Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯшәешТормыш кыйммәтләре → Җанны бүлеп буламы?

Җанны бүлеп буламы?

18 апреля 2017
1925 карау
- Өйләнгәндә үк сеңел каршы килгән иде улына. “Бер-беребезне яратабыз, без барыбер өйләнешәбез”, — дигәч, ризалыгын бирми булдыра ал­мады. Өйләнештеләр. Бик матур гына туйлар ясадылар. Кем әйтмешли, та­тарча сөйләшә белгәч, кызның чуваш милләтеннән булуы әлләни сизелмәде дә. (Ул үскән авылның бер ягында чу­вашлар, икенче ягында татарлар тор­гангадыр, татарча әйбәт сөйләшәләр иде.) Никахка да риза булдылар... Тор­мышлары да көйле генә башланып киткән иде, югыйсә. Тупырдап торган уллары туды. Киленебез шуның кадәр яратты баласын...
Бала бераз үсә төшкәч, киленебез базарга эшкә чыкты. Шунда элек йөргән егетен очраткан ул. Алар өйләнешкәндә егет төрмәдә утырган булган. Очрашалар да... Егет моңа бик зур акчалар вәгъдә итә. Шуңа кызык­канмыдыр, киленебез аерылышырга карар кыла. Аерылыштылар. Бала әни­се белән үги әти тәрбиясендә калды. Энебез исә еш кына улын ялга үзе яны­на алып кайткалый торган иде.
Көннәрдән бер көнне шушы кадерле балабыз юкка чыкты. Юл кырыеннан йөгереп барганда, аны бер машина утыртып алып киткән, имеш, дип эзләтә башладылар. Шәһәр милициясе хез­мәткәрләре баланы төзелештән табып алдылар. Үзенең ботинка шнуры белән асып куелган хәлдә...
Сәмига апаның бу хакта, хатирәләр төптән кузгалмасын диптер, бәлкем, тыйнак итеп, сабыр гына сөйләп утыру­ына сокланмый булдыра алмыйм. Әле­ге вакыйгага биш ел вакыт узган. Вакыт узар анысы. Күңел ярасы гына... Хәер, бу гаилә кичергәнне (хәсрәт дип кенә дә әйтәлмим...) дошманыңа да язма­сын...
- Киленебезнең әнисе белән туган­нары моргка баланы алырга киләләр. Сеңел дә нәкъ шундый ук ният белән моргка юнәлә. Тегеләр исә: “Улың кы­зымнан аерылган, бала безнеке!” — дип, үз әтисенә дә баланы бирмиләр. Киендереп, табутка салып, өйгә алып кайтып куялар... (Ул вакытта баланың үлемендә әнисеннән шикләнүләрен белмиләр әле.)
Без килеп җиткәндә, сеңел килене өендә бала янында берүзе ни эшләргә белми аптырап басып тора иде. “Үзләренчә, христианча итеп, рус зиратына күмәргә исәпләре”, — ди, күзләрендә яшь бөртекләре җемелди. “Алар бит никахта булганнар, мулладан балага татарча исем дә куштырганнар. Ничек инде сез баланы үзегезчә күмәсез?” — дип, сүзгә без дә кушыл­дык...
Шулчак, Аллаһның рәхмәте (ул кем булгандыр, төгәл генә хәтерләмим дә хәзер), бер хатын-кыз чувашча-татарча катыштырып, төпле генә итеп: “Баланы рус зиратына күмдерерлек булгач, ник никах укытырга, балага мулладан исем куштырырга риза булдыгыз алайса? — диде. — Ир белән хатын аерылса да, бала аерылмаган бит...”
Соңыннан аларның барыбер рус зи­ратына барып урын алганнары билгеле булды. Сеңлемнең улы да татар зира­тында урын алган...
Ике ара шулай тарткалаша торгач, тегеләр, ниһаять, татарча күмәргә ризалык бирделәр. “Ярар, сезнеңчә бул­сын, татарча күмәрсез, — диделәр. — Тик баланы табуттан алмыйсыз...”
Без моңа да риза булдык...
Икенче көн иртән өйгә мулла ча­кырттык. Мулла абзый: “Баланы табут­тан алмыйча, мин укымыйм”, — дип ачуланып, кайтып китте.
“Инде нинди генә муллага мөрәҗәгать итәрбез икән?” — дип кайгырышып басып торганда, Аллаһның рәхмәте, әче таңнан әлеге мулла абзый янә өйгә килеп керде. “Төн буена йок­лый алмый чыктым, — ди. — Китаплар да укыдым, таныш-белешләргә дә шылтыраттым. Әти-әнисенең, әби-бабасының мәгънәсезлегендә баланың ни гаебе бар соң? Укып, соңгы юлга оза­тыйм, дип кире килергә булдым...”
Баланы күмәсе көнне күрше-тирә татар карчыклары җыелдылар. Алар олы якта тәсбих тартып утыра. Тегеләр исә аш бүлмәсендә “поминка”га әзерләнә...
Күз алдыгызга китерәсез булыр...
Шулай итеп, татар зиратына кәфенләп, табут белән бала күмеп куйдык без...
Зираттан шундыен зур гыйбрәтләр төяп кайттым... Кайткач, кызыма әйттем: “Шунды­ен сынауларга этәрмәгәнең өчен рәхмәт яу­сын сиңа”, — дидем.
Ни сабыр Сәмига апаның да күзләре яшь белән тула...
Баланы табып алуга, әнисе белән үги әтине кулга алалар. Әнисен — егерме елга, ә үги әти­сен унбиш елга ирекләреннән мәхрүм итәләр.
“Судтан соң “үги әти” дигәне бик каты ела­ды”, — дигән сеңлесе Сәмига апага... Ир белән хатын — икесе дә җинаятьне үз өсләренә алыр­га теләмичә, бер-берләрен гаепләргә тырышу­лары хакында да сөйләгән аңа сеңлесе...
Шуны мәхәббәт диген син?! Нәрсә өчен үз- үзләрен корбан иттеләр инде болар?
“Авыру чыкканда энә күзеннән чыккан ке­бек”, диләрме әле? Гөнаһны да кылуы гына җиңел...

Чулпан МӘРДӘНОВА.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy