, күзләре маңгайга менде: «Ничек? Нинди министр? Сезнең авылда министр да бар идемени?» – диләр. Авылда өч Миркасыйм булып, һәркайсының үз кушаматы барын аңлатып бирдем инде. Хәзер дә «министрлар тыкрыгындагы колонкага суга бардым», «министр малайлары кайткан, машиналары тора», – дип сөйләшәләр. Бездә инде ул кушаматлар! «Алка әби җеннәре» дисеңме, «Тәтәй чебеннәр»ме, «Төлке Өлфәт», «Чыт-чыт Кәримә», «Бүре Рафак»лар тагын...
 
 Ә министр Әлфиясе, әнинең хәлен сорашып, әле авылдан, әле Түбән Камасыннан шалтырата. Бөтен яңалыкны ул белә, бөтен хәбәрне ул  җиткерә.  Мин... авыл хәлләрен сорашып, Түбән Каманы җыям. Париж аша Мамадышка кебегрәк килеп чыга инде, ягъни мәсәлән. Кем бәрәңге бакчасын әйбәтрәк сөрә? Колорадо коңгызын ничек бетерергә? Уфа–Казан автобусы сәгать ничәдә китә? Әлем ипиен кайчан китерәләр дә, Яркәйнекен кайчан? Чып-чын белешмәләр бюросы, билләһи! Кемнең сыеры югалган, кемгә читтән кунак-лар кайткан, иртәгә һава торышы ничек була – барысын да белә Әлфия. Авылга кайткан чагына эләксәң, бәхет баса! Аптыраулы хәлләрдән чыгарырга «Скорая помощь» – Әлфия килеп җитә.
 
Ипле бала
 Ританы белмәгән кеше юк бездә! Гаиләсе белән Башкортстаннан күчеп килделәр дә, авылдашка әйләнде дә куйды. Карт-корының телендә гел шул гына: бигрәк җайлы, ипле бала, диләр. Рита аз гына тоткарланса да, пошаманга төшәләр, көяләнә башлыйлар. Ул аларга һава кебек, су кебек кирәк. Көйләп, йомшак кына әйткән сүзләре иркәләгән кебек яңгырый аның.  Рита үзләре диалектында сөйләшә шулай. «Утырың, ятың, керең, ашаң», дип. Кара, безнеңчә, «утыр, ят, кер, аша», дисә, боерык кебек катырак яңгырар иде әле! Ә болай Ританың сөйләме җырлап тора! Ялгыз әби-бабайларның идәннәрен дә юа, ашарга да әзерли, дарулар да алып кайта, кибеттән кирәк-ярагын да алып керә, кышын карлар көрәп, сукмагын да сала... Тәрәзә пәрдәләрен өенә алып кайтып машинасында әйләндереп ала да, элеп тә китә, диләр. Көне сәгатьләп кенә түгел, минутлап бүленгән. Югары очтан Түбән очка, Ындыр артыннан Урта җыен урамына, Ахун очына... Көн саен велосипедта уза торган маршруты шундый аның. Капка бикле булса – койма аша сикерә, хәлләре авыраеп китсә, тәвәккәлләп, үзе беренче медицина ярдәмен күрсәтә...
Выжт кына Рәйсә килә...
 
Әнигә көн саен шалтыратып торабыз. Ә бер көнне... юк, алмый телефонны! Күңелгә шом керә. Бәрәңге рәтләре арасында егылып ятмасын тагын! Берәр җиргә киткәннәрме – күршеләрнең телефоны да җавап бирми. Кем килеп китә алыр? Ә-ә, менә Рәйсәнең телефонын язып куйганбыз икән.
– Хәзер сәпит белән выжт кына урап кайтам! – ди Рәйсәбез.
Ун минут та үтмәгәндер, үзе безне җыя. «Капкагыз бикле, күршеләр ихатасы аша кердем... – еш-еш сулавыннан ашыгып атлавын чамалау кыен түгел. – Ишек тә бикле, шакыйм – ачучы юк... – ян капка шыгырдаганы ишетелә. – Тәрәзәгә килдем, диванда ятканы күренә». Тәрәзәне нык итеп шакырга кушып, үзебез
өй телефонына  шалтыратуга күчәбез. Чөнки телефон әни яткан бүлмәдә. Карап торсаң, кызык тамашадыр инде бу. Ләкин безгә бер дә көлке түгел. Рәйсәнең, «Роза апау-у!» дип кычкыра-кычкыра, тәрәзә пыяласын зеңгелдәткәне ишетелә, өйдәге телефон сигналы бөтен өйгә яңгырап тора. «Селкенми дә...» – дип, Рәйсә сөрән сала. Без пошаманда. «Ныграк бәр, колакка каты ул», – дибез дә бит, ләкин ул дөбердәтүләр болай да Казанга тикле ишетелә! Ниһаять!.. «Булды! Уянды! Аяк-куллары кыймылдый!» – дип кычкырып җибәрә Рәйсә.
 
Сәлимә апа
Спортчылар кебек зифа буй-сынлы, үзе джинсыдан, кроссовкадан... Велосипедына атланган булыр. Монысы – Сәлимә апа, минем укытучым. (Яңа институт тәмамлап килгән кызны заманында безнең унынчы «А»га класс җитәкчесе итеп билгеләгәннәр иде. Математика укытучыбыз матайда да чаба, гармунда да сыздыра, фотога да төшерә, волейбол да уйный, походларга да алып чыгып китә...) Ул һаман яшь, тиктормас, әллә нәрсәләр оештыра, уйлап чыгара, бөтенесен авызына каратып тора. Кышын – чаңгыда, җәен – җәяүләп йә йөгереп, оча гына! Чаңгы, йөзү ярышларында ул район чемпионы булган кеше. Авыл үзешчәннәре куйган спектакльләрдә гел баш рольләрдә. Сәлимә апа – дөнья кешесе: Мисыр, Төркия, Болгария, Югославия, Германияләрдән төшереп кайткан фотоларын күрсәң!.. Әнә, велосипедына атланып килеп керде. (Кара, монда барысы да велосипедта!) Ноутбугын да алган, үзе пешергән балан бәлешен дә төреп тыккан, догалыкларын да онытмаган... Әнинең хәлен белергә керүе.
 
Бер уңайдан, мәктәптә үткән «Укытучылар бәйрәме»н видеодан күрсәтмәкче. «Анда Роза апа да бар иде бит», ди. Аның артыннан ук Римма килеп керде (ул да ялга чыккан укытучы). Анысы чәкчәк күтәреп килгән. Туйларга Римма пешерә чәкчәкне дип ишеткәнем бар иде шул. Бераз сөйләшеп, чәйләп утыргач, «Озакламый көтү кайта, сыер савасым бар», – дип, Римма алданрак кузгалды. Миңа аларның сөйләшүе кызык тоелды. «Ярар, клубта күрешкәнчегә кадәр» дип саубуллаштылар. Җиңү бәйрәменә концерт куячаклар икән, кич репетициягә җыелалар, ди.
Әнинең хәле авыраеп бара. Сәлимә апа... «Йәсин» сүрәсен укый. Ул авыруга  җиңеллек китерә, ди. Тернәкләнеп китәсе булсаң да, соңгы сулышыңны алганда да...    

Бәхилләшү
Берничә көннән әни бизгәк тоткан кебек дер-дер калтырый башлады. Әлфиянең авылда чагы иде, аны чакырдым. Больницадан ул арада Филүзә килеп җитте. «Түз, Роза апа, түз, хәзер авыртуы узар», – дип, йомшак кына сөеп-сыйпап, укол ясады. Үтеп китте кебек тә... Филүзә, әнә, ни булса да әзер булып торыгыз, ди бит әле. Сагая калдык. Ул-бу була калса, дип, Әлфия белән шыпырт кына кәфенлеген әзерләп куйдык. Үзебез бертуктаусыз «лә иләһә иллә Аллаһу» дип кабатлыйбыз...
 
Күршеләр керә-чыга, авылдашлар килә. Әни хәл эчендә ята. Шунда могҗиза булдымыни! Әбиләрен карап кайтышлый, хәл белергә кергән Ританы күреп,  сөенечтән әнинең күзләренә җан керде, зәгыйфь кенә елмайгандай итте. «Ашаң, эчең» дия-дия, Рита җайлап кына шулпасын да, чәен дә эчерде. (Ул чагында соңгы капкан ризыгы Рита кулыннан буласын кем белгән?)
 
Икенче көнне әни үлем исереклеге белән йоклый иде инде. Кулларын сыйпауга, чытырдатып, бар көченә кулымны кысып тотты! Тормышның койрыгына ябышуы шушымы әллә? Чак ычкындырып, мендәрен җайлыйм. Сулыш алулары ук әллә ничек, авыр... Инде кызлары, оныклары, сеңлесе кайтып өлгерде, туганнары күреп чыкты. Эшләнәсе эшләр дә бетте кебек: бәрәңгеләр утыртылды, тәрәзәләр юылды, дөнья чистарып калды. Ишегалдына бер рәт итеп кызыл лаләләр утыртып киткәннәр. Май бәйрәмнәренә кайткач кына абайладык шуны. Кемнәр утырткан икән? Луизамы, Лилияме? Әллә Рәйсәме? Әлфия түгелдер бит? Мөгаен, Ритадыр әле... Юк, берсе дә булып чыкмады. Иясе табылмады. «Изге кешенең күңелен күрергә теләгән игелекле җаннардыр», – диделәр... Әни дә канәгатьтер, ул да тынычлап калгандыр...
 
Тик күзләрен генә һаман ачмый... Хушлашырга керүчеләрнең бүген инде соңгыларын озатып, ишегалдына чыгабыз.
Җылы җомга киче. Сеңлем йолдызлы күктәге тулган айга карап, гаҗәпкә калган: кара әле, ай бик сәер, уртадан өзелгән кебек, ди. Йөрәк жу итте: әни өзелергәме? Уйларымны кычкырып әйтмәдем.

Өйдә әни ята. Чү, сулыш алуы сирәгәя, тоныклана түгелме?.. Бер генә мизгелгә күзләрен ачып ала – ике күзеннән ике тамчы яшь бөртеге тәгәрәп төшә дә, әни тынып кала... Ә урамда коеп, бар дөньясын күмәрдәй булып, яңгыр ява. Табигать тә елый икән.

...Тагын тизрәк кайтырга дип, кояш баер алдыннан гына юлга җыенам. Чү! Ә Сөн? Аның әрәмәләре?.. Күрмичә китү гөнаһ булыр! Ашыга-ашыга фотога төшерәбез. Әнә – тишкәләнеп беткән яр, карлыгач оялары, түгәрәк күл, сары төнбоеклары... Менә – Сөн буе камышлары... Берәр чит илгә барып чыксаң, шундый җирләрне ушыбыз китеп карап йөрер идек әле. Кайткач, авыз суларыбызны корытып сөйләр идек... Аларда – чип-чиста һава, дип... Анда – аккошлар, торналар оя корган, дип... Бакалар экологик чиста җирдә генә яши, дип...
Кузгалдык. Кызганыч, Кызыл ярлар, Чәүкә таулары кадрга эләкмәде. Тегермән колагы да, Тимер тырнак әрәмәсе дә... Тагын кайтмый булмый инде!
 
...Машина салонына җиләк, мәтрүшкә исе таралган. Мин, туган як һавасы исен төяп, авылымнан китеп барам. Кабат кайтырга дип китеп барам...  

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com