Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯңалыклар → Ушу буенча дөнья чемпионы Ильяс Хөснетдинов: Сайлауларда катнашу мәҗбүри түгел, әмма мөһим

Ушу буенча дөнья чемпионы Ильяс Хөснетдинов: Сайлауларда катнашу мәҗбүри түгел, әмма мөһим

18 марта 2018, 16:14
2347 карау
Сайлауларда катнашу гражданлык җәмгыятенең мөһим күрсәткече булып тора, ди спортчы.
 

 (Казан, 18 март, "Татар-информ", "Ялкын"). Ушу буенча күп тапкыр дөнья чемпионы Ильяс Хөснетдинов Казанның 135 мәктәбе спортзалына урнашкан сайлау участогында илнең киләчәге өчен тавыш бирде, дип яза "Ялкын" журналы

«Һәр кеше сайлауга барып, илебезнең киләчәге өчен тавыш бирергә тиеш, дип саныйм. Шушы гамәлең белән дусларыңа, якыннарыңа яхшы үрнәк күрсәтәсең. Сайлауларда катнашу мәҗбүри булмаса да, минем уйлавымча, бу – бик мөһим процедура, гражданлык җәмгыятенең мөһим күрсәткече булып тора», – диде “Ялкын” хәбәрчесенә Ильяс Хөснетдинов.

Исегезгә төшерәбез: Республикада барлыгы 6 округ сайлау комиссиясе һәм 2817 участок сайлау комиссиясе. Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматлары буенча, бүгенге сайлауларда Татарстан Республикасыннан 2,933 млн сайлаучы катнашырга тиеш.

Россия Президентына кандидатлар: Сергей Бабурин, Павел Грудинин, Владимир Жириновский, Владимир Путин, Ксения Собчак, Максим Сурайкин, Борис Титов, Григорий Явлинский.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com