Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯшәешТормыш кыйммәтләре → "Чәйлик − татарча сөйләшик": беренче татарча аралашулар клубы барлыкка килде

"Чәйлик − татарча сөйләшик": беренче татарча аралашулар клубы барлыкка килде

03 апреля 2017
275 карау

"Чәйлик − татарча сөйләшик" исемле өр-яңа татарча аралашулар клубы якшәмбе көнне Казан кафеларының берсендә беренче очрашуын уздырды. "Татар-информ" хәбәрчесе очрашуда булып, оештыручыларның фикерләрен белеште. 

Казанда төрле чит телләрдә аралашу клублары киң таралыш тапкан. Мондый клубларның төп идеясе − телне саклау һәм үстерү. Татар телендәге аралашу клублары ("Шәрык", "Фикер", "Алтын урта") үз эшчәнлекләрен туктаткан.

"Татар телен өйрәнергә теләүчеләр өчен мохит кирәк"

Клубны булдыручылар төрлесе төрле өлкә кешеләре: Айназ Мөхәммәтҗанов − режиссер, Надия Праздникова − психолог, Артур Галимҗанов − төзүче. Алар фикеренчә, татар авыллары телне саклап кала алмый. Чөнки татарлар шәһәрләшә бара. Шуңа күрә оештыручылар телне шәһәрдә сакларга кирәк, дип саный. Алар Казанда татар телен өйрәнергә теләүчеләр өчен махсус мохит булдыруны максат итеп куйган. "Аралашулар клубын оештыру идеясе бездә күптән бар иде. Бүгенге көндә татар телен аңлаган, әмма сөйләшә алмаган кешеләр бик күп. Моның сәбәпләре төрле. Безнең максат шундый кешеләргә ярдәм итү һәм алар өчен татарча мохит булдыру. Чөнки тел өйрәнү өчен беренче чиратта мохит кирәк", − ди Айназ Мөхәммәтҗанов.

"Мафия" уены − татарча

Айназ Мөхәммәтҗанов

Айназ Мөхәммәтҗанов фикеренчә, телне өйрәнү өчен тел дәресләре генә җитми. Ул телнең тарихын да, мәдәниятен дә, әдәбиятын да, шәһәрнең истәлекле урыннарын белү дә кирәк. Татар телен өйрәнү өчен клубта төрле чаралар кулланалар: татар теле дәресләре укытыла, төрле уеннар уйныйлар, татарча фильмнар карап, алар буенча фикер алышалар, гармунга кушылып җырлыйлар, татарча матбугат белән танышып баралар, күренекле татар шәхесләре белән очрашалар, татар телендәге чараларга йөриләр.

Надия Праздникова

Уеннарны клуб оештыручыларының берсе Надия Праздникова уздыра. Күп уеннарны ул рус теленнән татарчага тәрҗемә иткән. "Рус телендән сөйләм телен үстерү өчен бик күп кызыклы уеннар бар. Мин аларның татарча вариантларын эшләдем. Төрле хәрефләргә сүзләр әйтешү кебек гади уен да (чират буенча алдагы сүзнең соңгы хәрефенә башланган яңа сүз әйтү) сөйләм телен үстерергә ярдәм итә. Еш кына татар телен яхшы белгән кешеләр дә теге яки бу хәрефкә сүзләр таба алмый", − ди Надия.

Яшьләр арасында популяр "Мафия" уенын да биредә татарчалаштырганнар. Татарча "Мафия"нең исеме − "Юлбасар серләре". Персонажларның исемнәре дә татарча: Мафия − Юлбасар, Гражданин − Шәһәрдә яшәүче, Путана − Шаян кыз, Доктор − Дәвалаучы, Комиссар − Тәртип саклаучы. "Әмма иң мөһиме − катнашучыларның уен дәвамында бары тик татарча гына сөйләшүләре", − ди оештыручылар.

"Кагыйдәләр белән баш катыру кирәкми"

Алинә Хәкимҗанова

Клубта татар теле дәресләрен психолог, журналист Алинә Хәкимҗанова алып бара. Аның сүзләренә караганда, ул дәресләрендә һәр укучыга индивидуаль якын килә. "Безнең дәресләрдә татар хәрефләрен аерым үзләштерергә, иҗекләп укырга өйрәнергә, аерым кагыйдәләр ятларга кирәкми. Без кыска җөмләле җиңел текстлар алабыз да, аларны чиратлашып укыйбыз. Уку барышында һәр сүзнең ничек әйтелүен, ни өчен бу очракта болай кулланылганын, нәрсә аңлатканын ачыклап барабыз. Ягъни, текст эчендә нинди кагыйдәләр туры килә шуларны өйрәнәбез. Ә кагыйдәләрне аерым-аерым өйрәнеп утыру татар телен өйрәнүчеләр өчен күңелсез. Алай өйрәнгән очракта ул кагыйдәләрне куллана да алмыйлар. Нәтиҗәдә, татар телен өйрәнү авыр процесска әйләнә. Мин күбрәк татар теле сөйләменең җиңел һәм отышлы юлларын, принципларын өйрәтү ягында. Кагыйдәләр белән баш катыру кирәкми", − дип үз укыту методикасын аңлатты Алинә.

Шулай ук ул татар телен инглиз, француз һәм гарәп теле белән чагыштырып укытуын да әйтте. Мәсәлән, инглиз телендәге кайбер авазлар татар авазлары белән бертөрле яңгырый. диде ул.

"Казанда яшәгән һәр кеше татар телен белергә тиеш"

Клубның һәр җыелышына уникегә якын кеше килә. Аларның биш-алтысы бөтен җыелышларда да катнашса, калган кешеләр үзгәреп тора. Биредә яшь чикләүләре юк. Киләчәктә катнашучы кешеләр артса, оештыручылар аларны төркемнәргә бүләргә планлаштыра. Бу һәркемнең дә процесста катнашуы һәм "тамашачы" булып кына калмавы өчен эшләнәчәк. "Чәйлик − татарча сөйләшик"нең географиясе дә киң. Җыелышларда Марий Эл Республикасы, Красноярск һәм Киров өлкәләре, Нефтеюганск шәһәреннән башкалага күчеп килгән кешеләр дә катнаша. Алар арасында татарлар гына түгел, ә башка милләт кешеләре дә бар.

Александр

Мәсәлән, Красноярск өлкәсеннән Александр шундыйлардан. "Татар теле − бик матур тел. Казанда яшәгән һәр кеше татар телен аз гына булса да белергә тиеш дип уйлыйм. Үзем дә аны шуңа күрә өйрәнәм", − ди ул.

Оештыручыларны бүгенге көндә иң борчыган мәсьәлә: җыелышлар өчен урын булмау. Әлегә клуб катнашучылары төрле кафеларга "сыена". "Чәйлик − татарча сөйләшик" аралашулар клубына теләгән һәр кеше кушыла ала. 


чыганак: http://tatar-inform.tatar

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy