Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯңалыклар → Казанда WorldSkills чемпионаты волонтерларын укыту программасы ачылды

Казанда WorldSkills чемпионаты волонтерларын укыту программасы ачылды

14 мая 2019
252 карау
Дөнья чемпионатында барлыгы 3,5 мең волонтер эшләячәк.



 

(Казан, 14 май, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Казанда WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталык дөнья чемпионаты волонтерлары өчен укыту программасы старт алды. Бу хакта журналистларга Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе генераль директоры урынбасары Александр Карпов сөйләде.

Волонтерларны бүген М.Җәлил исемендәге яшьләр-яшүсмерләр клубында өйрәтә башладылар. Соңрак волонтерларны укыту Россия шәһәрләрендә 15 партнерлык үзәкләрендә башланачак.

Александр Карпов 15 мең кандидаттан 3,5 мең кеше сайлап алынганын әйтте. "Россиянең төрле шәһәрләреннән сайлап алынган 400 волонтер чемпионатка бер атна кала Казанга киләчәк. 100ләп волонтер чит илдән килә. Алар арасында үз илләрендә Ворлдскиллс чемионатын кабул итүчеләрдә бар. Калган 3 мең волонтер Татарстаннан", - диде ул.

Сайлап алганда, волонтерларның тел белү осталыгы, активлыгы, җаваплылыгы, стрессларга каршы торучанлыгы сыналган. Волонтер булып эшләү тәҗрибәсенә дә игътибар бирелгән. "Хәзер, чемпионатка 100 көн кала, аларны дөрес итеп укыту, өйрәтү максаты тора", - диде Карпов.

Аның сүзләренчә, волонтерлар катнашучыларны, кунакларны каршы алу, озату, транспорт, медицина һәм башка юнәлешләрдәге эшчәнлеккә җәлеп ителәчәк. 
 

Фото: архив/Рамиль Гали

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/14/186212/

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com