Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯңалыклар → Җәйге лагерьлар кайда бар, ничә сум?

Җәйге лагерьлар кайда бар, ничә сум?

​Лилия Гәрәева
​Лилия Гәрәева
18 июня 2018
587 карау

Җәйге каникулларның бер ае инде узып та бара. Авылда әби-бабайсы булмаган балаларның әти-әниләрен каникул башлануга бер сорау борчый: балаларны кая куярга? Иң оптималь вариант – җәйге лагерьларга урнаштыру.

 

Быелгы сезонда Татарстанда төрле категориягә керүче 1811 лагерь эшли. Аларның 118 е – шәһәр янында урнашкан стационар лагерьлар, 14 лагерь – санаторий-курорт оешмасына карый, 81 е – палаткалы лагерь, 966 е – мәктәп тирәсендәге көндезге ял итү урыны, 628 – хезмәт һәм ял лагере, 4 лагерь Кара диңгез буенда.

 

Балаларның җәйге ялын оештыру өчен республика бюджетыннан 1 458,8 млн сум акча бүлеп бирелгән. Узган ел белән чагыштырганда, бу 27,4 млн сумга күбрәк. 54 831 бала лагерьларда бушлай ял итә ала. Болар: инвалид балалар, күп балалалы гаиләдә тәрбияләнүчеләр, ятимнәр, авыр тормыш шартларында калучылар. 80 бушлай путевка – Кара диңгез буендагы лагерьлар өчен.

Таланлы балалар, олимпиада җиңүчеләре, төрле конкурслар дипломантлары өчен бушлай 17145 путевка тәгаенләнгән. Аларның 940 ы – Кара диңгез буендагы лагерьларга.

Бәяләргә килгәндә, алар төрле категория өчен төрлечә.
18 көнлек бер смена өчен уртача 4500-5000 сум. Сәламәтләндерү лагерьлары һәм диңгез буендагылары өчен бәяләр бераз үзгәрәк.

 

 

Лагерьларга путевка алу мәсьәләсе кызыксындырса, «Лето» Республика үзәге» дәүләт бюджет оешмасына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Балаларның җәйге ялын оештыру белән алар шөгыльләнә.

Телефоны: 8 (843) 293-12-91

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру булеге белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com