Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯшәешТормыш кыйммәтләре → Әнием турында

Әнием турында

Ибраһим БИЕКТАУЛЫ, шагыйрь, публицист. Ижау.
Ибраһим БИЕКТАУЛЫ, шагыйрь, публицист. Ижау.
24 ноября 2016
574 карау

Мәгълүм ки, Җир кешесе өчен, табыну затларыннан: иң әүвәл – Аллаһ, икенче – Аның Пәйгамбәре, өченче – Ана... Бары алардан соң гына – башка бөекләр һәм могҗизалар... 
Ә Ана – син күргән-белгән бөекләрнең иң бөеге. Адәм баласы әнисенә, үзен якты дөньяга исән-имин китергәне өчен генә дә, баш бәһасе кадәр бурычлы. Ә үз баласын балигълыкка ирештерә алган 
Ана Аллаһ каршында изгеләрнең изгесе санала. 
Изге Коръән-Кәрим, фани дөньядан соң барачак җәннәт капкасы да – әниеңнең табаны астында, 
дип искәртә...
Әнием турында хикәят язу уе күңелемдә беркайчан да кабынмады дип әйтә алмыйм. Булгалады. Ләкин 
бу гамәл биек кыяга үрмәләүче альпинист тәвәккәллеген сорый. Шүрләп яшәдем. Инде бүген әнисенең фани гомере (74 яшь) чигенә якынлашкан улының, әлеге кыяга карап, башы әйләнә икән, моңа кемне гаеплисең? Чөнки аның күз алдында торган әнисенең шәхес бөеклеге еллар үтү белән һич тә кечерәйми һәм тоныкланмый, бәлки, һаман да зурая, калкулана, ачы­ла бара. Әлеге күренешне бәян итү өчен зур мәгънәле сүзләр, тасвирламалар табарга, җыеп әйткәндә, чын талантлы прозаик осталыгы кирәктер...
Шунлыктан, автор, әнисе кебек олуг тауның тулы ландшафтын бәян итү омтылышыннан ваз кичеп, ошбу күренешнең кайбер сыйфати үзенчәлекләрен әйтеп китү белән чикләнергә ният кылды. Бу очракта, әлеге алым хәзерге заман укучысын тизрәк канәгатьләндерер, чөнки заманыбыз тирән классик картиналарны карамый, югары музыка әсәрләрен тыңламый. Аңа гап-гади клиплар кирәк...
Мин үземне ике-өч яшьлек вакытымнан башланган «мөһим» вакыйгаларның шаһиты буларак хәтерлим. Мәсәлән, газиз Әниемнең нурлы чыраен күреп уяну, аның аһәңле тавыш белән җырлавын ишетү һәм, әлбәттә, йомшактан-йомшак, ләкин дә көчле җылы кулларына күтәреп алып иркәләве ләззәтен тату! Иманым камил, моннан да яктырак һәм татлырак мизгелләр дөньяда булмый да торгандыр...
Әниемне, ягъни 16 яшьлек кызны, Ягъкуб бабам, 1928 елда Киров өлкәсенә торф чыгару мөддәтенә җибәрелүдән котылу чарасы буларак, әтием Шәйдул­лага кияүгә бирергә мәҗбүр була. Ишле гаилә эченә уникенче әгъза булып килеп керә яшь килен. Башка чыкканчы дүрт ел торырга туры килә яшьләргә әлеге «корт оясы»нда. Әлбәттә, ул чакта үсмер кызчыкта зур гына авылда әлегә белмәгән-күрмәгән егеткә ка-рата ниндидер тирән хисләр булгандыр дип әйтү дә кыен. Шулай да, язмыштан узарга тырышмаган Әнием. Сабырлыгы булган...
Әти-әни үзара тату яшәделәр. Исән-имин балигълыкка ирешеп, тормыш корган балаларыннан без өчәү яши торабыз. Иң өлкәннәре мин булсам, тагын ике энем бар...
Күз алдыма Әниемнең кайнап торган энергияле яшь вакыты ешрак килә. Җәйнең тәмуг утлы челләләрендә колхозның ерак кырына ике баласын (берсен арбада, берсен җитәкләп) алып барып, бушлайга көн-төн эшләп, ачлы-туклы тамак белән 30 көнлек уразаның һәр 17 сәгатен хыянәтсез сабырлык белән үткәрә ал-ган, аяусыз сугыш елларында киләчәккә өмет нурын сүндермичә яшәргә, шул ук вакытта кайгы-хәсрәт диңгезенә баткан иптәшләренә – солдатка-хатыннарга мораль ярдәм күрсәтергә сәләтле һәм чиксез батыр йөрәкле газиз әнием сурәте мине Җирдәге соңгы ады­мыма кадәр озатып барачак. 
Әниемнең иң калку сыйфатларыннан берсе – искиткеч камил акыл иде. Каян килгәндер ул? Юкса, абыстайга өч ай укырга йөреп, әз-мәз гарәп графикасын, дин нигезләрен өйрәнеп өлгергән кыз баланы сөекле әнисе Таһирә ханым укуыннан туктата, имеш, хатын-кызга күп уку кирәкми. Әбигә үпкәсен әнием гомере буена саклады. «Җиде класс кына белемем булса да тизәк түкмәс идем», – ди торган иде, кара эшнең җәмгыятьтәге урынын искәртеп. «Улым, – диде ул миңа, – булдыра алсаң, тәре такканчы укы, әләмәтрәк­ләрне муеныңа атландырма!» Әлбәттә, бу сүзе дин сату турында түгел, ә җәмгыять баскычында түбән калмаска өндәү иде.
Татар сөйләм телен көнкүрештә әниемнән дә югары кимәлдә куллана белүче укымышлыларны очратканым булмады дисәм, һич ялгышмам. Аның әйткән һәр сүзе йә гыйбарә, йә табышмак, йә афоризм булып яңгырады, полемикада аны авылда укытучы ханымнар җиңә алмады, кайбер ир «ораторларны» да тиешле урыннарына утырта белде ул. Сүзнең үлчәү-чамасына бик сизгер иде. Күп сөйләшмәде. Ир-атлар әңгәмәсен кулай күрде. Хатын-кызларның мәгънәсез җыелышларын яратмады. «Сүз бозау имезә, бозау хатын кыйната», – дияр иде. Күңеленә ятышлы сердәшләре биш-алты кешедән артмагандыр. Кешенең кемлеген аның сүз башыннан ук таныды һәм бу мәсьәләдә беркайчан ялгышмады.
Безгә, ягъни балаларына, дөньяга аек караш сеңдерергә тырышты, дөньяның фанилыгын аңлатты, дөнья-ахирәт өчен яхшы гамәлләрне тормыш мисалларында күрсәтеп, безне орышмыйча-рәнҗетмичә, олуг педагогик такт белән тәрбия чараларын үткәрде. Әлбәттә, кирәге чыкканда, сыртка тамызып алудан да читләшмәде. Аның бер генә катгый гамәле дә балаларында ризасызлык уятмады, дөрес кабул ителде. Әниебезнең тәртәсе – зиректән, логикасы корычтан булды. Авыл халкы арасында да әниебезнең абруе зур иде. Киңәш сорап килүчеләр арасында олысы да, ке­чесе дә, хатыннар да, ирләр дә була иде. Ул сер саклый белде. («Ир кешенең эчендә иярләгән ат ятыр», – дияр иде, үзенең хатын-кыз җисеменә кинаяләп.)
Әниебезне соңгы юлына озатып калган күршебез Мөнирә апа болай дигән: «Кайгыбыз чиксез, Патшабикәбез үлде, нишләрбез?!»
Әниемнең, олы баласы буларак, миңа мөнәсәбәте дә җылырак шикелле тоела иде. Моны аның якынрак ахирәт дусларыннан да ишеткәнем бар. «Улым Ибра­һим, – диде ул бер мәлдә, – син минем артымнан ук ияреп барасың. Безнең яшьләр арасы – 25 ел гына...» Ул сүзләрнең мәгънәсенә мин соңрак төшендем. Әлбәттә, әнием мине яраткан, миннән зур эшләр көткән, нәрсәгәдер пошынган, минем өчен нигәдер борчылган...
Гомерем буена йөрәгемдә әниемә карата чиксез рәхмәт хисе яшәде. Аның исеме белән яшерен горурландым. Ул турыда үзенә әйткәнем булмады. Кыюлыгым җитмәде...
Сүземне Әниемне югалтканнан соң язылган шигъри юлларым белән тәмамлыйм:
Газиз Әнкәй!
Хафа йотып киттең...
Ә мин – ахмак бүген аңладым:
Син дигәнчә – яши алмадым...
Син дигәнчә – була алмадым...

Рәсем: "Өйдә" Илдар Зарипов
 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy