Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯңалыклар → Державин укулары башланды

Державин укулары башланды

​Лилия Гәрәева
​Лилия Гәрәева
13 сентября 2018
150 карау

Казанда XIV Халыкара «Державинукулары» фәнни-гамәли конференция башланды.

Быел ундүртенче тапкыр оештырылса да, Казанда аның әле дүртенче генә узуы. Мәгълүм булганча, якташыбыз шагыйрь Гавриил Державин Россиянең беренче юстиция министры булган кеше. «Державин укулары»да хокук өлкәсендәгесоциаль-икътисади мәсьәләләргә, хокук фәненең теоретик һәм практик сорауларына, гражданнарның хокукый мәдәниятен һәм хокукый үзаңын формалаштыру проблемаларына багышлана. Быелгы чараның төп темасы – «Хокук өлкәсендә информацион технологияләр һәм Россиянең цифрлы икътисады үсеше». 

Конференциядә Гомумроссия дәүләт юстиция университеты профессорлары, докторантура һәм аспирантурада укучылар, студентлар, чит ил галимнәре, студентлары – барлыгы 400 катнашучы булачак. Алар арасында – Сергей Плуготаренко (җәмәгать эшлеклесе, Россия электрон коммуникацияләр ассоциациясе директоры), Роберт Ястржембски (Варшава университеты профессоры), Ольга Александрова (Тихоокеанск дәүләт университеты профессоры). 

Ачылыш тантанасы бүген иртәнге 11 дә Казан федеральуниверситетының Император залында уза.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com