Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯшәешТормыш кыйммәтләре → ​Вакытны ничекләр җиткерергә?

​Вакытны ничекләр җиткерергә?

Гөлнур Сафиуллина
Гөлнур Сафиуллина
16 марта 2016
878 карау
Барысы да эштәге шушы сөйләшүдән башланды. 

– Бер журнал сатып алдым әле, – диде Лариса. – «Вакытны ничек җиткерергә?» дигән сорауга җавап эзләгәннәр. 
– Йә, нинди киңәшләр бирәләр? Берәр файдасы булдымы? – дибез. Бу сорау барыбыз өчен дә кызык. Вакыт җитмәү мәсьәләсе кагылмаган хатын-кыз бармыни ул?! 
– Укырга өлгермәдем шул әле. Һаман вакыт җитми...

Рәхәтләнеп көлештек. Яратып көләбез анысы: «Сөембикә»нең җаваплы сәрка­тибе булып эшләгән Ларисаның мең мәшәкатьле тормышы күз алдыбызда лабаса. Һәр хатын-кыз кебек ул да йөзгә бүленә: эш, гаилә, кызлары... Әле йөз яшькә җитеп килүче дәү әтиләре дә аның кулында. Шагыйрь Зөлфәт килене ул безнең – аның турында истәлек­ләр китабы туплауны да үз өстенә алды. 
Бүгенге хатын-кызның тормышын, бер карасаң, элеккегеләр белән чагыштыра торган да түгел.

Кер юмыйбыз – машинабыз бар. Савыт-саба юу җәһәтеннән дә күпләр тагын шул ук машинага салынды. Кул астында – мультиварка, блендер, кухня комбайны, сок сыгу җайланмасы, миксер, каһвә пешерә торган машина... Балаларыбыз да биш-алты түгел, күп булса – бер яки ике, сирәк кенә өч. Ә тормыш дигәнең нигәдер һаман җиңеләйми – без барыбер өлгермибез! Югыйсә шуның кадәр «ярдәмче»ң барында үз-үзеңне көйләп, үз күңелеңне күреп утырасы гына инде: яраткан шөгылеңә тотынасы, теләгән кешеңне күрәсе, барасы җиреңә чыгып китәсе... Тик юк шул! Хәтерлисезме, элек бәйрәмнәр җитсә, ким дигәндә 30-40 котлау открыткасы ала идек, үзебез дә шуның кадәр яза идек... Әйе, яза идек... Ә хәзер телефонга килгән «смс»-котлауга да җавап язарга кул җитми. Куш бит тутырып хатлар юллау турында әйткән дә юк. Яшьләр бөтенләй «уздыра» – тизрәк булсын дип, «смс» язганда сузык хәрефләр­не дә куеп тормый: «сәлам» – «слм» аларда, «рәхмәт» – «рхт»... Ашыгалар! Кая ул элеккеге хатлардагы кебек йорт эчендәге һәммә кешегә аерым атап сәлам күндерү, моның белән генә чикләнмичә, бөтен тирә-күршене, урамыңда яшәүчеләрне исемләп искә төшереп чыгу! 

Әле кайчан гына, әйтик, Татарстанның ерак районнарыннан саналган Чүпрәледән, Баулыдан яки Актаныштан Казанга килеп китү өчен ким дигәндә өч көн кирәк иде (бу әле шәһәрдә эшләреңне көнендә төгәлли алсаң!): бер көн киләсең, бер көн Казанда булсаң, бер көн кай­тасың... Ә бүген? Анда яшәүче­ләр өчен иртән Казанга чыгып китеп, кич әйләнеп кайту гадәти хәл түгелмени?! Юллар әйбәт, машиналар шәп... Кәгазь, документ илтәсе генә булса, гомумән, юлга чыгып та тормыйлар: моның өчен интернет, факс бар. Тик моңа карап, аларның да «буш вакытыбыз артты» дигән­нәре ишетелми.

Адәм баласы һәрвакыт вакытны үзенә буйсындырырга тырышкан: сәгать уйлап тапкан, календарь төзегән. Әмма җил исү, яңгыр яки кар яву, табигать фасыллары алышыну кебек күренешләр безнең теләкләргә берничек бәйләнмәгән кебек, вакыт та шулай. «Их, тәүлек 36 сәгать булса иде ул! Юк, 48!» Мондый сүзләрне адым саен ишетәбез. Тик табигатькә ничек каршы барасың? Аннан, тәүлек ике тапкырга озынайса да, җитәр идеме ул безгә, канәгать булыр идекме икән? Бәлки, безгә бирелгән шушы 24 сәгатьне ничек дөрес итеп файдаланырга өйрәнү мөһимрәктер...

Вакытны күбрәк хатын-кызлар дөрес бүлми, дөрес кулланмый дип саный белгечләр. Белмим... Сез ничектер, тик мин моның белән килешергә теләмим. Безнең өскә йөкләнгән (яки берәү дә йөкләмичә, үзебез, үз иркебез белән алган) вазыйфаларны саный китсәкме?! Кайдан, ничекләр җитсен ул безгә?! Алай бүлсәң дә, тегеләй бүлсәң дә, бер тәүлек ләбаса ул. Әмма үзең өчен буш вакыт барыбер табасы, җиткерәсе килә! 
Вакытыбызны дөрес бүләргә өйрәткән киңәшләр шактый.

Дөрес, без аларның күбесен, белепме-белмичәме, болай да шулай эшлибез икән. Әмма искә төшерүнең зыяны булмас.
Өй эчендә башкарган эшләрнең исемлеген төзеп (алар болай да башта инде!), атнаның җиде көненә бүләргә кирәк. Тау кадәр кер үтүкләүне һәм идән юуны бер көнгә планлаштырмагыз. 
Юк-бар нәрсәләргә – сериал карауга, артык якын да булмаган танышыгызның сәгатьләр буе телефоннан нидер сөйләвен тыңларга, компьютер каршында утыруга, әледән-әле «Вконтакте», «Одноклас­сни-ки»ны карап алуга исраф иткән вакытыгызны юри генә санап карагыз әле. Бер генә түгел, берничә көн буе. Ничек бар – шулай языгыз: үзегезне үзегез алдаудан берәүгә дә файда булмас. Йә, барысын кушкач, сәгатьләр шактый җыеламы? Ә бу вакытны дус кызыгыз урамга йөгерергә чыгадыр, чит тел өйрәнәдер...

Һәр эшне үз вакытында башкарырга кирәк. Мәсәлән, фатир өчен вакытында түләсәгез, ай ахырында чиратта торып, вакыт уздырмас идегез. Бүгенге эшне, гомумән, нигә иртәгәгә, берсекөнгә калдырырга? Һәр яңа көн белән яңа мәшәкатьләр туа. Берсе өстенә икенчесе өстәлгәч, аларны тиз генә җиңеп тә булмый. Борчылгач, гадәти генә эшләр дә озаграк эшләнә. 
Эшлисе, тотынасы килмәгән эшләрне иң азакка калдырмагыз.
 
Эльмира ЗАРИПОВА, Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры, игезәк балалар анасы:
– Вакытны җиткерүнең төп сере – эшләреңне оештыра белүдә дип саныйм. Барысына да өлгерүемә, улларымны үстерергә җитешүемә килсәк, минем төп ярдәмчем – әнием, балаларымның дәү әнисе һәрчак яныбызда.

Иң яхшысы – эшләп куярга да, онытырга. Югыйсә безнең авырына барып җитәсе килмичә, эшнең җиңелен дә махсус озакка суза торган начар гадәтебез бар. Нәтиҗә һаман бер – вакыт югалтабыз. Без бик уңган, булган, тырыш... Юк, юк, моңа беркем дә шикләнми, ләкин шулай булса да, әйдә, өй эшләрен башкалар белән дә бүлешик әле. Безнең бу яңалыкка артык сөенүче табылмас табылуын...
«Ан­на­ры бергәләп кая да булса барырбыз!» – дип әйтеп карасак?

«Сезнең өй иң чистасы булырга тиеш!» дигән йөклә­мәне безгә кем тапшырган иде, хәтерләмисезме?
Юк шул менә... Тәртип, әлбәттә, булырга тиеш. Әмма кулга юеш чүпрәк тотып, бертуктамый тузан сөртеп йөрү, көн саен идән юу ар-тыграк түгелме? Иребез, балалар өчен йөзебездән елмаю китмәве мөһимрәк дип уйламыйсызмы?
Гел сукранып йөргән кешене кем яратсын? Җыештыруга никадәр вакыт китүен әйтмим дә әле.
 
Чулпан ЮНЫСОВА, журналист, ике бала анасы: 
– Дөньяда вакыт белән генә узыша алмыйсың бугай. Иң җитезе ул, беркемнән дә тоттырмый. Балачакта – вакыт төшенчәсенең асылын әле аңлап җиткермәгәндә – аны җитәкләп чабарга әзер идем... Хәтерлим, мәктәптә яратмаган дәрестә утырганда 45 минутны уздыра алмый интегә идек, ә кышкы каникул белән язгы каникул арасында адашып, зарыгып йөрүне әйтеп тә торасы юк. Үсә барган саен, вакыт, мине калдырып, алгарак китә башлады. Инде хәзер, гомернең алма кебек чагына җиткәндә, гомумән, чабыш атыдай алга ыргылды: күпме йөгерсәм дә, куып тота алмыйм. Вакыт хакында еш уйланам мин. Нигә җитми ул миңа? Югыйсә сабыйларым үскәнгә куанып, өйдә утырган чагым. Аны уздыра алмый интегергә тиешмен кебек! Тик дүшәмбе иртәсендә күзне ачам да, япканда инде якшәмбе киче була... Шуңадырмы, ул бик кадерлегә әйләнде. 

Камиллеккә чикләр юк. Үз өстендә эшләргә, балалар белән шөгыльләнергә, уңган хуҗабикә, назлы хатын булырга теләүчеләргә телевизор, андагы бетмәс-төкәнмәс кинолар, ток-шоулар зур киртә. Шуңа да иң беренче телевизор белән дуслыкны өздем. Үзенә вакыт таләп итүче күпсанлы социаль челтәрләр белән дә хушлашырга туры килде. Дөрес, барысы белән дә түгел – анысы замана таләбе. Дөнья арбасыннан төшеп калмас өчен кирәкле мәгълүматны, яңалыкларны үземә охшаган интернет битләрдән укыйм. Мәгълүматны сайлап кына җыям, башны чүп-чар белән тутырмыйм. Кызганычка дип әйтимме, әллә бәхеткәме, тик шактый танышлар белән дә ара үзеннән-үзе өзелде: телефон аша сәгатьләр буе сүз булсын өчен генә сатылган гайбәт мәгънәсез булып тоела башлады. Алардан калган буш урынны балалар белән аралашу, яраткан китапларга һәм кул эшләренә калдырдым. Аудиокитапларга өстенлек бирә башладым. Дөрес, ул буяу исе килеп торган китапны тотып уку рәхәтлеген алыштырмый. Кайберәүләр ашарга пешерү вакытны әрәмгә уздыру дип исәпли. Мин исә гаилә табын артында тагын да якыная дигән фикердә. Якыннарыма тәмле ризыклар әзерләгәндә, аудиокитаплар тыңлыйм – вакыт икеләтә файдага уза. Әмма минем иң зур уңышым – көнне иртә башлау. Иртә торган – аш пешкән! Шул очракта гына барлык планлаштырылган эшләрне башкарырга, тирә-якка күз салып, тормыш матурлыгын тоярга, миңа мондый вакыт биргән өчен Ходай Тәгаләгә рәхмәт әйтергә дә өлгереп була. 

Көнкүреш техникасы белән дуслык ничегрәк? Алар бит «башкаларда бар, бездә дә булсын»га гына алынмагандыр? Һәммәсен эшкә җигегез – техниканың төп бурычы шул бит: безнең тормышны җиңеләйтү. Кичтән иртәгә башкарасы эшләр­не барлап чыгып, теркәп куюның зыяны юк. Хәтер – тишек иләк, диләр­ме? Эшкә нәрсә киеп барасыгызны кичтән хәл итеп куярга гадәтләнсәгез, иртән ыгы-зыгы шулай ук азрак булыр. 
Балаларга ниндидер эш кушып калдырасыз икән, җай табып, көндез шалтыратып, исләренә төшереп алыгыз. Ышанмаганга түгел, уен белән мавыгып, оныта торган гадәтләре бар. Тагын үзегезгә эшләргә туры килмәгәе... 
Бер эш артыннан икенчесен планлаштырып, үзегезгә суларга да вакыт калдырмадыгызмы? Онытмагыз: сез робот түгел, ә гап-гади хатын-кыз. Тәнәфесләрсез берничек тә булмый! 
Эшне генә түгел, ялны да алдан планлаштырыгыз. Беренчедән, бу – вакытны бүлү өчен генә түгел, чыгымнарны чамалау өчен дә кирәк. (Кино билеты да, театрныкы да арзан тормый хәзер.) Икенчедән, алда ял көтәсен белгәч, эшләр тизрәк тә, җиңелрәк тә эшләнә!

Кичтән йокы килгәндә ятып йоклап, иртән көн саен билгеле бер вакытта, әйтик, сәгать алтыда торырга күнегү, хатын-кызга үзе өчен өстәмә буш вакыт бирә. Бу чакта әле беркем бүлдерми, телефоннар шалтырамый. Телефон дигәннән, кичен аны, гомумән, сүндереп куярга да мөмкин бит. Ярый, көн саен димик, әйдә, көн аралаш... Моңардан дөнья җимерелмәс, элек кесә телефонсыз яшәгәннәр бит әле. 
 
Зөлфия ВӘЛИЕВА, К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисткасы, ике бала анасы:
– Дөресен әйтәм – өлгереп булмый... Эшләрнең барыбер кайберләрен читкәрәк этеп куясың, кайсынадыр күбрәк игътибар итәсең. Әлеге минутта тотынган эшеңә, әлбәттә, җаваплы карыйсың: бер эшне башкарганда икенчесен уйларга керешсәң, монысына зыян килә.

Психологлар, әйтик, савыт-саба юсаң да, шуңа сеңеп бетеп эшлә, диләр. Шуның турында гына уйлап, ләззәтен тоеп, рәхәтен табып... 

Алдан бер нәрсәне планлаштырганым юк. Эшләп караганым бар – барыбер мин теләгәнчә килеп чыкмый. Дөрес, кичтән иртәгәге көнне уйлыйсың инде, шуларны-шуларны эшләргә кирәк дип, ә бер атнага, бер айга, бер елга план төзү, белмим... Планлаштыру дөресрәктер анысы. Бәлки, ул очракта кешенең хыяллары да тизрәк чынга ашадыр. Хыялланган әйбереңнең рәсемен каршыңа элеп куеп, шуңа әледән-әле карап утырсаң, ул тормы-шыңа тизрәк керә диләр бит. Хыялларым язылган дәфтәр миндә дә бар анысы... 

Тукталып, якын кешеңнең күзенә карарга, сөйләшергә, хәлләрен белешергә, балалар белән, онытылып, иркен генә уйнап утырырга вакыт җитми безгә хәзер. Моны аңлагач, мин аларны әкрен генә тормышыма кертә башладым. Ыгы-зыгыдан, дөнья мәшәкатьләре артыннан чабудан читләшергә тырышам бүген. Вакыт тиз бара, җитми, диләр. Шулай тормыш та узып китә. Искә төшерерлек бер нәрсә калмый... Әмма иҗат кешесе вакытын күбрәк барыбер үзе планлаштыра ала – безгә бу яктан җиңелрәктер.
 

...Үткән гасырның иң бай кешесе – грек миллиардеры Онассис соңгы көннәрендә: «Минем тормышым алтын туннель булды. Беркая да алып бармый торган туннель...» – дип язып калдырган. Гомернең ахырында: «Мәгънәсезгә яшәдем...» – дип уйлаудан да ачы үкенеч юктыр. Акча тавы өстендә утырган бай абзый: «Байлык – бәхет түгел», – ди. Безнең дә күп вакытыбыз шул байлык артыннан чабып узмыймыни? Югыйсә берәү дә чыбыркы тотып артыбыздан кумый. Чыбыркы үз кулыбызда – әйләнәбез дә үзебезгә сугабыз, әйләнәбез дә сугабыз... 

Без күп вакыт үткәндә калган хатирәләр яки киләчәк хыяллар белән яшибез. Ә тормыш бит ул менә бүген, шушы сәгать дигән сүз. Урамда, әнә, ап-ак кар ява, көне буена күрешмәгән балаң сагынып каршыңа чаба, якын кешең янәшәң­нән атлый... Иң мөһимен күрергә, иң мөһимен аңларга вакыт табыйк.

Илнар хәзрәт ЗИННӘТУЛЛИН,
«Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы:


– Без бу дөньяда бөтен нәрсә дә үзебезнеке дип ияләш­кән: кигән киемебез, ашаган ризыгыбыз, йортыбыз, машинабыз...
Ә дөреслектә, боларның берсе дә безнеке түгел. Кайчан да булса аларны барыбер югалтачакбыз: йә без аларны калдырып китәчәкбез, йә алар безне... Безнең файдага эшли торган бер генә нәрсә бар, ул – вакыт. Тәмле ризык, яхшы машина, әйбәт йорт тормышыбызны гына җиңеләйтә, ә вакыт безгә хезмәт итә ала. Ләкин шул ук вакытта галимнәр: «Вакыт – кылыч кебек: йә син аны ныклап тотасың, йә ул сине кисә», – диләр. Вакыт – зур байлык, әмма без аның тиңсез хәзинә икәнен дә, вакытны үзебезгә ничек эшләтергә икәнен дә белмибез. Вакытның нәрсә икәнен шайтан менә бик яхшы аңлаган. Аллаһы Тәгалә аны тәмугка кертергә дигән хөкем чыгаргач, ул моны кичектерүне, ягъни вакыт сорый. «Вакыт булса, мин бөтен нәрсәне эшли алам», – ди. Вакыт ярдәмендә шайтан бик зур тәҗрибә туплый: кешене, аның холкын өйрәнә һәм кешеләргә начарлык кыла башлый. Шушы мисал белән Аллаһы Тәгалә безгә: «Вакытның кыйммәтен аңлагыз, әмма аны шайтан кебек тотмагыз, файдага үткәрегез», – ди. 

Без бу дөньяда ике чикне үтә алмыйбыз: беренчесе – урын (пространство), икенчесе – вакыт. Вакытны беркем үткәне, аның аръягына чыкканы юк. Пәйгамбәребезнең өммәте – ул иң кыска гомерле өммәт. «Минем өммәтемнең яше 60 белән 70 арасында булыр», – ди ул. Шул кыска гомерне файдалы итеп үткәрергә тырышырга тиешбез. Аллаһы Тәгалә моның өчен безгә ярдәм дә итә: һәр игелегебезне унга тапкырлый – бу кыска гомер эчендә күп игелек кылып булмый, ул шулай тапкырланса гына күбәя ала. Ә начарлыклар бергә – бер языла. 

Кеше игелек, яхшылык кыла икән, вакытының да кадере арта – озыная. Берәр яхшы эшкә тотынсак, вакыт, чыннан да, тукталган кебек була бит. Ә менә күңел ача башласак, бик тиз узган кебек. Пәйгамбәребез: «Кыямәт җитәр алдыннан, вакыт тизрәк барыр», – ди. Моны галимнәр раслады инде. 
Вакыт нигә җитми, дип, минем дә уйланганым бар. Йөз чакрымны дәү әни-дәү әтиләр кебек ике көндә узмыйбыз – машинабыз бар. Кайбер мәсьәләләрне өйдән дә чыкмыйча хәл итәргә кулыбызда телефон. Тик өлгермибез! Элеккегеләр кирәк артыннан куып яшәгән, ә без... Тамагыбыз тук, өстебез бөтен - безгә хәзер артыгы кирәк, яхшысы, затлырагы... Менә шул артыгы артыннан куып, безгә вакыт җитми дә. Ә артыкның чиге юк. Тагын бер сәбәп: кеше хәзер бик күп күңел ача. Моның өчен әллә никадәр мөмкинлекләр бар: кинотеатрлар, телевизор – боларга чумсаң, көне буе кузгалмый утырырга була. Моңа файдасыз юк-бар сөйләшүләр дә керә, ашап-эчүләр дә (элек карын ачканга ашаганнар, ә хәзер ашау вакыты җиткәнгә, эч пошканга). 

Көнне дөрес итеп планлаштыра белмәү, тормышта билгеле бер максатлар куя алмау да вакыт җитмәүгә китерә. Күпләр, нәрсәгәдер ирешер өчен түгел, көн үтсенгә яши. Әйе, көнне юкны бушка аударып та уздырырга мөмкин, гыйбадәт кылып, Аллаһы Тәгаләне искә алып та. Соңгылары вакытны киңәйтә, икенче төрле итеп әйткәндә, тормышыбызга бәрәкәт өсти, һәм без кыска вакыт эчендә күп нәрсәгә өлгерә башлыйбыз.

27 яшендә вафат булган Габдулла Тукайны, аның калдырган мирасын гына искә төшерик. 


«Сөембикә», № 12, 2015.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy