Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯңалыклар → Буа – мәдәниятләр кисешкән урын

Буа – мәдәниятләр кисешкән урын

Ландыш Әбүдарова
Ландыш Әбүдарова
14 мая 2018
1015 карау
15—24 майда Буа шәһәрендә “Буа: диалог киңлегендә” II Халыкара театраль фестивале узачак. Әлеге чарада 23 театраль коллектив катнашуы көтелә. Быел фестивальдә балалар өчен куелган спектакльләр өстенлек итә. Шулай ук ул Сергей Безруковның “Маленький принц” спектакле белән тәмамланачак.
 
Буа дәүләт драма театрының сәнгать җитәкчесе-директоры, фестивальнең идея авторы Раил Садриев әйтүенчә, Буа – театр фестивале оештыру өчен логистик яктан иң кулай урын. “Россиянең театраль пространствосы Мәскәү һәм Санкт-Петербург белән генә чикләнми. Без алар кебек түгел, без – башка, һәм шуны күрсәтәсебез килә”, - ди ул.

 
Фестивальдә Мәскәү, Татарстанның Камал, Кариев исемендәге Яшь тамашачылар, Чаллы, Әлмәт, Буа, Әтнә һ.б. театрлары, Башкортстан, Чувашия, Марий Эль, Оренбург театрлары катнаша. Чит илләрдән Азәрбайҗан, Казакъстан һәм Швейцария театрлары киләчәк. Спектакльләр Буа шәһәрендә генә түгел, Апас, Кайбыч, Тәтеш районнарының мәдәният йортларында да күрсәтеләчәк.
 
Фестивальнең Экспертлар советы Мәскәү, Уфа, Казан тәнкыйтьчеләреннән тора. Мәскәүдән “Алтын битлек” милли театраль премиясенең Экспертлар советы рәисе А.А. Вислов та киләчәк.
 
​ Фестиваль РФнең Мәдәният министрлыгында да хуплау тапты, бүген фестиваль иганәчеләр хисабына үткәрелсә, киләчәктә аны мәдәният министрлыклары үз канаты астына алыр, дип ышанабыз, - дип белдерде Раил Садриев.
 
Фестиваль кунакларына күп кенә бүләкләр дә әзерләнгән. Катнашучыларга Рафик Сафиуллин авторлыгындагы истәлекле тамгалар – балалар театрлары өчен Айда йоклаучы бала һәм өлкәннәр театрлары өчен Битлек сыннары тапшырылачак.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру булеге белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com