Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯңалыклар → ​“Игелек эшлә – язылу бүләк ит!” акциясе – РКБда

​“Игелек эшлә – язылу бүләк ит!” акциясе – РКБда

19 июня 2018
587 карау
19 июньдә Республика клиник дәваханәсендә республика басмаларына язылу буенча Хәйрия акциясе үтте. Дәваханә җитәкчелеге клиника ветераннарын “Татмедиа” акционерлык җәмгыятенең газета һәм журналларына яздырды. Шулай ук  “Газета-журналларга язылу бүләк ит” дип аталган әлеге акциядә һәркемнең “Сөембикә”, “Татарстан”, “Казан утлары”, ”Гаилә һәм мәктәп” журналларына, “Казанские ведомости”, “Шәһри Казан” газеталарына языу һәм туганнарын, якын кешеләрен яздыру мөмкинлеге бар иде.  



Билгеле булганча, мондый чаралар “Татмедиа” җәмгыятенең “Игелек эшлә – язылу бүләк ит” акциясе кысаларында берничә ел рәттән үткәрелеп килә. Аның максаты – республиканың социаль объектларын вакытлы матбугат белән тәэмин итү. Акциягә республика җитәкчеләре, министрлар, депутатлар, ведомстволар җитәкчеләре, шулай ук танылган кешеләр чакырыла.  



Игелек территориясе моның белән генә чикләнми, шулай да безне дә бу чарада катнашырга чакыруыгызга шатбыз, - диде Татарстанның Республика клиник дәваханәсе баш табибы Рафаэль Шәвәлиев. 

Безнең республика тормышы турында сөйләр сүзебез һәрвакыт бар. Сезнең белән бүлешердәй кызыклы мәгълүматлар, яңалыкларны вакытында җиткереп барабыз, - диде “Татмедиа” АҖнең генераль директоры Андрей Кузьмин.  

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру булеге белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com