Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯңалыклар → Татарстан артистлары Президент сайлауларында Прагада чират торып тавыш бирде

Татарстан артистлары Президент сайлауларында Прагада чират торып тавыш бирде

Рузилә Мөхәммәтова, Фото: Салават Камалетдинов
Рузилә Мөхәммәтова, Фото: Салават Камалетдинов
18 марта 2018, 15:36
2357 карау

Бүген Казанның Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе әдәби-музыкаль лекторие артистлары Россия Президентын Прагадагы Россия илчелегенә килеп сайлады. Лекторий җитәкчесе, Татарстанның атказанган артисты Владимир Васильев үзенең социаль челтәрдәге битендә илчелек янындагы озын чиратны видеога һәм фотога төшереп элеп куйган.


17-19 март көннәрендә Филармония әдәби-музыкаль лекторие Чехиядә гастрольләрдә. Артистлар ике ил арасындагы мәдәни багланышлар кысаларында чыгыш ясый. Кичә алар Прагада концерт куйды. Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев, Татарстанның атказанган артистлары Владимир Васильев һәм Роман Чуйнов, Халыкара конкурслар лауреатлары Гөлнара Байназарова һәм Дарья Леванова татар, рус һәм чит ил романсларын, халык җырларын башкарды. 19 мартта концерт Брнода кабатланачак.
 

 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com