Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯңалыклар → ​Балагызның хокуклары бозыла дип саныйсыз икән – белгечләр белән киңәшә аласыз

​Балагызның хокуклары бозыла дип саныйсыз икән – белгечләр белән киңәшә аласыз

Гөлнур ХӘСӘНШИНА
Гөлнур ХӘСӘНШИНА
31 мая 2018
960 карау

Иртәгә  – 1 июньдә, Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Казанда  шактый чаралар оештырыла. Шуларның берсе «Халыклар дуслыгы» йортында (Павлюхин урамы, 57 йорт) узачак.  

Аны Татарстанның Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле министрлыклар һәм ведомстволар белән берлектә уздыра.  

Бу чараның максаты – бәлигъ булмаган балаларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау буенча гражданнарга хокукый һәм юридик ярдәм күрсәтү, консультация бирү.  Бала хокуклары белән бәйле аерым вәкаләтләрне тәэмин итүче тармак министрлыклары һәм ведомстволары, хокук саклау оешмалары, Татарстан Республикасы Нотариаль палатасы, «Татарстан Республикасының Адвокатлар палатасы» вәкилләре катнашыр дип көтелә.  

Белгечләргә сорауларыгыз бар икән, иртәнге сәгать тугыздан көндезге сәгать бергә кадәр сезне «Халыклар дуслыгы» йортында көтәләр.   

Фото: www.pixabay.com

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру булеге белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com