Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯңалыклар → Нидерланд вәкиле: Татарстанда сайлаулар югары дәрәҗәдә уза

Нидерланд вәкиле: Татарстанда сайлаулар югары дәрәҗәдә уза

18 марта 2018, 16:10
2341 карау
Европа илләре күзәтүчеләре республиканың сайлау участокларында бүген иртәдән эшли.
 

(Казан, 18 март, “Татар-информ”, Егор Никитин). Татарстанда сайлаулар югары дәрәҗәдә оештырылган, ә сайлаучылар бәхетле күренә. Бу хакта халыкара миссия вәкиле, Нидерланд Корольлегеннән килгән күзәтүче Ангела Кейн белдерде.

Республикада аның белән бергә Израиль һәм Германиядән күзәтүчеләр эшләвен белдерде ул. Алар барысы да иртәдән эшли башлады, хәзерге вакытка күпсанлы сайлау участокларында булды, сайлаучылар һәм башка күзәтүчеләр белән аралашты, тавыш бирү процессын күзәтте.

“Миндә бик яхшы хис-кичерешләр калды. Барысы да югары дәрәҗәдә оештырылган, бөтен җирдә дә сайлаулар турында мәгълүмат бар. Сайлау участокларында кешеләргә һәрвакыт ярдәм итәргә әзер булуларын күрдек”,  дип сөйләде Ангела Кейн.

Халыкара күзәтүчеләр төркеме республиканың сайлау участокларында эшен дәвам итә, кич белән тавышларны санау барышын да күзәтәчәк.



 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com