Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯшәешТормыш кыйммәтләре → Кермә кеше өлешенә

Кермә кеше өлешенә

Ризидә Гасыймова
Ризидә Гасыймова
19 мая 2017
1509 карау
Соңгы елларда татар басмаларында бер тема модага кереп китте: ул да бул­са — “күпхатынлылык”. Аеруча газета­лар моның белән бик мавыга. Берәр ир-атның: “Хатынымны да, сөяркәмне дә яратам. Миңа нишләргә?” — дигән эчтәлеклерәк хатын бастыралар да и-и тотыналар бу “мескен”, “киң күңелле” ирне акларга һәм якларга. Статистика­ны да шушы максатта файдаланалар: күр, ике хатын-кызга бер ир-ат туры килә икән ич бездә! Динне дә искә төшерәләр — ислам динендә дүрт ха­тын алырга рөхсәт ителгән ләбаса. Хәтта табигатьтән дә мисал китерәләр: әтәч унлап тавыкка бер генә була, ни­чек күкрәк киереп йөри! Яисә, әнә, үгез дә көтүгә бер! Җитә бит сыерларга шул. Ә хатын-кызлар, син моны күр әле, бер ирне икегә бүлеп, тигезләп, кадерләп тотарга да гарьләнәләр. Теге ике хатынлы ир-аттан берзаман “почти” герой ясап куялар: үз гаиләсен туйдыру өстенә, сөяркәсен дә киендереп тора икән бит ул, рәхмәт төшкере. Мондый булдыклы ир-атлар хәзер күп түгел шул алар,янәсе.
Дөрес, дөнья булгач, төрле хәлләр буладыр. Сугыш еллары, ачлык вакыт өчен болай уйлау, болай дип санау, бәлки, ярагандыр да. Ләкин бүген, Аллаһка мең шөкер, тормыш ул дәрәҗәдә начар түгел, теләгән һәм эшләгән оч­ракта, ярыйсы гына яшәрлек. Аннан ки­леп, “мәхәббәт өчпочмагы”  бу  өч кеше­нең, һичьюгы, берәрсен бәхетле итә аламы икән соң?
Алыйк, мәсәлән, ир-атны. Аның сүзләрен ихлас күңелдән дип саныйк — ул бу хатын-кызларның икесен дә ярат­сын, ди. Хәзер инде күз алдына ките­рик: Яңа ел бәйрәме. Ир хатыны һәм бала-чагалары белән көлә-шаяра та­бын әзерләп йөри. Ә күңелен әкрен генә бер “корт” — көнләшү корты ки­мерә. Ул монда — хатыны янында. Тик сөяркәсе ялгыз бит. Ялгыз микән? Әллә, шайтан алгыры, берәрсен тап­канмы? Һәм ир, салат бутарга майонез җитеп бетмәс, ахры, кибеткә барып киләм, дигән сәбәп табып, урамга чыга, кесә телефоныннан сөйгәненә шылты­рата: “Кадерлем, синме? Үзең генәме? Күңелсез, дисеңме? И, матурым, өйдән чыгып ычкына алсам, очып барыр идем яныңа. Бәлки җаен табармын әле, ты­рышып карармын. Мин бит сине генә яратам!”
Ир шулай сөйләнә торсын. Ә без аның никахлы хатыны янына кайтыйк. Дөрес, аның бүген күңеле тыныч — ире янында. Ләкин... кич буе кемдер теле­фоннан шылтырата, барып алсаң — эндәшми. Юкка түгел бит инде бу. Ях­шылык теләүчесе дә җитәрлек. Әле берсе, әле икенчесе килеп: “Ирең гел бер хатынны машинасына утыртып йөри”, — дип, күңелеңә шом салып то­ра. Шикләнмәс җиреңнән шикләнер­сең — кайбер көннәрдә бигрәк соң кай­та шул. Кайтмый калган көннәре дә булгалый. Сәбәбе дә чыгып кына тора. Хатын-кыз күңеле сизгер ул: кемедер бар аның, кемедер бар. Ә болай уйлау хатын-кыз өчен аяк астыңда җир убылу белән бер. Дөнья күргән өлкәннәрдән сорагыз, “Хыянәттән дә ачырак нәрсә юк”, — дияр алар да. Кыскасы, иренең “уҗымга чыгуын” — “йөрсә йөрсен, ки­мемәс, барыбер минем янга кайта ла”, дип, ваемсыз гына кабул итүчеләр йөзгә бердер һәм болай уйлаучы ха­тынның иренә мөнәсәбәте һич тә мәхәббәт түгелдер.
Инде хәзер өченче кеше янына юнәлик. Әйе, бу — сөяркә. Ул кәнәфи­енә аякларын бөкләп менеп утырган да телевизордан бәйрәм концерты карый. Карый дип, ул аны ишетми дә, күрми дә бугай — зәңгәр экранга текәлгән дә онытылып тик утыра. Утыра торгач, өзелеп тамагы ачканын тоя ялгыз ха­тын. Шулай булмыйни, аның бүген рәтләп ашаганы да юк бит! Хатын ире­неп кенә кухняга чыга, суыткычтан ка­зылык, ясалып та бетмәгән салат ала, ипи кисә һәм тәлинкәләрне берсе өстенә берсен өеп, кабат залга, буш өйдә иптәш булып сөйләп торучы теле­визор янына чыгып утыра. Шул вакыт аны сискәндереп һәм сөендереп теле­фон шылтырый. Ул! “Яратам!” — ди. “Киләм”, — ди. Теге “җае чыкса” дигән сүзне игътибарга алып тормый хатын, шунда ук (нишли дип уйлыйсыз инде?) йөгерә-йөгерә өстәл әзерләргә ке­решә. Ашыга-кабалана шулпа куеп җибәрә, пилмән сала. Шул арада күлмәк алыштырырга, бизәнергә дә өлгерә. Тизрәк, тизрәк... Бәлки инде килергә дә чыккандыр, юлдадыр?
Ә бу вакытта... Бу вакытта теге фа­тирда бәйрәм гөрли. Әти кеше, гаилә башлыгы балаларына берәм-берәм “Кыш бабай калдырып киткән” бүләкләрне өләшә. Балаларга рәхәт, хатынга рәхәт. Бөтенесе бәхетле. Шу­
лай бәхет эчендә сәгать унике тула, ан­нан бер, ике... Бала-чага арып, кайсы кая тәгәрәп йокыга китә. Табын артында кара-каршы утырган ир белән хатын гына кала. Хатын көтә. Матур сүзләр ишетәсе, яратасы, яратыласы, ире ко­чагында эрисе килә аның. Төне бит, төне нинди! Аның ни уйлаганын сизгәндәй, ире урыныннан кузгала. Менә хәзер... Теге чаклардагыча күтәреп кенә алыр да...
— Кадерлем, — дип эндәшә ир, — бүген бик төшемле көн. Мин таксовать итәргә чыгыйм әле, яме.
Хатынының югалып калуын күргәч, тавышы ныгый төшә:
— Бәйрәм дип йоклап ятып булмый. Балалар турында, синең турында уй­ларга кирәк миңа.
Ул арада хатын азмы-күпме аңына килергә өлгерә.
— Матурым, — ди ул назлы итеп, — чыкма инде. Чукынып китсен акчасы, кирәкми.
— Юк, син нәрсә, алай димә, һаман бу тун белән йөрмәссең бит. Хезмәт ха­кына гына яхшысын ала алмабыз. Ә син рәхәтләнеп ял ит, кадерлем. Таңгача утырган чаклар да булыр әле.
һәм ир, хатынының ай-ваена кара­мыйча, киенеп чыгып китә.
Ә бу вакытта... Бу вакытта ялгыз ха­тын биш минут дигәндә әзерләнгән те­ге мул табын артында, ризыкка кагы­лып та карамыйча, лифт тавышын тыңлый-тыңлый сөйгәнен көтә. Менә лифт алар катында туктады бугай. Кил­де! Юк икән, күршеләр кунактан кайт­тылар, ахрысы. Шулай утыра торгач, хатын, башын кәнәфи артына салып, йокымсырап китә. Ләкин тыныч, рәхәт йокы түгел бу. Уянудан куркып, уяну белән җанны чорнап алачак газаплы уйлардан куркып йоклау... Һәм, ниһаять, шулчак ишектә кыңгырау та­вышы яңгырый. Мизгел эчендә йокы­сыннан айныган хатын, төзәтенә- төзәтенә, ишеккә йөгерә. Ул!..
һәм минем, шушы урында туктап, күпхатынлылыкны хуплап, хәтта аны рөхсәт итүче законны гамәлгә кертү ха­кында сүз алып баручыларга бер сорау бирәсем килә. Шушы мөнәсәбәтләрне законлаштырганнан гына бу өч кеше­нең бер-берсенә карашы төптән-та- мырдан үзгәрерме? Ике хатын-кыз көндәш булудан туктармы? Аларның бәхетсезлеге бәхеткә әйләнерме? Ми­немчә, юк. Бер галимнең мәгълүм гыйбарәсе бар. “Бу дөньяда бөтен нәрсәне үзгәртергә мөмкин, тик кешеләрнең психологиясен генә үзгәртеп бул­мый”,—дигән ул.
Мин, әлбәттә, психолог түгел. Лә­кин журналист буларак, үземнең күзәтүләремнән чыгып, “мәхәббәт өчпочмагының” һәр “почмагына” үзем­нең киңәшемне җиткерер идем. Беренче чиратта, әлбәттә, ир-атка. Яратып­мы, кызык эзләпме, анысы мөһим түгел, ике хатын-кыз арасында чуала башлагансың икән, шуны аңларга ти­ешсең: алар икесе дә яратуга гына түгел, хөрмәткә дә лаек. Хәтта ялгыз хатын да! Инде син соңгысы белән даи­ми мөнәсәбәтләр урнаштыргансың икән, соңыннан “мин синең ишегеңне ватып кермәдем”, “мин сиңа әйләнәм, димәдем бит” дип, бөтен җаваплылыкны аның иңнәренә салу, минемчә, нәкъ менә хатын-кызны хөрмәт итмәү була. Чөнки ни генә дисәк тә, һәр хатын-кыз ахыр чиктә барыбер гаилә кору турын­да хыяллана. Бәлки ул да сине гаи­ләсеннән китәргә йөрүче итеп кабул иткәндер?
Ирнең никахлы хатынына исә иренең хыянәтен сизеп тә, сизмәмешкә салы­нып йөрү ярамый дип саныйм. Ачыктан- ачык сөйләшү кайчак суына башлаган мөнәсәбәтләрне җылытып җибәрергә мөмкин. Шуңа күрә, күргән-белгән- ишеткәннәреңне тизрәк иреңә җиткер, тавыш куптар, ела, авыруга сабыш... Онытма, синең моңа тулы хакың бар.
Сөяркәләрнең исә иң зур ялгышула­ры шунда: алар очрашып йөргән ке­шеләрен хатыннарыннан җиңел генә, җайлы гына аерып алырмын дип өметләнәләр. Имеш, без бит бер-бере­безне яратабыз. Әйе, бәлки арагызда яратуда бардыр. Ләкин аның өчен ише­гең болай да гел ачык икән, нигә әле мәхәббәт хакына дип, үзе булдырган йорт-җиреннән, яраткан балаларын­нан, гомер иткән, ияләшкән хатынын­нан аерылып, күпме ыгы-зыгы, тавыш чыгарып азаплансын соң ул? Болай бит “бүре дә тук, сарыклар да исән”. Әгәр инде син дә кияүдә булсаң, чынлап га­шыйк ир-ат сөйгәнен башка кеше коча­гында күрмәс өчен, бәлки әле нинди дә булса адым ясар да иде. Тик, минемчә, иң яхшысы, кеше ирләренә “төкереп” (йөрмәсеннәр әле ачу китереп!), җиң сызганып, оялу-кыенсынуларны читкә куеп торып, ялгызлар арасыннан үзеңә тиң пар эзләү. Читтән караганда, юаш кына, өтек кенә күренсен... Ләкин сине­ке булсын! Синеке генә... Ә өйләнеп җибәргәч, ир кеше шундук үзгәрә, ны­гып, матурланып китә ул — менә күрер­сең. Парлы булуга җитәме соң?
 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy