Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯшәешТормыш кыйммәтләре → Кайсын сайлыйсыз: мәхәббәтме, әллә байлыкмы?

Кайсын сайлыйсыз: мәхәббәтме, әллә байлыкмы?

Динара ХӘБИБУЛЛИНА, КФУ, IV курс студенты.
Динара ХӘБИБУЛЛИНА, КФУ, IV курс студенты.
28 декабря 2016
607 карау
Бүгенге яшьләрне күпләр гаепли: алар артык практик диләр. Хәтта мәхәббәт мәсьәләсендә дә. Тик, минемчә, һәрвакыттагыча арттыралар. Әйтик, «Гаилә корганда сез мәхәббәтне сайлар идегезме яисә байлыкнымы?» – дигән сорауга минем яшьтәшләрем менә ничек җавап бирделәр: 

Гөлүсә ЗАРИПОВА: 
– Мин мәхәббәтне сайлар идем, чөнки «Байлык – бер айлык», – дип әйтәләр. Ә сайлаган кешең белән гомер буе яшәргә кирәк бит. Мәхәббәтне беренче урынга куймасаң, ул кешегә ничек ышанасың? Гомумән, аңа ничек кагыласың, якын киләсең, аның белән ничек уртак балалар үстерәсең,  проблемалар чишәсең? Юк, кешенең байлыгына гына кызыгып тормышны алып барып булмый. 




Зилә ГИЛЯЕВА: 
– Бик кызыклы сорау бу, Динара. Гаилә корганда мин, әлбәттә, мәхәббәтне сайлар идем. Мәхәббәтне акчага сатып алып булмый. Чын мәхәббәтне – бигрәк тә! Чөнки чын мәхәббәт булганда гына без үзебезне бәхетле итеп хис итәбез. 


Алина, 3 курс студенты, КХТИ:
– Әлбәттә, мин мәхәббәтне сайлар идем! Кешенең байлыгына гына карап кияүгә чыксаң, анда нинди мәхәббәт була инде? Мин бер-береңне яратып өйләнешү ягында. Шул ук вакытта мин кешенең матди ягын да карарга кирәк дип уйлыйм, чөнки өйләнешү белән генә әле тормыш бетми. Әйтик, торыр урының да булырга тиеш бит.




Гөлия ГАЛЛӘМОВА:
– Әлбәттә, мин мәхәббәтне сайлар идем, чөнки мәхәббәтсез гаилә була алмый. Ә байлыкны сөйгән ярың белән төптән үк үзең, ниндидер киртәләр аша узып табырга була. Мәхәббәтне исә табып булмый – ул акчага сатыла торган әйбер түгел. Шуңа күрә, мин, әйткәнемчә, һичшиксез, мәхәббәтне сайлар идем. 



Альбина ВӘЛИЕВА:
Мин мәхәббәте сайлар идем!

Минемчә, бу сорауны миңа унбиш елдан соң бирсәләр дә, егерме елдан соң бирсәләр дә – җавабым гел бер булачак. Чөнки мәхәббәтсез гаилә корып булмый. Мәхәббәт – беренче урында, мәхәббәт – иң кирәк нәрсә. Кешене яратмыйча, кешене якын күрмичә, кешене сөймичә аның белән гаилә кору мөмкин түгелдер дип уйлым. Байлык ул бүген бар, иртәгә юк. Ә мәхәббәт – ул мәңгелек, менә шуңа күрә, мин мәхәббәтне сайлар идем. Әлбәттә, кешенең матди ягын да карарга кирәк, чөнки күп бәхәсләр акча җитмәүдән барлыкка килә, әмма мәхәббәт – беренче урында кала.



 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy