Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯңалыклар → ​Казан һәм Бигеш аэропортларына финалдагы өчәр исем өчен тавыш бирү башланды

​Казан һәм Бигеш аэропортларына финалдагы өчәр исем өчен тавыш бирү башланды

30 октября 2018
548 карау
Республика халкына 7 ноябрьгә кадәр һәр аэропорт өчен өч исемне ачыкларга кирәк булачак.

Татарстанда Казан һәм Бигеш аэропортларына тавыш бирүдә яңа этап башланды һәм ул 7 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Биредә финалга чыгачак өчәр исем ачыкланачак. Бу хакта Татарстан Иҗтимагый палатасы хәбәр итә.

“Россиянең бөек исемнәре. Татарстан Республикасы” проекты буенча “ВКонтакте” һәм “Одноклассники” социаль челтәрләрендә тавыш биреп була.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы дәүләт хезмәтләре порталында, “Татарстан Республикасы хезмәтләре” мобиль кушымтасы ярдәмендә үз тавышыңны җиткерергә була.

“Россиянең бөек исемнәре” проекты илнең халыкара аэропортларына Россиянең мәшһүр эшлеклеләре исемен бирү максатыннан булдырылды.

Проектта Россиянең 40тан артык аэропорты катнаша.

Дөньядагы 200ләп аэропорт ил үсешенә зур өлеш керткән кешеләр исемен йөртә.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/29/174284/

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com