Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯңалыклар → 7 майда Казанда юллар ябыла

7 майда Казанда юллар ябыла

​Лилия Гәрәева
​Лилия Гәрәева
27 апреля 2018
3646 карау
7 май көнне «Казан-Арена» стадионында безнең «Рубин» командасы белән Башкортстанның «Уфа» командалары арасында футбол матчы була. Әлеге матч, берочтан, Дөнья чемпионатына әзерлекне сынау да булып торачак. Стадионның, якын-тирә территориянең, волонтерларның, стадион хезмәткәрләре, иминлек хезмәтләренең дә әзерлеген тикшерү булачак бу.
Беләсез инде, быел җәй Казанда футбол буенча Дөнья Чемпионаты узачак. Андый зур чараларны уздыру бик зур әзерлек тә, халыктан берникадәр түземлек тә сорый.

«Соңгы миль» кагыйдәләре буенча (бу термин белән стадионга якын тирәләр атала), әлеге территория транспорт хәрәкәтеннән азат булырга тиеш. Шунлыктан 7 май көнне  көндезге 16 сәгатьтән төнге 10 га кадәр башкаланың «Казан-Арена» стадионы янындагы юллар ябык булачак. Бу тирәдә урнашкан йортларда яшәүчеләр үз ишегалларына кадәр машиналарында уза алсын өчен, йорт белән идарә итүче компанияләреннән пропусклар алырга тиеш. Бер фатирга бер генә пропуск бирелә.
Ә матчка килгәндә, анда керү бушлай билетлар белән. Билетларны матч узасы көнне стадион кассасыннан алырга мөмкин.

Кайсы юл чатларының ябыласын, җәмәгать транспорты маршрутларындагы үзгәрешләрне Казан мэриясенең рәсми сайтыннан белергә була.

фото: https://pixabay.com/
 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com