Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯшәешТормыш кыйммәтләре → Аиша: “Әнине биш кыз үзара чиратлашып карыйбыз”

Аиша: “Әнине биш кыз үзара чиратлашып карыйбыз”

Эльвира ШАКИРОВА
Эльвира ШАКИРОВА
27 октября 2017
517 карау
Язучы, журналист, биш кыз тәрбияләп үстергән батыр ана, кыскасы, “Кызлы йорт”ның әнисе Зөлфия Мансурга 65 яшь тулды.



Зөлфия ханымның туган көнен Казанның бер ресторанында иң якын кешеләре белән билгеләп үткәннәр. Мәҗлесне кызлар үзләре алып барган. “Әни бик канәгать калды, Аллага шөкер”, - ди кызлар.

“Әни әкрен генә булса да, алга бара, Аллага шөкер. Аны тәүлегенә 24 сәгать карарга кирәк, биш кыз үзара чиратлашып карыйбыз. Шуңа күрә кемнең карар көне, әни шунда була. Билгеле бер урында гына яшәми ул. Ә болай төп йорты булып Рәфинәнең өе санала”, - дип сөйләде “Интертат” хәбәрчесенә җырчы Аиша.

Исегезгә төшерәбез, узган ел сентябрь башында Зөлфия апа энесе янына Арчага кайткач инсульт кичерде. Ул вакытта аңа ашыгыч рәвештә операция ясаганнар иде. 

Зөлфия апаны юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз, нык сәламәтлек телибез! 



чыганак: http://intertat.ru/shou-biznes-yanalyklary/aisha-nine-bish-kyz-zara-chiratlashyp-karyybyz/

 

 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy