Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»

Җан ачысы

03 августа 2017
1297 карау


Мин ирем белән унике ел торганнан соң аерылдым. Бик көнләшә, көн күрсәтми иде. Ике малаемны үзем тәрбияләп үстерергә бул­дым. Улым Илшат, мәктәпне тәмамлагач, ике ел армиядә хезмәт итеп кайтты һәм үзебез яшәгән Нурлат шәһә­рендә шикәр заводына эшкә урнашты. Казан технология университетында читтән торып укыды да. Икенче улым Илмир һөнәри училище бетерде. Мин балаларым кешедән ким булмасыннар, кеше кигәнне кисеннәр дип тырыштым: татар хатыны булсам да, дуңгыз асрадым, тавык-чебешләр тоттым, һәм беркайчан да үземне бәхет­сез хатын дип санамадым. Чөнки минем янымда сөлек­тәй ике улым булды. Мин аларга карап — куанып яшә­дем. Өем дә әйбәт кенә. Янымда бакчам, сараем, мунчам... барысын да шушы балалар һәм туганнарым белән төзедек. Аптека мөдире булып эшләвем дә күңелне үстереп тора.

Һәммәсе дә уң килеп тора иде әле. Әмма кайгы дигәнең көтмәгәндә килә икән ул. Илшатым сессиядән кайтты да эшенә китте. Мин аны иртәнге сәгать җидедә оза­тып калдым. Соңгы күрүем булган икән күз нурымны. Кислота белән эшләвен белә идем, гел кисәтеп тора идем: “Сак бул!” — дип, һәм менә улым кичтән салган кисло­тага үткәргеч тию нәтиҗә­сендә шартлый. Эш уры­нында үлә.

Балам үлгәндә кулымда 300 сум акча бар иде. За­водтан инженерлары килеп:

 “Үзебез күмәбез”, — диде. Ә (икенче көнне баргач, эне­менең кулына мең сум тоттырып кайтарганнар. Бер уйласаң, аны үз үлеме белән үлгән 70 яшьлек кешегә дә бирәләр. Мин улымның өчесен, җидесен, кырыгын да халыктан җыелган акча белән үткәрдем. Илшатым белән бергә эшләгән кешеләргә чиксез рәхмәтлемен. Кабер  ташын да аларның акчасына куйдык.

Шулай итеп, мин 24 яшьлек улымны күмеп куйдым.  Күз нурымны коеп, киләчәккә зур өметләр баглап үстергән баламны мәңгегә югалттым. Завод җитәкчеләренең битарафлыгы, эш урынында куркынычсыз шартлар тудыра алмавы аркасында чәчәк кебек яшь гомер киселде. Кислота сал­гач, ике атнадан соң гына рөхсәт ителә эшләргә. Ә болар кичтән кислота салып, икенче көнне эшкә төшер­гәннәр. Мин прокуратурага бардым. Барын да сөйләп бирдем. Ә алар: “Сез инвалидта, пенсионер да түгел, сезгә берни юк”, — дип, мине  тагы да рәнҗетеп, елатып кайтарып җибәрделәр. Мин бит ул баланы тапкан, үстергән, укыткан кеше. Ә мине “син беркем дә түгел” дип, мыскыл итәләр. Хәзер баласыз да, таяныр кешесез дә калдым. Ул бит үләргә тиеш түгел иде! Ул яшәргә, өйләнергә, миңа оныклар бүләк итәргә тиеш иде! Җитәкчеләрнең эшкә салкын каравы аркасында ул җир астында ята. Миңа ни эшләргә, ничек түзәргә?

Бу хәлләрдән соң дүрт ай авырдым. Ышана алмыйм улым юкка, гел кайтып керер төсле. Ул тормышны шундый ярата иде, булганына канәгать, артыгын сорамый иде.  Сабыр, тыйнак, өлкәннәргә мәрхәмәтле иде. Казанга укырга кергәч, аның сөенү­ләре... Ана җанлы иде балам. Сессиягә китсә дә, көн дә шылтыратып, хәлне белешеп торды.

Ирсез кеше бәхетсез тугел икән ул. Баласын югалткан кеше бәхетсез...

Гөлнур 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy