Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯшәешТормыш кыйммәтләре → Бәхет байлыкта түгел!

Бәхет байлыкта түгел!

07 апреля 2017
1764 карау

Алар Римнең туган ягына кайтырга дип кузгалганнар иде. Юл шактый озакка сузыласы. Көзге кебек ялтырап торган иномарка тигез асфальттан элдертә генә. Айзирәнең: “Ул кадәр кумасаң да ярар”, — дигән сүзләренә Рим дәшми генә елмаеп куйды: “Өр-яңа машина сынатып торырмы, оча бирсен, әйдә, руле ныклы кулларда ләбаса!”
Калганы өзек-өзек кенә булып истә калган: зур тизлек белән ыргылган машина, текә борылыш һәм... упкын.
Больницада аңына килгән Рим, иреннәрен көч-хәл белән кыймылдатып, “Айзирә!” дип эндәште. Янындагы шәфкать туташы бер­авык сүзсез торды, аннан: “Хаты­ныгыз юк инде... Улыгыз исә ниндидер могҗиза белән исән калган, зыян күрмәгән”, — диде.
Бетте, барысы да бетте... Үз куллары белән Айзирәсен юк итте Рим. Сынган сөяк кайчан да бер тө­зәлер, ә мәңгелеккә киткәннәр кире кайтмас.
Җиденче көн инде Рим үзенең Айзирә белән үткән кыска гына тормыш юлын күз алдыннан кичереп ята. Никадәр үкенеч җанда! Хаты­нына соклану һәм мактау сүзләре әйтүнең ни икәнен дә белмәгән тү­гелме соң ул? Ичмасам бер мәртәбә булса да Айзирә пешергән ризык­ларны мактый-мактый ашадымы икән? Юктыр, булса хәтерләр иде.
Кибетләргә чыккач, хатынының матур-матур киемнәргә, бизәнү әйберләренә кызыгып караганын сизсә дә, менә моны алып җибәрик, дип, беркайчан да сүз башламады Рим. Планнары зурдан иде шул аның: иркен фатир булдыру, зиннәтле җиһазлар, машина... Кешеләр аһ итәрлек булсын, янәсе! Бәхетнең байлыкта түгел, нәкъ менә икең дә янәшә, исән-сау килеш, бер-береңнең күзләренә генә карап яшәүдә икән­леген Рим бик соңга калып аңлады шул.
Яратмады түгел, яратты ул Айзирәсен. Тик менә хөрмәтләп, кадерләп кенә бетермәде бугай. Сөек­лесенең нинди хисләр, уйлар, хыяллар белән яшәгәнен сорашырга да Римнең вакыты җитмәде, дөнья куды да куды ул. Әнә, барысы да өелеп калды хәзер: зиннәтләр дә, өй, акча, байлык та. һәм шулар белән янәшә — ана назыннан гомергә мәхрүм булып сабые — Айраты да калды.
Ә Айзирә — китте. Тормыш, гаилә, кеше кадере турында ачылардан-ачы сабак калдырып, шул сабак бәрабәренә гомере белән түләп, кайтмаска дип китте...

Айгөл ӘХМӘТГАЛИЕВА.
 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy