Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯшәешТормыш кыйммәтләре → Мәхәббәт ачкычы

Мәхәббәт ачкычы

25 мая 2017
573 карау

Чүпрәле якларына барып чыксагыз, иң элек андагы капкаларга игътибар итми калмассыз, мөгаен. Матур итеп зәңгәргә буялган капкаларга ап-ак пар аккош сурәте төшерелгән булыр. Гүя зәңгәр күл өстендә тын гына йөзәләр дә йөзәләр...

Яз башы иде. Табигатьнең йокыдан уянган чагы. Карап киләм, Чүпрәле күгендә киек казлар да күбрәк сыман. Әнә алар кыйгылдашып, сәлам биреп, минем баш очында әйләнделәр дә, уңайлырак урын табып, җиргә якынайдылар. Кыр казлары туган илләренә әйләнеп кайттылар, димәк, оя-оя бәбкә чыгачак, яшәү дәвам итәчәк.

Чүпрәле урамыннан шулай хозурланып килә-килә бер капка төбендә тукталдым. Андагы чисталыкка-пөхтәлеккә, ян бакчада чәчәкләрнең күплегенә сокланып, ишек алдына уздым. (Газ җиһазларын карап, барлап йөреш иде.) Хуҗалар өйдә юк икән, дип нәүмизләнеп борылырга торганда, йорт эчендә (ишегалдын биредә шулай диләр) мал-туарларын баккан җирдән хуҗа да чыкты. Шамил әфәнде Хәлилов хуҗалыгы икән бу.

Хәл-әхвәл сорашып, газ җиһазларын исәпкә алучы абонент кенәгәсен барлаган арада: “Шамил, өйдә кунак бармы әллә, мин эштә тоткарландым шул”, — дия-дия хуҗабикә дә кайтып керде. Күптәнге танышын күргәндәй елмаеп, минем яныма килә. Өй эче бер нур белән тулдымыни, ягымлы, матур тавышлы ханыма карап торам. Күрәм, Шамил әфәнденең дә йөзе балкып китте. Шуны гына көтеп торгандай, өйдә телефон шылтырады.

— Тося, ал тизрәк, әнәй бу, — диде Шамил әфәнде хатынын ягымлы карашы белән төреп.

Мин аңышканчы хуҗабикә әнисе белән бер-ике генә кәлимә сүз алышты да, кунак барлыгын аңлатып, итагатьле генә саубуллашып та куйды. Һәм, тагын да елмая төшеп, миңа кулын сузды: “Мин Антонина Александровна булам”, — диде. Ә мин бер мәл мөлдерәп күзенә карап тордым да: “Мин сезне татар дип торам”, — дип әйтеп салдым. Антонина тагын елмая: “Шамилне ярата башлаган көннән татардыр инде мин, — ди. — Ә болай әтием рус, әнием чуваш милләтеннән минем. Шамил белән ун ел бер класста укыдык. 6 малай, 27 кыз идек. Арабызда иң шугы, шаяны Шамил иде. Татар теле дәресләренә рус телле балалар керсә ярый, кермәсә ярый дигән еллар. Ә мин ул дәресләргә шундый яратып, үҗәтләнеп йөрим, шигырьләр ятлыйм, чын артистларча итеп сөйләргә өйрәнәм”.

Инде Шамил әфәнде дә сүзгә кушылмый булдыра алмый.

— Карап-карап торам, Тося татар телендә шундый матур итеп сөйләшә, миңа да калышырга ярамый, дип уйлыйм. Горурлык хисе уяна. Аңа өстәлеп мәхәббәт килә. Менә шулай 28 ел бергә гомер кичерәбез. Татар теле мәхәббәт ачкычыбыз булды.

Антонина Александровна үзе югары белемле төзүче инженер икән. Районның социаль яклау идарәсе башлыгы. “Кеше синең ишегеңне тиктомалдан гына шакымый, — ди ул. — Нинди генә гозер белән килсәләр дә, кире борып чыгармыйм, тыңлыйм, һәрдаим ярдәм итәргә тырышам”.

Инде үзләре дә дәү әти, дәү әни булган бу мәхәббәтле пар үз әниләрен дә бик тәрбия кылалар. Ике кодагый вакыт-вакыт бергә чөкердәшеп яшәп тә алалар икән. Ә сөйләшү-серләшүтеле, әйткәнемчә, татар теле.

Мәхәббәт, ярату, ихтирам хисләренең кодрәте шундый зур. Ул синең йөрәк ачкычың да, тел ачкычың да.

Зәйнәп ЯРУЛЛИНА. Апас—Чүпрәле.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy