Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»

Юмартлык

​Лилия Гәрәева
​Лилия Гәрәева
05 октября 2016
741 карау

Редакциядән кеше өзелми. Кемдер – язма китерә, журнал алырга килүчеләр дә бар. Кемнәрдер эчен бушатырга дип тә кергәли. Миңнур апа әнә Түбән Камадан ук килә. Айга бер булса да килеп китмәсә, борчылыша ук башлыйбыз. «Ул-бу булмагандыр бит?» Миңнур апа автобус белән, дә, үз машинасы белән дә, хәтта туганына утырып та килми. «Автостоп» белән йөри ул. Юлда нинди миһербанлы бәндәсе туктап утырта, аның юлдашы – шул. Әле менә кызлар белән Миңнур апаны искә алдык та, юл йөрүгә бәйле кызыклы хатирәләр яңарды.

Берсендә шулай авылдашым сөйли. Кышның өздергән суык көнендә дус кызы белән Арча башында Кенәр ягына кайтучы «попутка» (безнең якта шулай дип сөйләшәләр) көтеп торалар икән. Әле теге – машиналар сирәк йөри торган чорлар бу. Ярты сәгатьләп торганнан соң, аякка салкын да үрелә башлагач, авылдашым, юмартланып, әйтеп куя: «Хәзер берәр машина очраса, бер тәңкәмне кызганмый бирер идем!» Тыпырдый торгач, тагын ярты сәгатьләп вакыт үтеп китә. Башта аяк бармакларыннан гына «авыз иткән» салкын инде тезгә үк менеп җиткәч, күңелләр тагын да киңәя. Инде бер тәңкәне генә азсынып, өч тәңкә үк бирергә ризалаша бу. Әмма машиналар юк та юк. Тәмам тешләре-тешкә тимәс хәлгә җиткәч, берәрсе туктап утыртса, хәтта биш сумы да жәл тоелмый башлый. Ниһаять, зур гына бер йөк машинасы борыла бит Кенәр ягына таба. Кабинада җылы, рәхәт. Өчиле тирәләренә кайтып җитәрәк, кызларның да аякларына җылы кергәндәй була. Биш тәңкә үк чыгарып салу ничектер күбрәк булыр шикелле дә тоела башлый. «Өч тәңкә бирермен», – дип уйлый авылдашым. Кырлайга җитәрәк, тәмам җылынып бетә болар. «Өч тәңкә күп, бер сумы җитеп торыр», – дип, тимер бер тәңкәлекне кесәсенә шудыра бу. Кишет борылышында, шоферга рәхмәт әйтеп, кесәдәге теге бер тәңкәлекне утыргычка куя да, кабина ишеген шапылдатып ябып, авылга таба тәпили кызлар. Өйдә тәмле ашлар пешереп көтеп торган әниең барында 9 чакрым тәпиләү пүчтәк кенә лә ул яшь чакта. Кызлар да исән-имин кайтып җитеп, мунчалар кергәч, клубка җыена башлыйлар. Көндез пәлтәсенең сәдәфе төшкәнлеге шунда гына исенә төшә авылдашның. «Клубка чыкканчы, тагып куйыйм әле шуны», – дип, кесәсенә үрелсә, сәдәп юк! Җилләр искән! Ике көнбагыш белән тимер бер тәңкәлектән гайре, бернәрсә дә юк! Югыйсә бик яхшы хәтерли бит инде сәдәфне кесәсенә тыкканны. Аннары гына башына барып җитә: теге шоферга, бер тәңкә бирәм дип, сәдәф тоттырган икән бит!Тәгәрәп көлә болар: баштарак биш тәңкә дә жәл түгел дигән кеше сәдәф белән түләсен инде...

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy