Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯшәешТормыш кыйммәтләре → Каенана һәм килен

Каенана һәм килен

08 ноября 2017
843 карау
Кеше үз гомерендә катлаулы, еш кына сикәлтәле юллар үтә, төрле рәвешкә керә, кем әйтмешли, тормышта күп кенә рольләр уйный. Һәм аларньң һәммәсенең дә үз урыны бар. Алай гына мени, әлеге вазифаларны безгә дөнья, чынбарлык үзе тапшыра. Телисеңме дип сорап тормый. Бу очракта шуларның берсенә, дөресрәге, икесенә — каенана һәм киленгә тукталыначак. Табигый, яшь буенча беренче урын каенанага биреләчәк. Татарда каената, каенана, каенигәч, каенеш, каенсеңел дигән атама-төшенчәләр бар. Минем үземне аеруча «каен» сүзе кызыксындырды. Чөнки биредә сүз җырларда җырлана торган бөдрә шәлле, зифа буйлы ак каеннар турында бармый. Анысы көн кебек ачык. Галимнәргә, аңлатмалы сүзлекләргә мөрәҗәгать иттем. Дөресен әйтим, җавап ала алмадым. Эзләнә торгач, ниһаять, «Турецко-русский словарь» ярдәмгә килде. Төрек телендә «кай» сүзе рустагы заменитель; заменивший дигәнне аңлата икән. Төрек теленең татар теленә якынлыгыннан чыгып фарыз кылсак, каенана килененә үз анасын алмаштыра торган кеше булып чыга түгелме?
Каенана һәм килен проблемасы гомергә булган һәм, мөгаен, киләчәктә дә дәвам итәр. Җыеп кына әйтсәк, тормыш-чынбарлык шуннан гыйбарәт. Боларны сөйләгәндә хатын-кыз психологиясен дә онытмаска кирәк. Кайчак бөтенләй башка мохиттә тәрбияләнгән киленен каенана бик тиз генә үзенчә күрергә, «үз кубызында биетергә» уйлый. Шул ук вакытта моны һәркем белә: бик күп очракларда каенаналар киленнәренә яхшы мөнәсәбәттә булалар. Бу инде психологик үзенчәлек кенә түгел, акыл, вөҗдан билгесе дә.

Сүзне шуннан башлыйк әле: әнкәй белән Фәүзия җиңги (әткәйнең бертуган энесе Гафур абзыйның хатыны) бер үк йортка бер-бер артлы килен булып төшкәннәр. Икесе дә хәлле-затлы, икенче төрле әйткәндә, эш сөюче гаиләләрдән. Икесенә дә әле яңа гына 15 яшь тулган. «Берчак,—дип хәтерләргә ярата иде әнкәй, — ирләр юк чакта инәй (димәк, каенана) безне үз янына утыртты да, болай диде: Әхмәтҗан да (бабам) сезне яратты. Мин дә сезне какмам. Кызларым итеп карармын. Ләкин бер шартым бар: кушканны тыңларсыз, өйне чиста тотарсыз. Йорттагы сүзне урамга ташымассыз. Бездә мондый гадәт булмады һәм булмасын да. Мин үзем старшина Әсәдулла йортына килен булып төштем. Хуҗалыклары калын, мал-туарлары күп иде. Курыктым, өлгерә алмам, гел ачуланып торырлар дип уйладым. Әмма әтәй, инәй (каената, каенана) бик әйбәт, кешелекле булып чыктылар. Вакыты җиткәч, өй җиткереп, башка чыгардылар. Инәй әйтәсе сүзләрен Әхмәтҗан юк чакта әйтә, ә аның алдында гел мине мактый иде. Ир заты шундый ул: ата-ана, бигрәк тә ана сүзенә колак сала, ышана».
Әнкәйнең әйтүенә караганда, каенанасы һәрдаим үз сүзенә тугрылыклы булып калган. Бик табигый, каенана-килен традициясе буыннан-буынга күчеп барган. Әнкәйнең дә 4 килене булды. Замана балалары, арада шактый һавалылары да бар иде. Әмма ул аларның барысы белән дә тату яшәде, уртак тел тапты. Уллары алдында киленнәрен мактап туймады. Ә татлы телне бер ни дә алмаштыра алмый инде.

Чынбарлык шуннан гыйбарәт: каенаналарның да, киленнәрнең дә төрлесе була. Кызганыч, әмма кайбе-рәүләрдә: «Килен кеше — ким кеше, алабайга тиң кеше»,—дигән принцип белән яшәргә омтылыш бар. Мондыйлар турында фәнни хезмәтләр, төпле тикшеренүләр юк. Шулай да киленне кагучы, яратмаучы каенаналарны мин 3-4 төркемгә (әлбәттә, бу бүлү бик шартлы) туплап карар идем. Беренче төркем— килен чакта үзен җәберләгәннәр, һәм, «эстафета буенча», ул да шуны дәвам итмәкче. Икенче — ирдән ир-тә калып, балаларын авырлык белән үстерүчеләр (димәк, «балалар минем авызга гына карап торырга тиешләр» дип уйлаучылар). Өченчеләр—башка күп төрле сәбәпләр аркасында усаллашалар.

...Каршы өйдә генә Гайшә әби («усал Гайшә») яши иде. Бервакыт олы улы Солтан абый Лаклыдан килен төшерде, бик чибәр Сания апаны алып кайтты. «Ә бу теге атаклы Әмин кызы мени, бигрәк тә әйбәт урыннан алгансыз икән киленне»,—диделәр Гайшә әбигә күршеләре. Ә моңа аның йөзе караңгыланып китте: «Каян гына төшмәсен, килен — килен инде», — диде. Яшь хатынны уңганлыгы, пөхтәлеге өчен күршеләр үз иттеләр. Яшәргә дә яшәргә иде шатланып. Ләкин насыйп булмады. Беренче көннән үк Гайшә әби Сания апаны яратмады: атлавын да, сөйләшүен дә, хәтта чисталыгын да. «Күземә пәри булып күренә килен»—ди икән күршеләренә. Сания апаның безгә кереп елаганы да хәтердә калган. Кыскасы, ярты елдан ары түзә алмый, ул туган авылына кайтып китәргә мәҗбүр булды. Бераздан Солтан абый авыл кызына — Җәмилә апага өйләнде. Монысы белән дә Гайшә әби көн-төн ызгышты. Шуннан соң яшь ир белән хатын Уфага күчеп киттеләр, матур гына тормыш итә башладылар.

Гайшә карчыкның ни өчен киленнәрен яратмау сәбәпләрен белмим мин. Ихтимал, ул моны үзе дә белмәгәндер. Шулай да сәбәп бар иде: ул киленнәреннән көнләште. Ире Сафа абзый гражданнар сугышында һәлак булган, Гайшәсе кулында өч баласы торып калган. Балаларны бер үзенә үстерү, әлбәттә, бик кыен булгандыр. Тегеләре, билгеле, әниләре сүзеннән чыкмаган. Ә менә уртага ят хатын-кыз — килен килеп керә.

Тагын бер мисал (урыны: Башкортстанның Салават районы, Малаяз авылы). Фәтхулла абзый белән Таһирә апа 9 бала үстерделәр. Ул чактагы колхоз тормышының авырлыгы һәркемгә мәгълүм, ишле гаиләләрнең хәле тагын да кыенрак иде. Әмма Рәхмәтуллиннарның балалары төпле белем алдылар, күбесе Уфада вуз бетерде. Ә Галимә медицина фәннәре докторы, профессор дәрәҗәсенә күтәрелде. Миңа Таһирә апаның кияүләре, киленнәре белән күп мәртәбәләр күрешергә, сөйләшеп утырырга туры килде. Аларның фикере уртак: «Әни (каенана), әби (теща) безнең арага бервакытта да кермәде. Әйтәсе сүзен дә читләтеп, җайлап кына әйтә иде. Чөнки ул безнең бергә тату яшәвебезне тели иде». Таһирә апаның кияве Хәмит болай дип хәтерли: «Без Галимә белән Уфада, медицина институтында укыганда өйләнештек. Шуннан соң беренче мәртәбә Малаязга кунакка кайттык. Билгеле, яшь мәхәббәт, татулыгыбыз көчле иде. Ләкин ничектер бөтенләй көтмәгәндә, Галимә миңа ачуланыбрак сүз кушты. Моны ишеткән әби салмак кына итеп: «Кияү, кызымны бозгансың, ул алай түгел иде. Безнең гаиләдә иргә каршы сүз әйтү булмады. Галимә шуны күреп-белеп үсте. Өйдә хуҗа буларак, бер кеше — ир кеше гаилә өчен җавап бирә. Шуңа күрә ул баш та, ә без, хатыннар — муен гына. Акыллы муен булырга кирәк». Бу сүзләрне ишеткәч, Галимә тып-тын калды, кызарып китте. Әнә шулай итеп, әби безгә, яшьләргә тормыш кагыйдәләрен, яшәү философиясен өйрәтте. Уфада Таһирә апаның уллары, киленнәре яши, алар аналарын, каенаналарын бик җылы итеп искә алалар.

Янә бер уйландырырлык, гыйбрәтле «кыйссә». Булачак ир белән хатын — алар әле бу турыда уйламыйлар — димәк, кыз һәм булачак каенананың улы шәһәрдәге иң әйбәт мәктәпләрнең берсендә укыйлар. Икесе дә чибәр, пар килгәннәр. Кызның рәсеме Мактау тактасыннан төшми: бик яхшы укуы 'әстәнә,-әйбәт спортчы да. Егет тә сынатмаска тырыша. Кыскасы, шунда, мәктәптә Ходай Тәгалә бу ике яшьне бер-беренә тәгаенләп, колакларын киртләчләп куя, йөрәкләренә мәхәббәт уты кабыза. Икесе дә Казанның иң абруйлы вузына укырга керәләр. Уку җиңел булмый, әлбәттә. Техник факультетта укыган кыз югары стипендия алып бара, җиңел атлетика буенча шәһәр ярышларында җиңү артыннан җиңү яулый. Егет тә тырыш.

Ә мәхәббәт үз эшен дәвам итә, егет белән кызны инде тәнәфесләр, кичке очрашулар гына канәгатьләндерми. Эш белән бик мәшгуль булгангамы, әллә башка сәбәпләр аркасындамы, кызның әти-әнисе «бу роман» хакында әлегә бер ни дә белмиләр. Ләкин бервакыт егетнең әнисе булачак кода-кодагыйсына серне чишә. Улымның телефоннан сөйләшкәнен читтән генә тыңлап тордым, ди. Йөрәгенә булачак киленнән көнләшү вәсвәсәсе кереп барганын ул әле сизми дә, уйламый да. Күңелендә ниндидер моңа кадәр булмаган (булса да, үги анасына карата гына булгандыр) катлаулы-каршылыклы хисләр тууын гына сиземли. Мәсьәләне тагын шул катлауландыра: егеткә бер ел укыйсы бар, ә ул өйләнәм, ди. Кызга әллә ни куркыныч юк, ул быел укуын тәмамлый (моңа 6 яшьтән укырга керүе «булыша»). Ата-ананы да аңларга була, тик уллары, аның мәхәббәте генә моңа төшенми. Егет катгый рәвештә: «Туганнардан бурычка акча алам, туй ясыйм. Эшләп укыячакмын»,—ди. Кыскасы, яшьләр өлкәннәрнең сүзенә, киңәшенә колак салмыйлар. Каенана йөрәгендә теге көнчелек вәсвәсәсе көчәя, тамыр җәя, «беренче планга килен күчә» дигән уй тынгы бирми башлый. Шуңа күрә киленне күңеле белән кабул итми. Фәндә «психологик установка» дигән төшенчә бар. Мәгънәсе: кешегә «күрсәтмә биреп торучы» эчке инану, шуның нигезендә уйлау, хәрәкәт итү. Бу очракта кире психологик установка киленне кире кагуга, яратмауга юнәлтелгән. Сәбәбе әйтелде инде: киленнән көнләшү. Шуңа күрә үзе дә сизмәстән, каенана бертуктаусыз улына киленен хурлап тора. Ир кеше шундый ул, үзен бик акыллы санаса да, еш кына хатыннар арбасына— утыра. Әйбәт ният белән килгән арбаның бер зыяны да юк, утырырга була. Әмма төпсез арбадан качарга кирәк. Ләкин сүзне озакка сузмый шуны әйтергә мөмкин, әлеге каенананың ике оныгы бүген ятимлек яшьләре түгә. Моның гөнаһысы кемгә төшәр икән дип торасы юк — гаилә туздыручыга!
Бу язманың максаты каенаналарны гел кара төстә күрсәтү түгел. Ләкин башка ягы да бар, без, өлкән буын кешеләре, яшь гаиләне ныгытып җибәрүдә аны төзүчеләргә ярдәм итәргә тиеш. Әмма бу үзе бөтен гаеп тик каенаналарда гына дигәнне аңлатмый. Киленнәр адресына әйтеләсе сүзләр, киңәшләр дә бихисап. Кем белә, бәлки күп очракта дөрес тәрбия алмаудан, тәҗрибә юклыктан киләдер яшьләрнең низагы. Бер кыз яза: «Мин әти-әнисе булмаган егеткә генә кияүгә чыгу турында хыялланам».

Югыйсә, егетнең ата-анасы булуга шатланырга гына кирәк, алар яшьләргә һәрьяклап ярдәм итәчәк. Педагоглар, психологларның раславына караганда, гаиләдә өлкәннәр булса, балалар дөрес тәрбия алып үсәләр, халык традицияләрен үзләштерәләр. Әмма кайбер тәкәббер хатыннар ирләренә ультиматум куюдан да тартынмыйлар: «я анаң, я мин». Әйтерсең лә, үзләре бервакытта да каенана булмаячак. Шундый очраклар да була, хатынының сүзенә карап, кайберәүләр ата-аналарын картлар йортына илтеп тапшыралар. Бу инде җинаятькә тиң нәрсә. Онытмыйк, «Кешегә нәрсә күрсәтсәң, үзең дә шуны күрерсең»,— ди халык. Л. Н. Толстойның бик нәни генә хикәясе бар: бер кечкенә малай идәндә нәрсәдер юнып утыра. Ата-анасы янып-пешеп чәй әчә. Шулай да әтисе түзми: «Улым, син анда нәрсә эшлисең»?—ди. Малай: «Сезгә дип савыт ясыйм, картайгач мич артында бабай кебек шуннан ашарсыз», — ди. Әтисе кызарып китә: мич арасыннан атасын алып чыгып, өстәл артына утырта. «Әти, безнең белән чәй эч»,—ди. Бу хикәянең гыйбрәтен онытмаска иде. Шуны да онытмыйк, каенана ул синең иреңнең анасы. Аңа син дә кирәк, - анасы да газиз. Ул ике ут арасында.
Нәтиҗә шул: каенана үз урынында, килен үз урынында булсын, бер-берен хөрмәт итсен. Шул вакытта гына тормыш ямьле булыр, кояш күктә дә, күңелдә дә гел балкып торыр. Дөньяга без шуның өчен килгәнбез.

Мәхмүт ӘХМӘТҖАНОВ

фото: https://pixabay.com/
 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy