Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯшәешТормыш кыйммәтләре → Шәех хатыны Сафийа

Шәех хатыны Сафийа

Фәния САБИР
Фәния САБИР
19 мая 2017
714 карау
— Никахны алырга кайткан көнне үк укыдылар, — диде ул. — Ирем соңын­нан: “Истихара намазымда: “Минем өчен хәерле булса гына укылсын бу ни­ках”, — дип сораган идем. Бер күрүдә язмышыма язылганлыгыңны аңла­дым”,-диде.
— Ә сез әзер идегезме соң моңа?
— Мәдрәсәдә укыганда күпхатынлы­лык турында сүз чыккач, “аның нәрсәсе бар?” — дия идем. Әлеге мәсьәләгә бервакытта да каршылыклы булмадым. Никах вакытында да икеләнү тойгысы булмады... “Домодедово” аэропортын­нан Дубайга очканда гына башымда мең төрле сорау, мең төрле уй бөте­релде.
— Туган җирдән аерылуы читен бул­гандыр?
— Анысы үзәгемә үтмәде. “Таныш булмаган илне, кешеләрне үз итә алыр­мынмы? Иремнең ике хатыны минем өчен кем була? Аларга кем дип эндәшергә? Үз-үземне алар алдында ничек тотарга?” — Мине борчыганы шу­лар булды. Дубай җиренә аяк баскан­да... Сөбханаллаһ, туган илдән читтә булуым искә төшеп, аяк табаннарым кызышты... “Кәйфә хәлуки (Хәлең ни­чек), Сафийа?” — диде ирем шундук хәлемә кереп. “Әлхәмдүлилләһ”, — ди­дем мин сер бирмәскә тырышып. “Онытма, син иң элек хатын-кыз!” — Үз- үземне шундук кулга алып, алга атла­дым.
“Өйдә ничек каршы алдылар? Бер­берегезгә ничек итеп эндәштегез?” — дип сорыйсым килә дә... Сафийаның уйчан йөзен күреп, тукталып калам.
- Бусаганы атлар чак җитте, — дип сүзен дәвам итә ул. — Ирем әйтә: “Хәзер мин сине үзебезнең гаилә белән таныштырам”, — ди. “Гаилә”, — ди?! Гаилә булгач, алар миңа туганна­рым кебек була бит. Ә без туганнар түгел... “Кемнәр соң алар миңа?” — дип сорыйм иремнән. — Сафийа ханымның әле дә булса дулкынланудан бит алма­лары кызарып чыга. — “Исламдагы апаларың була”, — диде ирем миңа...
Ни гаҗәп, алар мине, туганнарым кебек, ачык елмаеп каршы алдылар. Үзем елмая алдым микән? — Йөзенә борчу сызыклары тарала. — Хәтерләмим. “Өчебез бер өйдә нишләрбез?” — дип борчылганым гына истә...
Үземне Сафийа урынына куеп ка­рыйм да... Чит илдә чит кеше бусагасын атлап кердең генә түгел шул бу... Аңа бит яшәргә (!) каласы.
- Биредә хатын-кыз кибеткә дә йөрми. Хуҗалык өчен кирәк-яракны, азык-төлекне дә ир кайгырта. Ә син көне буе өйдә...
Түзмим, Сафийаның сүзен ярты юл­да бүлеп:
- Хатын-кызга өй эчендә дә эш җитәрлек бит! — дим.
- Бервакыт Сөмәйәнең (олы хатын) кулында помидор орлыклары күреп ал­дым. “Моны утыртырга кирәктер!” — дип, бакчага атылып чыктым да, кулыма көрәк алып, тиз-тиз җир казырга кереш­тем. Янәсе, алар өлгергәнче, мин эш­лим! Кай арада күреп алганнар?! “Яра­мый! Ирнең дәрәҗәсен төшерәсең”, — диделәр алар икесе бертавыштан.
Ирем әлеге эшне хезмәтче яллап (кесәсеннән акча чыгарып бит!) эшләтте...
Әйе, безнең халык өйдә кул кушы­рып утырырга күнекмәгән шул...
- Ашарга Сөмәйә пешерә. Ни өчен ул гына пешерергә тиеш әле? — ди Са­фийа. — Беркөн иртәнге намаздан соң, Сөмәйә өлгергәнче дип, мин дә газ плитәсе янына килеп бастым. Ирем кайтканчы, табынын да әзерләдем. “Сөбханалла, Сафийа, — дип, елмайды ул. — Суганны майда тиешенчә тотма­гансың!” Кәефем кырылды. Тотмадым шул! Аларча пешерсәң, бик озакка китә... Без бит ризыкны, ни генә әйтсәң дә, гарәпләр кебек хасиятләп пеше­рергә дә, ашарга да күнекмәгән. Килгән мәлдә суыткычтан алып кына капкалап йөргән идем. Анысын да ошатмадылар. “Иренмә, җылытып аша, ашказаныңны бозасың бит”, - диделәр.
- Шуннан соң ашарга пешергәне­гез булмадымы? — дип сорыйм.
- “Сөмәйә әйбәт башкара икән, башкарсын!” — дидем. Бервакыт... - Сафийаның йөзендә янә борчылу бил­геләре чагылды. — Ирем эштән кайтып, турыдан-туры минем бүлмәмдә өс ки­емнәрен алмаштырды. Чыгып китүе белән, тиз-тиз керләрне алып, карават астына яшердем.
- Ник? — дим аптырап.
 Керне гел Мәликә юа, үтүкли дә. Күпме түзәргә була?! Бу юлысы үзем юмакчы булдым. Шулчак ишек шакый­лар. Мәликә! “Сафийа, керләр синең бүлмәдә, диләр”... “Юк!” — дип, ишекне шап итеп япкан гына идем, Сөмәйәнең: “Бала-чага булма инде”, — дигән тавышы ишетелде. Озак та үтмәде, бусагада ирем күренде. “Са- фийа, бир керләрне Мәликәгә”, — диде ул җайлы гына итеп. “Мин дә кер юа беләм, ничек кенә әле!” — дидем, җикеренә язып. “Син нәрсә инде, акыл­лы бул!” — диде ул... — Сафийа бала­дай эчкерсез күз карашын идәннән күтәреп, миңа юнәлтә. — Барыбер ми­немчә булмады! — ди. — Ваннага бикләнеп, үкси-үкси еладым... “Эшсез утыра алмыйм. Озакламый акылдан шашачакмын”, — дип кычкырдым иремә. “Синең эшең хәйран күп, Са­фийа, — диде ул тыныч кына. — Коръән укы, әдәбеңне үзгәрт!” Аяз көнне яшен суккандай тәэсир итте бу сүзләр. Ирексездән күз алдымнан әти-әнием йөге­реп узгандай булды. Әти кайтасы бул­са, әнинең гел ашык-пошык ашарга әзерләгәнен күреп үскәнгәме, ирне ха­тын-кыз өйдә ашатыр өчен генә көтә, дип уйлый идем. Бактың исә, гаилә тормышы бусагадан башлана икән... Иреңне ничек каршы алудан... Ни дәрәҗә иреңә буйсына белүдән... “Ул үзен король итеп хис итәрлек бул­сын!”—диде Сөмәйә.
— Үзләре?
— Элегрәк аларның ир тирәсендә бөтерелеп йөрүләрен күралмадым. Аны бер минутка да ялгызын гына кал­дырмыйлар. Әгәр берәр эш белән мәшгуль булса, янына ничек һәм кай­чан килергә икәнен дә яхшы беләләр. Беренче елда бу хәлне күреп тору мине чыгырымнан чыгара, ул алардан туй­гандыр инде, дип уйлый идем. Берва­кыт түзмәдем, бу хакта иремә дә ачыктан-ачык әйтеп ташладым. “Хатын гел ире янында булырга тиеш”, — диде ул... Әлеге сүзләрдән йөрәгем төшеп киткәндәй булды. “Алар кебекме?” дип карышканымны сизми дә калдым. Та­вышка Сөмәйә белән Мәликә дә бүлмәләреннән күренде. Иремә алар алдында ни генә әйтмәдем?! — Әле дә булса оялып, йөзен куллары белән кап­лый. — Моңарчы өлкән апа хокукыннан нык файдаланып яшәвемнең чире иде­ме бу?.. Мин дигәнчә булмасамы, сеңелләремә, ай-һай?! — Ул бер нок­тага төбәлеп, саран гына елмая. — Бу юлысы да ишекне шап итеп яптым... Бераздан иремнең: “Сафийа, тыныч­лан”, — дигән тавышы ишетелде. “Сөмәйәң янына ычкын!” — дидем яр­суыма чыдый алмыйча. “Сөмәйә үзе синең яныңа керүемне сорады, — диде ул тыныч кына. — Кешеләрне яратырга өйрән, югыйсә, синең белән бик авыр...” Ни сабыр ирем дә: “Өйрәтәм мин хәзер моны!” — дигәч, Сөмәйә:
“Әллә нәрсә уйлап чыгарма! Бар яны­на, тынычландыр аны”, — дигән икән...Тәрбиясезлегемне шунда аңла­дым. Гафу үтенгән идем дә... “Мин ба­рысын да оныттым инде, — диде ул. — Йөрәгем ак кәгазь битедәй чип-чиста...” Мин әйткәннәрне гафу итәргә бу­ламыни? Өстәвенә, беренче генә тап­кыр түгел бит. Һәм ул, мәшә-Аллаһ, гел оныта... “Минем сезгә карата ихтира­мым шулкадәр көчле, — ди. — Әгәр сез дә миңа карата шундый булсагыз...” Әлхәмдүлилләһ, аның үз-үзен тотышы­на, гамәлләренә карап, мин дә әкрен- әкрен үзгәрә барам. Кунакка килгән әнием: “Син иреңнән куркып яшисең икән”, — дигәнгә, үзем дә сизмәстән: “Ярарга, аның күңелен күрергә тыры­шып яшим”, — дидем. Чыннан да... Иремнең нәрсә турында уйлаганын, нәрсә эшләргә теләгәнен күз карашын­нан ук сизеп алам мин хәзер.
Өч хатынның ире тирәсендә бөте­релгәнен күз алдына китерәм дә, “бу өйдә тормыш кайныйдыр”, дип уйлап куям.
—     Бер-беребезне узышып яшибез: кем тизрәк өлгерә, кем тәмлерәк пе­шерә, кем чистарак юа... “Мин кер үтүкли белмим дип уйлама”, — дим иремә. “Мәликә кебек, ә, бәлкем, ан­нан да озаграк итеп кер үтүкләвеңне күрдем”, — диде ул миңа. “Мәликәгә җитә алганың юк әле”, — димәде генә инде.
Сафийаның Мәликәне еш телгә алып сөйләве тикмәгә генә түгелдер. Ул — уртанчы хатын, арада иң яше. Әмма... “Барысына караганда да сине күбрәк яратам”, — дигән Сафийага ире.
—     Бу хакта алар да сизенәләр, — ди ул. — Сөмәйәгә карыйсың да — гаҗәп көчле рухлы хатын үзе, ә ирем алдында йомшый да төшә. Мәликәдә...
—     Ә үзегез?
—     Иремне каршы алырга ике көн бу­ена әзерләнәм, — ди ул. — Эчке һәм тышкы яктан да үземне “форма”да то­тарга тырышам... Янымнан чыгып китәргә җыенганда аның эчтән генә башка хатын белән очрашырга да әзерләнүен тыштан сизеп торам.
—     Көнләшәсезме?
—     Көнләшү генә түгелдер бу. Үз- үзеңне генә яратудыр... — ди Сафийа. Янә үткәнгә кайта. — Яши генә башла­ган чорда ирем миңа бик матур күлмәк бүләк иткән иде. “Сиңа гына!” — диде. Шулкадәр сөендем. Ирнең иң кадерле хатыны булып аш бүлмәсенә чыккан идем... Ни күзем белән күрим: Сөмәйә дә, Мәликәдә яңа күлмәктән... “Син ял­ганчы!” — дидем иремә. “Дөрес эшләгәнемне вакыт узгач аңлар­
сың”, — диде ул.
Аңлыйм, ул бит һәммәбезне дә бер­тигез күрергә тиеш инде. Әмма без, нычка каршы,
“шәхси милек”нә күрергә өйрәнгәнбез...
Югыйсә, бу дөньяда хәтта яшәгән өең дә синеке генә булалмый. Үлгәч — ул да кала... Шу­шы хакыйкатьне аңлавыма да тора- бара күнегеп барам бугай. Аннары... Күпхатынлылыкны матди якка гына бәйләп карау да дөрес түгел...
—     Мораль ягы авырракмы?
—     Хатын-кызның ятьмәләреннән исән-имин ычкыну өчен күпме акыл көче кирәк! — ди ул. — Кайчакта мин үзем дә иремнең шул дәрәҗә түзем булуына гаҗәпләнәм. Бөтен гарәп ире дә үз өстенә мондый җаваплылыкны алалмый шул. Шуңа күрәдер, күп кенә гарәп хатыннары минем Россиядән һәм дә өченче хатын икәнемне белеп алганнан соң миңа: “Мескен”, — диләр. Берсе белән сөйләшкәндә, хәтта ышанмыйча: “Ул сине яратамы?” — дип тә со­рады. “Мин дә, ул да мине ярата”, — дигәч, “Аның сиңа вакыты да җитәме?” — дип кы­зыксынды. “Башка хатыннарыннан калган ва­кытыннан тыш”, — дип җавап кайтардым. Ул мине тыңлап-тыңлап торды да: “Син бәхетле, Сафийа, — диде. — Бер иргә кияүгә чыгып та, ир белән хатын булып яшәмәүчеләр бар...”
—     Сафийа шулайдыр, — дим аңа. — Баш­калар, бәлкем, икенче төрле уйлый торган­дыр...
—     Без һәрберебез үзебезчә бәхетле, — ди ул. — Гомумән, мин үземне аның белән иң сөйкемле, иң сөекле хатын итеп хис итәм. Алар да шулайдыр...
* * *
Сафийа:
—     Дубай аэропортыннан туган якка оч­канда, самолет җирдән күтәрелгән һәр се­кунд саен иремнән ераклаша баруыма йөрәгем телгәләнә. Бу хакта аның үзенә дә сөйләп күрсәтәм. “Шулай булырга тиеш тә”, — диде ул моңа каршы. Хисләремнең кайнарлыгына исе китмәвенә аптырадым.
— Иманы булган кеше синнән берва­кытта да: “Ирең сине яратамы?” — дип сорамас, — диде ул бервакыт. — Иман белән ярату икесе дә бер үк мәгънәгә ия, алар һәрвакыт янәшә. Иман бул- маса, ярату да — юк. Аллаһы Тәгаләгә иман китерүең никадәр көчле булса, яратуың да, сине яра­тучылар да шулкадәр күп булыр...

Дубай—Казан.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy