Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯшәешТормыш кыйммәтләре → Тавык кыйссасы

Тавык кыйссасы

Газинур Хафизов
Газинур Хафизов
01 декабря 2016
739 карау
Таркалган Советлар Союзын, социализм рәхәтлекләрен сагынабыз инде. Тик менә ул заманның дефицит мәрәкәләре искә төшүгә бөтен сагынуларны 
җил өреп тараткан кебек була да куя. 



Һәр кирәгеңне юллап, Мәскәүгә генә түгел, Ригага хәтле киткән чаклар бар иде. 
Ярый ла ары-бире йөрергә мөмкинлегең булса. Булмаса, әллә кемнәргә ялынычың төшә. Тартмалы конфет юнәтү, яисә кирәкле дәреслекне табу өчен дә блат кирәк. 
Әйе, бар иде сатучы белән теш табибының дәрәҗәле заманнары. Са
молетка билет – сатучы аша, инглиз телле мәктәпкә урнашу – сатучы аша! 
Шөкер әле, мондый гозерләр көн дә булып тормый. Ә менә тамак җәнаплары көн дә үзен сиздереп тора. «Барын-югын белмидер, бал телидер тамагым» дигәндәй, көн туды исә, берәр «юк»ны юнәтү мәшәкатенә чумабыз: йомырка эзләп Волжскига барып кайтабыз, һинд чәе сатмыйлар микән дип, Промбаза ягыннан урыйбыз. Берәр аулак ишегалдында сабын чиратына юлыгып сөенәбез, яки мар­-
гарин, шырпы ише вак-төяк табып кинәнәбез. Эшләгән бинабызның ишегалдына караган тәрәзәләреннән күз алмыйбыз. Ашханә янына фургон килеп туктаганны күрми калмыйк тагын.
Ашханә мөдире тегесен-монысын юллый белә торган шәп хатын. Әле яшелчә алып кайтып сатуны оештыра, әле балык... Ни генә кайтса да, чират бик тиз тезелә. Безнең бурыч – авыз ачып калмау!
Берсендә шулай тәрәзәгә күзем төшсә, ашханә ишегенә тавыклы әрҗәләр төягән фургон турылап маташа. Мин акча, букча хәстәрләп, курткамның төймәләрен ашыга-кабалана каптыра-каптыра йөгергәләгән арада озын чират тезелеп тә өлгергән. Миннән уяураклар байтак икән бит! Килеп тә бастым, сатучы сөрән дә салды: «Көрән курткалы ир-ат артыннан чират алмаска!» Минем артка килеп баскан хатын алдында үзем гаепле сыман акланам: «Менә гел шулай – миңа җиткәч кенә товар бетә дә китә». Әмма хатын да үҗәт булып чыкты. «Бәлки җитәр әле, бәхетем булса...»
Без ул заманда чиратларда сабыр, хәтта шактый күңелле генә торырга тәмам өйрәнеп беткән идек. Дөнья хәбәрләрен, ил яңалыкларын, соңгы киноларны сөйләшеп аласың. Хатын-кыз бала-чагасыннан зарлана. 
Ике сәгать вакыт үткәне сизелми дә кала. Кемдер чиратын ала да китеп югала, ул янәдән әйләнеп кайткач, чиратта беркадәр җанлану, ыгы-зыгы кубып ала. Тормады! Юк, торды! Эстрада артистларына бүген дә ризык бирә торган шундый җанлы чиратларда күп тордык без. 



Тавыклы әрҗәләр башта бик күп кебек тоелган иде. Бер кулга бишәрне бирә башлагач, токмачлы тавык шулпасы турындагы өмет тә кимегәннән-кими барды. 
– Бер кулга икедән артык бирәсе түгел! – дигән авазларга мин дә, теге хатын да кушылдык.
Чират миңа килеп җиткәндә әрҗә төбендә бер зәңгәр «күгәрчен» генә ятып калган иде.
– Бәлки алмассыз, миңа бик кирәк иде, – диде теге хатын, соңгы тавыкка яскынып.
– Нинди алмаган, ди. Минем дә өйдә гаиләм көтә. Ике сәгать чират торып, буш кайтып китимме! Сынган тәпиле әтәч булса да алам. Сезгә, тормагыз, дип әйттеләрме – әйттеләр! – Сыңар тавык алдында чиратта торганда «туганлашып беткән» хатын кинәт дошманыма әйләнде. Кара син аны, минем өлешемне алмакчы!
Безнең әрепләшкәнне ишетеп торган сатучыга минем «сынган тәпи» турындагы сүзләрем кызык тоелды, ахрысы.
– Чынлапмы, абый? Сынган тәпиле булса да, аласызмы?
– Алам-алам, – дим.
 Сатучы кыз, җәһәт кенә иелеп, астан бер тавыкны тартып алды да үлчәүгә салды. Аягы сынык! Шулай итеп, мин ике тавыкка тиендем. Сөенә-сөенә китеп бардым. Артымнан мине каһәрли-каһәрли чиратка миннән соң баскан хатын бара. Аңа игътибар да итмим. Ни хәл итәсең, бүген мин өлгердем, иртәгә ул җитезрәк булып чыгар. 
Бүген әле мин бәхетле! Җитмәсә, тавыкларның берсе – аксак тәпилесе шактый гына авыр тоела. Ике килолап тартыр бу. Әллә аннан да авырракмы? «Аксагыма» яратып күз ташлап алыйм дисәм, күзем шар булды! Бәхетлеләр бер мин генә түгел икән ләбаса! Бер бәләкәч эт, тавыкның сынган тәпиен эләктереп алган да, минем тавыгыма «авырлык» өстәп, ипләп кенә сыйланып бара икән. Чыраен күрсәгез иде аның – ләззәт!  

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy