Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯшәешТормыш кыйммәтләре → Толлык дәрәҗәсе

Толлык дәрәҗәсе

27 апреля 2017
1669 карау
Ничектер бервакыт урыным яшьли тол калып, парлап тарта торган тормыш йөген ялгызлары гына өстерәп картай­ган әбиләр янына туры килгәч, сүзләренә колак салдым. Әңгәмәләре толлык дәрәҗәсе турында. Төрлесе төрле җирдә эшләгән, ялгыз яшәсәләр дә, иң әрсез азгыннарга да бусагала­рыннан атлап керергә, тәннәренә кагы­лырга, исемнәрен пычратырга сәбәп чыгармаганнар. “Тол калып, унтугыз ел кибеттә эшләдем, — ди Әминә апа, — төрле чаклар булды, әмма бер ир-ат­ның да кулыма кагылганы булмады”. Ялгыз калганда минем каенанама да нибары 28 яшь булган, ул да толлык дәрәҗәсенә тап төшермәгән.
“Тол хатынның бусагасы алтын булса да, садака бирергә кирәк”, “Хатын-кыз өч көн тол булып яшәсә, аның барлык гөнаһлары юыла”, — ди халык.
Тәңребез кешеләрне пар яраткан. Табигатьтәге барча тере җанга, хәтта үсемлекләргә дә пар кирәк. Сырганак та бит парсыз үссә җимеш бирми.
Язмышлар гына мәрхәмәтсез. Ул бер-берсен өзелеп сөйгәннәрне аерып, ачы газап утларына сала. Дөнья яра­тылганнан бирле төрле сәбәпләр белән тол калган күпме ялгызлар ачы күз яшьләре түккән. Тоз күлләре шулай тул­мады микән? Ялгызлыкны аны бар кеше дә күтәрә алмый. Төшенкелеккә бире­леп, үзләрен газаплы да, хурлыклы да үлемгә дучар итүчеләр бар. Сабырлар теш кысып, тормыш йөген сыңар җилкә белән тарта. Көнчелек йә явызлык белән тәгәрмәчкә таяк тыгучылары да бихисап бит әле аның.
Толлар усал була. Ни өченме? Се­ренә төшенеп карыйк. “Миңа гел: “Әниең усал иде”, — диеп әйтәләр. Уй­лана калдым: ни өчен усал диләр соң аны?
Әнием ят күзләрдән качып, табигать­нең гүзәл бер почмагына урнашкан Курамъял авылында дүрт абыйның иркә сеңлесе булып үскән. Гаилә авылда хәллеләрдән саналган. Имана зур, өстәвенә, ирләр кышларын читкә чыгып та акча эшләп кайткалыйлар. Аналары татар авылларында сирәк һөнәр — яшелчәчелек белән шөгыльләнгән, ор­лыкларын күрше-тирә авыл халкына да өләшкән. Әнием дә бик гөлләр ярата, барган һәр җиреннән ят бер гөл алып кайта иде. Ул ике ел абыстайда, аннан советча укыган югары белемле мөгал­лимә. Кече абыйсы Сибагат белән сөйгәне дә укытучы булган. Кызганыч, сугыш аждаһасы дүрт абыйсын да, сөйгән ярын да кабып йоткан.
РОНО мөдире, төрле мәктәпләрдә укытучы булып эшләгән педагог әнием­не берчак Түнтәр авылына билгелиләр. Биредә ул атаклы балта остасы — авыл­ның бер дигән егете Габделбәр белән тормыш корып җибәрә. Бик матур гаи­лә барлыкка килә. Саклый гына алмый­лар. Арага каһәр суккан хәмер керә. Ничек кенә гаҗәп тоелмасын, әлеге фаҗигагә әтинең алтын куллары, һөнәре сәбәп була. Җиденче сыйныфта укыганда ук кешеләргә урындыклар, такта тартмалар ясап саткан ул. Кесәсеннән акча өзелмәгән. Әче бал белән сыйлаганнар, аннан аракыга хи­рысланып киткән. Хәзер мәрхүм инде әти. Ә күпме өйләрдә ул ясаган тәрәзә йөзлекләре! Әле бүген дә затлы, кабат­ланмас бизәкләре белән балкып утыра­лар.
Гаиләдә чыккан чираттагы низагтан соң әти, исерек баштан, әни белән бергәләп торгызган каралты-кураны ут төртеп яндыра. (Андый таза йорт-җир авылда берничә генә була.) Тирә-якка янган ит исе тарала, мал-туар ачырга­ланып кычкыра... Ут эченнән мине әти үзе алып чыкты. Төн уртасында йокылы- уяулы килеш “яңа ботинкаларым яна бит!” диеп елаганымны хәтерлим. (Яңа гаиләдә бер дә терлек-туарлары үрчемәде, мал рәнҗеше төшкәндер, ах­рысы.)
Авыл түрәләре бар да әтинең туган-тумачасы. Шул сәбәпледер, яңа бураны әтигә, уттан калган иске өйне әнигә бирәләр. Ул өй тәмам тузып, почмакла­рыннан кар кереп утыра башлагач, әни берьялгызы яңа өй җиткезеп керде. Ан­да да бүрәнә ташырга машина, эшләтергә осталар бирмичә үзәгенә үттеләр. Рәхмәт, әнинең укучылары, мәрхәмәтле авыл халкы ярдәм итте.
Авылда төрле кеше бар, ялагай- куштаннары, кешенең кемлеген аңла­ган туры сүзле, гадел, намуслылары.
Менә шулары тол хатынга терәк була­лар, хөрмәтләп, үзен “иптәш Җәләева” дип йөртәләр. Тик... Авылларга егермебишмеңчеләрне җибәрү чорында яңа килгән рәиснең хатынына эш кирәк дип, әнине укытучылыктан алалар. (Як­лаучысыз кешене юк итүе җиңел бит!)
Утыз еллык стажы булган педагог эш­сез кала. Мин шул әни урынына килгән Әкълимә апада укыган кеше. Көтә-көтә көтек булып арыгач, аны өеннән ба­рып ала идек. Берәр сәгать укыткан­дай итә дә безне кайтарып җибәрә. Ире дә шуның ишерәк булгандыр, күрәсең. Икенче елны аларны авылдан җибәрделәр.
Әни туры сүзле чын коммунист иде. Партия җыелышларында гаделсез- лекләрне күреп, гел тәнкыйтьләп тору­ын да яратмадылар, ахры. Хак гаделлек җиңәргә тиешлеккә ышанып яшәве, шул гаделлек өчен үзенчә көрәшүе күп зыян салды безнең тормышка.
Тырышып-тырмашып, авылдан ки­теп, берән-сәрән институтка укырга керүчеләр арасында мин дә бар идем. Безнең ишекне беркайчан да әрсез ир- атның шакыганы булмады. Толлык дәрәҗәсенә тап төшермәде әни. Усал­лыгы нидән икәнлеген аңлагансыздыр дип уйлыйм.
Язмыштыр инде, Шубан авылында усал дип даны чыккан атаклы Зәйтүнәгә килен булырга туры килде. Усаллыгы нидәнме? Аңлатып карыйм. Алты яшендә вакытта әтисе әнисен аера. Ба­ла үги әни кулында кала. Сугыш чыгып, әтисе сугышка киткәч, үги әни аны абый-җиңги кулына тапшыра. (Ул чорда хәтта үләксә ашарга да туры килә аңа.)
Ул чакларны ачы күз яшьләре белән искә ала каенанам. Унике яшендә шырпы фабрикасында эшли башлый. Унту­гыз яшендә үзеннән егерме яшькә өлкәнрәк Шәрәф дигән бик акыллы ке­шегә кияүгә чыга. Тик бу бәхет тә озакка бармый. Әйткәнемчә, егерме сигез яшендә дүрт бала һәм ике бием белән тол кала. Балаларны үстерешергә, йортны алып барырга ярдәмнәре күп булса да, йорттагы тавыш-гаугага да сәбәпче була алар. Мин килгәндә әбиләрнең берсе юк иде инде. Ә менә алма апабыз безнең балаларны да үстереште әле.
Тол хатынны мин балалары өчен тешләрен ыржайтып дошманына таш­ланган ана бүрегә охшатам. Рәнҗетеп кенә карагыз газизләрен, хәзер үткен тешләрен тоярсыз. Рәнҗеттерми бала­ларын каенанам, үстереп, кеше итә: ике кызы бухгалтерлыкка укый, ике улы ме­ханизатор була. Тик сынаулар болай гы­на бетмәгән икән. Әтисеннән дүрт ай­лык калган Зөлфиясен җиденче сыйныфтан ук мәкерле авыру сагалап тора. Бик шәп белгеч булса да, хастасы аны гаилә корып балалар үстерү хыя­лыннан баш тартырга мәҗбүр итә. Соңгы тугыз ел гомерен әнисе тәрбия­сенә калып, урын өстендә үткәрде ул. Гыйнвар аеның матур бер көнендә каенсеңлем ана йөрәгендә төзәлмәс җә­рәхәт калдырып, мәңгелеккә күченде.
Менә шул усал Зәйтүнә ике бием, ике килен, төпчек кызы белән бер йорт­та яшәде. Һәркайсыбыз икешәр бала алып кайтып, гаилә әгъзаларының саны бервакыт унбер затка җитте. Алты поч­маклы авыл өендә һәр караватны чәчәкле чаршау каплап тора иде. Кеше бер килен белән дә тора алмаган за­манда, без гөрләтеп яшәдек. Йорт җит­кезеп, ул әзер булгач та, төп йорттагыларның безне җибәрәсе килмәде. Көч-хәл белән башка чыктык. Әнкәй төп йортта олы малай һәм килен белән аларга киңәшче, балаларга сөекле әби булып яшәп ята. Без инде ничә еллар аерым яшәсәк тә, аның киңәшеннән чыкмаска тырышабыз. Ирем шаяртып: “Безнең өйдә әле дә әни законы”, — дип әйтергә ярата.
Белегез: тол хатыннар усал булсалар да, явыз булмыйлар. Гадел була алар, кемнәр ни әйтер икән дип, куркып тор­мыйлар. Язмышның ачы җилләреннән сыгылып төшмәс өчен тешләрен кысып, горур башларын югары тоталар. Бала­ларына әни дә алар, әти дә.
Менә ни өчен усал ул толлар! Көндәшләренә көчсез булып күренмәс, ачы телләргә сер бирмәс, тормыш сы­науларына бирешмәс өчен усал.

Әминә МӨХӘММӘТҖАНОВА.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy