Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯшәешТормыш кыйммәтләре → Кадерсез алкалар

Кадерсез алкалар

Гөлсем
Гөлсем
09 июня 2017
896 карау
Биргән бүләкне кире сорап алу килешми. Ә мин кире алырга булдым, хәтта сорап та тормыйча...
 
Үзем бүләк бирергә дә, алырга да бик яратам. Бүләкне кем (туганыммы, сөйгәнемме) бирүенә, нәрсә бүләк итүенә карамастан, күкнең җиденче катына менгәндәй булып, мең-мең рәхмәтләр әйтеп кабул итеп алам. Әнием тәрбияседер, мөгаен. Гап-гади тәбрикләү сүзләре генә әйтсәң дә, аның йөзендә бәхет чаткылары балкый башлый бит. Котлаучының да күңеле була.
 
Ирем дә үземә охшаган — бәйрәмнәр ярата. Тик бәйрәмнәр алдыннан, очрагына туры китереп бүләкләр сайлауны гына миңа йөкли:
— Синең зәвыгың яхшы, — дигән була. Әллә чынлап әйтә, әллә үзенең артык мәшәкатьләнеп торасы килми.
Бу юлы да бүләкне мин сайладым. Яраткан иремнең әнисе — каенанамның юбилеена алтын алкалар алырга булдык. Шушы яшенә җитеп тә мондый матур алкалары булмаганга, бик сөенеп алыр, бер дә салмый яратып кияр дип уйлаганмындыр инде — минем аңа нәкъ менә шуларны бүләк итәсем килде.
 
Матур футлярга салынган бүләкне каенанага бирдек. Ул коры гына: “Нәрсә бу?” — дип сорады. Ирем: “Әни! Бу алтын алкалар, сиңа бүләгебез!” — диде. Әни футлярны ачып карады, милли зәвыклы калач алкаларга бер генә күз ташлады да кире япты. Ошатмаган кыяфәт чыгарып:
—  Ярар, — гына диде дә, савытны этеп куйды.
 
Күз алларым караңгыланып китте. Мин аның рәхмәт әйткәнен хәтерләмим. Әллә хәлем мөшкел булганга - ишетмәдем генәме, белмим.
Тик мин әлеге күренешне башкачарак күз алдына китергән идем.
Ирем белән икебез дә уңайсыз хәлдә утырып калдык. Мин табын тирәсендәгеләргә күтәрелеп карый алмадым. Әйтерсең лә керфекләремә таш элеп куйдылар. Әлеге авыр хәлемдә яраткан кешем янәшәмдә генә булса да, бер сүз дә дәшмәде, үзенең дә кәефе кырылган иде.
 
Бу хәлдән соң ике еллап вакыт үтте. Алтын алкалар кадерсез әйбер кебек, әле дә сервантта тузан җыеп яталар. Юк, кими аларны каенанам! Имештер, алтын аның колагын боза. Алтын бит иң затлы металл. Нәни кыз балаларның да колакларын тишүгә үк алтын алка кидертәләр. Алка — колак тишеге кире йомылмасын, ә алтын — яшь тире җәрәхәтләнмәсен өчен. Ә безнең әниебез базардан егерме биш тәңкәгә сатып алынган алкаларны кулайрак күрә. Менә алар аның колакларын һич кенә дә бозмыйлар. Ә алтыннарын елына ике мәртәбә: сабан туе белән тагын берәр бәйрәмгә кисә — шул җитә.
Кемдер, бәлки, мондый нәрсәләргә игътибар да итмидер, ваклануга саныйдыр. Тик минем кебек нечкә күңелле, һәр сүзне, һәр нәрсәне йөрәге аша үткәргән кешеләргә мондый “ваклыклар” да бик зур күңелсезлек- кә әверелә.
 
Уйланып йөрим-йөрим дә үз-үземә сорау бирәм: ни өчен шулай эшләргә? Әллә ошатмадымы? Ул чакта ни өчен бу хакта әйтмәскә? Ә бәлки, эшнең башы килендәдер?! Бу бит килен белән малай бүләге. Әгәр кызыныкы булса, һич шигем юк, бер салмастан кияр иде ул аларны. Кешегә “килен бүләге” дип әйтү бик авыр, димәк.
 
Менә шуңа күрә дә бу бүләкне сорап та тормыйча кире алырга булдым. Кызыма  кидертәм мин аларны. Дәү әнисенең бүләге итеп, бик яратып кияр ул. Һәм мине дә бу очракта берәү дә битәрли алмас, гаепләмәс тә дип уйлыйм.
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
Биргән бүләкне кире сорап алу килешми. Ә мин кире алырга булдым, хәтта сорап та тормыйча...
 
Үзем бүләк бирергә дә, алырга да бик яратам. Бүләкне кем (туганыммы, сөйгәнемме) бирүенә, нәрсә бүләк итүенә карамастан, күкнең җиденче катына менгәндәй булып, мең-мең рәхмәтләр әйтеп кабул итеп алам. Әнием тәрбияседер, мөгаен. Гап-гади тәбрикләү сүзләре генә әйтсәң дә, аның йөзендә бәхет чаткылары балкый башлый бит. Котлаучының да күңеле була.
 
Ирем дә үземә охшаган — бәйрәмнәр ярата. Тик бәйрәмнәр алдыннан, очрагына туры китереп бүләкләр сайлауны гына миңа йөкли:
— Синең зәвыгың яхшы, — дигән була. Әллә чынлап әйтә, әллә үзенең артык мәшәкатьләнеп торасы килми.
Бу юлы да бүләкне мин сайладым. Яраткан иремнең әнисе — каенанамның юбилеена алтын алкалар алырга булдык. Шушы яшенә җитеп тә мондый матур алкалары булмаганга, бик сөенеп алыр, бер дә салмый яратып кияр дип уйлаганмындыр инде — минем аңа нәкъ менә шуларны бүләк итәсем килде.
 
Матур футлярга салынган бүләкне каенанага бирдек. Ул коры гына: “Нәрсә бу?” — дип сорады. Ирем: “Әни! Бу алтын алкалар, сиңа бүләгебез!” — диде. Әни футлярны ачып карады, милли зәвыклы калач алкаларга бер генә күз ташлады да кире япты. Ошатмаган кыяфәт чыгарып:
—  Ярар, — гына диде дә, савытны этеп куйды.
 
Күз алларым караңгыланып китте. Мин аның рәхмәт әйткәнен хәтерләмим. Әллә хәлем мөшкел булганга - ишетмәдем генәме, белмим.
Тик мин әлеге күренешне башкачарак күз алдына китергән идем.
Ирем белән икебез дә уңайсыз хәлдә утырып калдык. Мин табын тирәсендә- геләргә күтәрелеп карый алмадым. Әйтерсең лә керфекләремә таш элеп куйдылар. Әлеге авыр хәлемдә яраткан кешем янәшәмдә генә булса да, бер сүз дә дәшмәде, үзенең дә кәефе кырылган иде.
 
Бу хәлдән соң ике еллап вакыт үтте. Алтын алкалар кадерсез әйбер кебек, әле дә сервантта тузан җыеп яталар. Юк, кими аларны каенанам! Имештер, алтын аның колагын боза. Алтын бит иң затлы металл. Нәни кыз балаларның да колакларын тишүгә үк алтын алка кидертәләр. Алка — колак тишеге кире йомылмасын, ә алтын — яшь тире җәрәхәтләнмәсен өчен. Ә безнең әниебез базардан егерме биш тәңкәгә сатып алынган алкаларны кулайрак күрә. Менә алар аның колакларын һич кенә дә бозмыйлар. Ә алтыннарын елына ике мәртәбә: сабан туе белән тагын берәр бәйрәмгә кисә — шул җитә.
Кемдер, бәлки, мондый нәрсәләргә игътибар да итмидер, ваклануга саныйдыр. Тик минем кебек нечкә күңелле, һәр сүзне, һәр нәрсәне йөрәге аша үткәргән кешеләргә мондый “ваклыклар” да бик зур күңелсезлек- кә әверелә.
 
Уйланып йөрим-йөрим дә үз-үземә сорау бирәм: ни өчен шулай эшләргә? Әллә ошатмадымы? Ул чакта ни өчен бу хакта әйтмәскә? Ә бәлки, эшнең башы килендәдер?! Бу бит килен белән малай бүләге. Әгәр кызыныкы булса, һич шигем юк, бер салмастан кияр иде ул аларны. Кешегә “килен бүләге” дип әйтү бик авыр, димәк.
 
Менә шуңа күрә дә бу бүләкне сорап та тормыйча кире алырга булдым. Кызыма  кидертәм мин аларны. Дәү әнисенең бүләге итеп, бик яратып кияр ул. Һәм мине дә бу очракта берәү дә битәрли алмас, гаепләмәс тә дип уйлыйм.
 
 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy