Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯңалыклар → «Сезнең фан-зона Германиянекеннән яхшырак!»

«Сезнең фан-зона Германиянекеннән яхшырак!»

Гөлнур ХӘСӘНШИНА
Гөлнур ХӘСӘНШИНА
27 июня 2018
444 карау
Бүген «Казан-Арена» стадионында Германия-Көньяк Корея җыелмалары арасында матч узачак. Ул кичке сәгать биштә башланачак. Җанатарлар арасында, әлбәттә, немецлар да күп булачак. 

− Мин матчны стадионда караячакмын», – ди Россия-Германия Тышкы сәүдә палатасы вәкиле Кристин ФРАНК.  – Янымда ук әнием утырачак, туганнар, дуслар, «TIDA Business Cup 2018» футбол турнирына катнашырга килгән эшмәкәрләр... Кем җиңәр дигән сорауга, әлбәттә, җавап бирә алмыйм. Әмма Германия җиңәр дигән өметем бик зур! Немецлар өчен футбол – гади спорт уены гына түгел, ул безнең тормышның бер өлеше.
Казанда чемпионат иң югары дәрәҗәдә оештырылган! Моны аэропортка килеп төшүгә тоясың. Беркайда бернинди чират юк. Бөтен җирдә волонтерлар ярдәмгә килергә ашыгып тора. Күрсәткечләр төрле телләрдә әзерләнгән. 
Шәһәр үзәгенә дә бер бөкесез килеп җиттек. Кая карасаң да – туристлар. Бауман урамында да йөрдек. Халыкның ачык күңелле булуы әллә кайдан күренеп тора.
Фан-зонага да бер мәшәкатьсез килеп җиттек – автобуслар бик еш йөри. 
Мондый фан-зонаны 2006 елда, Германиядә узган чемпионат вакытында без оештырган идек. Беренче тапкыр гына булгач, ул, әлбәттә, сездәгедән күпкә кайтышрак иде. Нигә кирәге бар аның, бу зур экраннарны кую үзен аклармы, ачык һавада футбол матч барышын карарга теләүчеләр табылырмы, дип икеләнүчеләр дә күп иде. 
Фан-зонада исә ул чакта 21 миллион җанатар булырга өлгерде!
Казандагы фан-зона минем үземә сувенир продукциясе сатылу оештырылу, чәй-каһвә сатып алырга мөмкинлек тудырылу белән ошады. Ә нинди матур күренеш ачыла аннан! Һәр фотога төшүченең артында Кремль күренәчәк.
Шундый матур бәйрәм оештыруыгыз өчен рәхмәт сезгә! 

Сүз уңаеннан: 
Германия һәм Көньяк Корея арасында узачак матч аркасында Германия икътисадына 130 миллионнан алып 200 миллионга кадәр зыян киләчәк дип көтелә. Кельндагы немец икътисады институты экспертлары шундый нәтиҗәгә килгән. Чөнки немецларның күбесе матчны эш урыннарында караячак: вакыт аермасы бер сәгать –  димәк, аларда әле эш көне төгәлләнмәгән булачак.  «Аның каравы безнең җыелма җиңәчәк дип өметләнәбез», – диләр алар. Плей-оффка чыга өчен немец футболчыларына ким дигәндә ике гол кертергә кирәк булачак. 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру булеге белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com