Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯңалыклар → Шәфәгать САЛИХОВ һәлак булган

Шәфәгать САЛИХОВ һәлак булган

28 октября 2018
2233 карау
Танылган баянчы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Шәфәгать САЛИХОВ һәлак булган... Бу хакта социаль челтәрләрдә аның дуслары яза. Берничә сәгать кенә элек ул Казан–Чаллы трассасында юл һәлакәтенә очраган. Күпләребез аны һаман да Салаватның баянчысы буларак хәтерли идек. 

«Сөембикә» журналы укучысына да Шәфәгать Салихов исеме шактый таныш һәм бик якын иде. Әле ул яңа гына «Без һәм алар» рубрикасында безнең сорауларга җавап бирде. Шактый ихлас җаваплар иде алар... Инде менә барысы да артта, үткәндә калды: төзеп бетермәгән йорты, гастрольләре, чыгышлары... Язмыштан узмышлар юк... Безгә биргән интервьюсында, хатыны Лариса турында: «Минем өчен ул – укылмаган китап...» – дигән иде.  Шәфәгать дигән китапны да без инде башка укый алмаячакбыз – аның бүген соңгы бите ябылды... Урыны җәннәттә булсын...

Якыннарының күтәрә алмаслык авыр кайгысын уртаклашабыз. Ходайдан аларга сабырлык сорыйбыз... 

Шәфәгать САЛИХОВ:   «МИНЕМ ӨЧЕН УЛ – УКЫЛМАГАН КИТАП...»
 

 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com