Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯшәешТормыш кыйммәтләре → Корбан – корбан сорый

Корбан – корбан сорый

Әлфия СӘГЪДИЕВА
Әлфия СӘГЪДИЕВА
05 апреля 2017
1290 карау
«Изгелек юлында бер-берегезгә ярдәм итешегез, явызлыкка юл куймагыз".
Коръән-Кәрим. “Матдә” сурәсе. 2 нче аять

Савырлык. Бер-береңне ярата, аңлый, кичерә һәм ярдәм итә белү, кызгану кебек сыйфатлар үзара мөнәсәбәтләребездән мыскаллап сыгып чыгарыла кебек. Җәмгыятьтәге гаделсезлек, кансызлык, кешегә түбәнсетүле кадерсез мөнәсәбәт гаиләләргә дә үз йогынтысын ясый: ир хатынын, ата баласын, бала анасын җәзалый... Гаилә эчендәге әлеге җинаятькә әлләни әһәмият бирелми. "Бөек үзгәрешләр" чорында да бу һәркемнең "шәхси" эше булып кала бирә. Әмма ул меңнәрчә гаиләләрне эчтән таркатып, тагын да яманрак, куркынычрак төстә кире җәмгыятьнең үзенә әйләнеп кайта: акыл үсеше түбән, гарип балалар туа, вәхшиләр, ачкүзлэр. Куркаклар тәрбияләнә.

“Без аның белән миңа 20 яшь  тулган көнне таныштык. Чибәр, телгә оста. Бик ошады. Ике айдан кияүгә чыгуымны үтенде. Әти-әнием сабыр итәргә кушты. Ул ашыктырды. Миннән 10 яшькә өлкәнрәк иде. Җитди, эшлекле, ышанычлы, фатиры да, машинасы да бар. Миңа шундыйлар ошый иде. Гаиләләре нык.

Гаилә тормышы мине баш-аягым белән үз эченә бөтереп алып кереп ките. Мин укыйм. Ирем акча эшли. Командировкаларга йөри. Мондый бәхетнең төшемә дә кергәне юк иде.
Кунаклар килә. Үзебез барабыз, Теләгәнемне ашыйм, киям. Ирем күтәреп кенә йөртми диярлек.
Беренче тапкыр без мин балага узгач үпкәләштек. Йөкле икәнлегемне белгәч, аның төсе үзгәрде.
- Тудырма. Укуың да тәмамланмаган әле. Син миңа кирәк. Бала минем эшемә комачаулаячак, — диде.
Тавышы кискен, катгый. Мин үпкәләдем. Бүлмәмә кереп бикләндем. Еладым. Төн уртасында ул ишек шакыды. Ачмадым. Ә ул ишекне төртеп аударды һәм мине , капчык кебек кенә эләктереп алды да:
— Бүтән беркайчан болай эшләмә, аңладыңмы? Синең өчен минем сүз — закон! — диде. Ул эчкән иде. Аның йоклап китүен көттем дә, туган апаларыма юнәлдем. Ике көннән ул мине эзләп апты. Гафу үтенде. Башка болай эшләмәм, диде, кайттым, ярата идем, тагын яхшы яши башладык, бала турында башка сүз чыкмады.
Мин игезәк малайлар таптым.

Ни хикмәт, балаларны яратты ул. Илдар белән Илһам дип исем куштык. Уенчыгын, киемен, тәм-томын ташып кына торды. Вакыты булганда үзе белән урамга да алып чыккалый иде.
Тормыш шулай дәвам итте. Дулый, тына, вәгъдә бирә, тагын боза...

Эшендә берәр нәрсә барып чыкмаса да безне гаепли. “Әрәмтамаклар. Минем җилкәдә ятасыз”, — диюдән дә тайчанмый. Эшләвемә үзе каршы килде, югыйсә. Өйдә буран басылганчы мин туганнарыма китеп торгалыйм. Тагын килеп ала, табаныңны гына яламый. Ә эчте исә, кызса — берни белештерми. Балаларның төн йокламый мәктәпкә киткән чаклары да еш була”.
35 яшьлек Рәмзия миңа бу турыда кыенсынып кына сөйләде. Соңгы биш елда аларның гаилә тормышы тоташ мәхшәргә әйләнә, һәркөнне әтиләрен “Тагын ни хәлдә кайтыр?" — дип көтеп алалар. Бары тик аның командировкаларга еш йөрүе генә Рәмзия белән балаларга бераз иркен тын алырга, ял итәргә мөмкинлек бирә. Рәмзияне аерылырга дигән карарга этәрүче вакыйга да Нәкыйпнең әнә шундый командировкаларының берсеннән кайткач була.
— Нигә мине караңгы чырай белән каршылыйсың? Ник сөйләшмисең? — дип бәйләнә ир хатынына.
“Атна буена югалып торуларының күпчелек очракта эчү, күңел ачу, хатыннар белән чуалуга бәйле икәнлеген күптән белә идем инде. Өйдә тавыш чыкмасын дип дәшми идем. Иренең хыянәтен белеп торган хатын-кызның ничек балкып торасы килсен икән", — дип аңлата Рәмзия әлеге “гаебен". Хатыны аш китерүгә, Нәкыйп аны чәченнән эләктереп ала да, төрлечә мәсхәрәли, кимсетә. Мәктәптән кайтып кергән уллары әниләренә ярдәмгә ашыгалар. Илһам: “Тимә әнигә!" — дип әтисенә өстәл лампасы белән тондыра. Нәтиҗәдә, болай да сырхау Рәмзиягә дә, малайларга да каты эләгә. Илһамның кулы, Илдарның кабыргалары сына.
Ә иртәгесен ул нәкъ гадәтләнгән вакытта тора, йөгереп керә, салкын душта юына һәм өстәл янына килеп утыра... Көн дә үз янында тыпырдап торучы хатынын бу юлы балалар бүлмәсендә эзләп таба. Кулы гипслы Илһам белән бинтка уралган Илдарны күргәч:
- Сезгә нәрсә булды? - дип гаҗәпләнә. Рәнҗүдән, нәфрәттән буылган Илдар күзендәге яшен күрсәтмәс өчен әтисенә аркасы белән борыла.
Рәмзия хәлне сөйләп биргәч, Нәкыйп: “Нишләп мин үз балаларымны кыйныйм?” - дип аптырый.
Шул көнне гаиләдә беренче тапкыр аерылышу турында җитди сүз кузгала.

- Минем аерасы хатыным, ташлыйсы балаларым юк! - дип караса да, ир килешергә мәҗбүр була. Аерылышуны рәсмиләштергәнче дип Рәмзия белән балалар коттеджда яши башлый.

Мин дә Рәмзия һәм Илдар белән коттеджда очраштым. Илһамны авылга, әбиләренә кайтарып куйганнар иде. Затлы, зиннәтле ике катлы йортка соклануымны белдергәч, Рәмзия: “Тынычлыгы булмагач, малы күзгә күренми икән аның”, - дип офтанды.

Мин аннан: “Ни өчен шушы көнгә кадәр беркемгә дә ярдәм сорап мөрәҗәгать итмәдегез?” - дип сорадым.

- Синең кайгың кемгә кирәк, - дип куйды хатын. -Милициягә барып гайбәткә азык ясыйммы? Аның анда танышлары җитәрлек. Судка бирергә, аерылышырга җыенам менә. Нәрсә килеп чыгар? Балалар өчен куркам. Нәфрәтләнеп, усалланып үсәләр. Тора-бара әтиләренә кул күтәрмәсләр дип кем әйтә ала?

Сизелеп тора, Рәмзиянең ничек тә гаиләсен саклыйсы килә. Тик ничек?

Алдынгырак илләрдә, мәсәлән, Америкада җәберләнгән хатын-кыз, бала-чагага гына түгел, эт белән мәчегә дә килеп сыеныр, ярдәм алырлык урыннар бар. Хатын-кыз анда гаилә хәлләре көйләнгәнче яши ала. Аңа бәйле бөтен нәрсә сер итеп саклана. Хокук, психология һәм башка юнәлештә кирәкле мәгълүмат, киңәш бирелә. Тик тегеләй, болай эшлә, дип басым ясалмый, һәркем үзенә кулай дип тапкан юлны сайлап ала. Кызганыч, бездәге озак еллар буена яшәп килгән хатын-кыз оешмаларының гаиләләргә менә шулай гап-гади, әмма бик кирәкле ярдәм күрсәтә алуга ирешә алганы юк әле. Бу хәзер дә максат итеп куелмый, күрәсең.

Бүгенге мөмкинлекләрдән чыгып караганда, бердәнбер юл - аерылу, — диде миңа судья М. Сергеева Рәмзия белән булган хәлне тасвирлап биргәч. - Чөнки мондый вакыйгаларның күпчелеге, гадәттә, аяныч төстә тәмамлана. Гаилә эчендәге җинаять, тәртипсезлекләр өчен кешене ирегеннән мәхрүм итү, штраф түләтү кебек хөкем чаралары каралган. Тик боларның берсе дә хатын-кызга бәхетле булырга, гаиләсен сакларга ярдәм итә алмый, әлбәттә. Аерылыша икән, ул тагын да кыенрак хәлдә кала: фатир, акча, балалар мәсьәләсе белән берүзе җәфалана. Димәк, ярдәм итүнең башка юлларын табып гамәлгә кертергә кирәк.
Җенси якынлыкка керергә мәҗбүр ителгән, кыйналган, җенси әгъзалары зарарланган, авыру йоктырган хатын-кызлар; аталары, абыйлары тарафыннан ерткычларча көчләнгән яшүсмерләр белән Казан балалар һәм аналарның сәламәтлеген саклау үзәгендә эшләүчеләргә дә очрашырга туры килә икән.
- Кая барсыннар, күпчелеге үз хокукларын белми, дәваланалар да тагын шул ирләре, аталары, туганнары янына кайтып китәләр. Алар инде сәламәт булмый, һәм сәламәт бала да тудыра алмый. Иң куркынычы - гомерлек психик травмага дучар ителәләр, - ди гинеколог-галим Л. Мальцева.
— Ызгыш-талаш, эчкечелек, көч куллану хөкем сөргән гаиләләрдә һәркемнең психикасы какшый, ә балалар йә кансыз, йә куркак булып үсә, — дип кисәтә психолог К. Гарифуллин.

Шул ук вакытта психотерапевт А. Пукин гаиләсен җәзалаучы Нәкыйпне дә җәмгыять корбаны дип саный.
— Бездә карьера ясыйм дигән һәр кеше билгеле бер әхлаксызлык “тегермәне” аша үткәрелә, - ди ул. - Әлеге кеше ялагайланырга, яраклашырга, буйсынырга, алдашырга, урлашырга, эчәргә, җәберләргә өйрәнә. Бу, әлбәттә, шәхеснең үзен дә таркатмый калмый. Күңеле кабул итеп бетермәсә дә, күп нәрсә гадәткә әйләнә, һәм ул гаиләдә дә үзен сиздерә. Вәгъдәсезлек, хыянәт аның өчен бернигә дә тормый. Ә өйдә утырган хатын-кыз әлеге “эшкәртелү”ләрдән читтәрәк кала. Шуңа күрә аның ир белән хатын, ата-ана белән бала арасындагы мөнәсәбәтләргә карашы да башкачарак, кешелеклерәк хәлдә саклана, һәм ул иреннән дә шуны таләп итә. Ир исә моны үзе ирешкәннәрне танымау, буйсынмау итеп кабул итә.
Олпат гәүдәле, зәвык белән киенгән ирне күргәч, мин әлеге четерекле мәсьәлә турында сүз кузгатырга да кыенсынып тордым. Ул үзе ярдәмгә килде.
— Эш бит, нишлисең. Кайсы көнне нервыларың шартлар дәрәҗәгә җитә. Ә кайткач Рәмзия битәрли. Йә соң кайтуым, йә бераз салуым ошамый. Хатын-кыз бит ул, бераз хәйләсен, йомшак сүзен тапсын. Мин, ул, балалар, дип тырышам лабаса.
Гаилә серен читләргә чыгарырга горурлыгы ирек бирмәсә дә, ирнең дә күңел чишмәсе тулганлыгы сизелә иде. Әллә Рәмзия әйткәнчә, чираттагы икейөзлеләнүе генә булдымы?
— Яратам мин аларны, хатынымны да, улларымны да. Аерылышырга уемда да юк. Рәмзия бик әйбәт хатын. Гадел, тугрылыклы. Ләкин... кайвакытта иркәләнәсе, мактау сүзе дә ишетәсе, көне буена җыелганны чыгарасы килә.

Рәмзия ханым сөйләве буенча Нәкыйп әфәнде соңгы елларда ике тапкыр җитди уңышсызлыкка очраган. Тик табигый сәләте, тырышлыгы, кешеләр белән аралаша белүе аркасында тагын алдырып киткән. Боларның барысына җан һәм кан бозуларсыз ирешелми, күрәсең.

Матди ягы яхшы тәэмин ителгән, тыштан таза күренгән гаиләләрдә дә менә шундый фаҗига куера. Ә хәерчелеккә дучар ителгән, эшсезлектән интеккән гаиләләрдә бу тагын да куркынычрак төсмер ала. Милициядә эшләүчеләргә мондый мисаллар белән һәр көнне очрашырга туры килә.
— Эшлисең, эшлисең, мәсьәләне гадел хәл итәргә тырышасың. Ә ул иртәгесен ике-өч тапкырга күбрәк һәм ямьсезрәк төстә кабатлана, очы-кырые юк кебек. Дәү әни әйтмешли, корбан корбан сорый, ахры, — ди балалар һәм яшүсмерләр белән эшләүче инспектор Г. Гатауллина.

Үзен демократик юлга бастым дип санаучы бүгенге дәүләтнең төп тоткасы, таянычы булган гаиләләр менә шулай эчтән таркала. Бу процессны ничек туктатып була? Моңа җавап буларак, Россия Думасы депутаты Мария Гайдаш эшчәнлеген мисал итеп китерергә мөмкин. Ул “Гаиләдә көч куллануны булдырмау турында”гы Законны парламентта каратуга ирешү өчен тырышып йөри. Кабул ителгән хәлдә дә әлеге канун гаиләләрнең бөтен проблемаларын хәл итә алмас. Әмма бу өлкәдә бозның инде кузгалуы хак.

«Сөембикә» журналының архивыннан.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy