Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯшәешТормыш кыйммәтләре → Үз бәхетең өчен көрәшергә кирәк

Үз бәхетең өчен көрәшергә кирәк

16 мая 2017
1830 карау
Шәһәрдә үссәм дә, бер генә ел да авылга әбиләргә сабантуйга кайт­мыйча калганым булмады. Ә ул елның июнь аендагы сабантуй исә ми­нем бөтен тормышымны үзгәртте.
Мин Аны мәйданга килүгә күрдем. Шунда ук, әле кем икәнен дә белмәгән килеш, гашыйк та булдым бугай. Ат чабышын караганда да, көрәш барганда да, концерт тыңлаганда да безнең күзләр гел бер-беребезне эзләде. Ә кичке сабантуйда ул минем янга килде. Таныштык һәм... кич буе сөйләштек тә, сөйләштек. Әйтерсең лә, сагы­нышып күрешкән күптәнге танышлар. Сүзебезнең очы- кырые юк. Яшь аермасын да сизмәдек. Югыйсә, ул мин­нән унике яшькә олырак бу­лып чыкты. “Син минем белән очрашырга риза­мы?” — дип сорады ул аеры­лышканда. Мең мәртәбә ри­за дип әйтергә әзер булсам да, яхшысынмыйча: “Җава­бымны иртәгә бирермен”, — дидем.
Кем беләндер очрашыр­гамы, юкмы икәнен мин үзем хәл итәм дип уйлый идем, баксаң, ялгышканмын икән. Әти белән әни бу хакта белгәч, авыз да ачтырмады­лар, “әле башың яшь”, ди­деләр. Миңа шул ул чакта уналты гына иде әле.
Шулай да аларга белгерт­мичә очраша башладык. Ми­нем мәктәпне тәмамлыйсы елым иде ул. Атнага берничә тапкыр кичләрен институтка әзерлек курсларына да йөрим. Дәрестән чыккан җиремә урамда һәрвакыт мине Ул көтә. Әниләр кунак­ка китсәләр, театрга яки кон­цертка барсалар, алар ар­тыннан ишек ябылуга, мин дә җыенып очрашуга элдертәм.
Шулай бер ел вакыт узып китте. Аннан ул миңа очра­шуларыбыз хакында бернәр­сәне дә яшермичә әти белән әнигә сөйләргә кушты. Мин, әлбәттә, аны тыңладым. Әти командировкада чак иде бу. Әни башта ышанмады, аннан атна буе елады да елады, минем белән бөтенләй сөй­ләшмәде. Бу яңалыгымны ишетү әтигә дә авыр булды.
Шулкадәр гомер үзләрен ал­далап йөрүем өчен бик нык ачуланды: “Бүген үк ул егет белән араңны өзәсең”, — ди­де. Телефоннан аңа барысын да аңлатмый чарам калмады, ә ул телефон трубкасын әтигә бирүемне сорады, ки­чен исә өйгә килде. Алар әтием белән бик озак сөй­ләштеләр. Әти безгә очра­шырга рөхсәтен бирде. Әм­ма әти дә, әни дә барыбер аны яратмыйлар иде.
Яңа елны аның белән бергә каршыладык, минем унсигез яшемне үткәрдек. Февраль аенда безнең ника­хыбыз булырга тиеш иде. һәм шул көннәрдә аның ту­ганнары минем турыда нин­дидер гайбәт җиткергәннәр. Арабыздан кара мәче узды. Бөтен хыялларым чәлпәрәмә килде, дип өзгәләндем мин. Ә ул “миңа уйларга вакыт кирәк”, дип, янымнан китеп барды.
Без өч ай буе очрашма­дык, бөтен аралашуыбыз те­лефон аша гына булды. Ә май аенда ул яңадан минем янга килде. Без аңлаштык. Кеше сүзе, гайбәт, туган­нар — берсе дә арабызга керә алмады — ниһаять, гөрләтеп туй үткәрдек. Без хәзер бергә. Бездән дә бәхетле кеше юк. Чаллы шәһәрендә яшибез, өч бүлмәле зур фатирыбыз бар, һәммә нәрсәбез дә җитеш. Әлегә балабыз гына юк. Хо­дай насыйп итсә, анысы да булыр. Миңа бүген унтугыз яшь, институтның икенче курсында укыйм. Иремә ин­де утыз бер тулды, ул шушы көннәрдә диссертация як­ларга җыена. Мин боларны нәрсәгә яздыммы? Язмы­шын кеше үзе төзи (һәм җимерә дә!) дип әйтергә теләгән идем. Язмыштан уз­мыш юк, дию дә дөрестер, әмма үз бәхетең өчен бары­бер көрәшергә кирәк икән. Менә минем кебек. Безнең кебек!

Л. Чаллы шәһәре.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy