Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯңалыклар → Бәхет кошы: ул нинди була?

Бәхет кошы: ул нинди була?

Гөлнур ХӘСӘНШИНА
Гөлнур ХӘСӘНШИНА
22 февраля 2018
4134 карау
«Бәхет кошы». Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, Буа шәһәрендә яшәп иҗат итүче язучы Гөлнур АЙЗАТның яңа китабы шулай атала. Буа дәүләт драма театры бинасында авторның шушы китабын киң катлау укучыларга тәкъдим итү кичәсе булып узды.

Хәер, Гөлнур Айзатны кемдер беренче чиратта: «Ул – минем укытучым!» – дияргә мөмкин. Әйе, Гөлнур Хәлил кызы – Татарстанның атказанган укытучысы, аның шәкертләре байтак.

Күпләр өчен ул – популяр җырлар авторы. Быел аның «Моңлану» дигән җыры «Болгар радиосы» уздырган «Алтын йолдыз» милли-музыкаль премия бәйгесендә «Иң моңлы җыр» номинациясендә җиңде. (Гөлнур тугач, әтисе Хәлил ага патефон алып кайта. Юкка булмагандыр ул!)

Социаль челтәрләрдә утыручылар аны катлаулы хатын-кыз язмышлары турында бәян итүче язучы буларак якын күрә. Әсәрләренең һәр өзеген табадан төшкән кебек көтеп торучылар, яратып укып баручылар байтак. Алай гына да түгел, повесть һәм хикәяләренең геройларын да күп вакыт шушы интернет киңлекләреннән таба язучы. Тормыш сындырып сынаган сынаулардан җиңеп чыга алган хатын-кызлар арабызда байтак бит. Күпләр аңа үзенең язмышын сөйли, йөрәк серен ача. Тормышның үзеннән алып язылганга, гади тел белән кәгазьгә төшерелгәнгә укучы аның әсәрләрен яратып укый да. (Бер генә мисал. Гөлнур Айзат исеме безнең журнал укучыларга да яхшы таныш. Соңгы вакытта, сайтыбыз эшли башлагач, без аның белән бигрәк тә тыгыз элемтәдә торабыз. Гыйнвар башында безнең сайтка урнаштырылган «Көзге моң» дигән хикәясен, санаулы көннәр эчендә, биш меңгә якын кеше укыды. Әллә никадәр комментарий калдырдылар:

«Елаттыгыз... Бик көчле язгансыз!» (Нәфисә, Уфа);

«Бик гыйбрәтле хикәя» (Илһамия, Казан);

«Роман-повестьларга торырлык әсәр. Рәхмәт, Гөлнур! Җаннарны актарды...» (Гыйльмулла абый, Балтач);

«Бер сулышта укып чыктым. Кайлардан табып бетерәсез бу геройларыгызны?Алар бит кемнәрнеңдер прототиплары. Зур рәхмәт Сезгә! Күпләр өчен гыйбрәт булырлык хәлләр: күз яшьләре төшә шул алар. Тик аны Данис аңламый ахрысы. Сезгә иҗади уңышлар теләп калам». (Дамира, Чаллы);

«Бик куркыныч булып китте... Җәмгыять, яшен тизлеге белән, җәһәннәмгә тәгәри. Әсәр күңелемне яралады, шуңа кичә бер сүз яза алмадым» (Әлфизә).

Казан, Ульяновск, Апас... Китап бәйрәменә кунаклар шулай ераклардан да килде. Дуслар, туганнар, классташлар, якташлар... Китап укучылар! Арада иң кадерле кунаклар, мөгаен, «Бәхет кошы» китабына кергән кайбер әсәрләрнең геройлары булгандыр. Аларның һәрберсе өчен дә бу кичә зур вакыйга иде. Күпләре язучы белән сәхнәдә бу көнне беренче тапкыр гына очрашты. (Әйткәнемчә, танышу-аралашу, дуслашулар моңарчы интернет аша гына булган.)

Кичә Гөлнур Айзат сүзләренә язылган җырлар белән үрелеп барды. Авторның җырларын башкару өчен Р. Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры премиясе лауреаты Сиринә Зәйнетдинова бу көнне Буага махсус кайткан иде. Сиринә белән бергә иҗат иткән «Моңлану» җырының язылу тарихын да искә төшерде сәхнәдә Гөлнур ханым.

– Азат абыегыз (Азат Касыйм улы Айзетуллов – Гөлнур ханымның ире, Буа муниципаль районының элеккеге башлыгы) өченче көн комада ята... Алда ни көткәнен әле беребез дә белми, билгесезлек... Бик соң гына больницадан кайттым. Буш салкын өй... Берүзем... Әмма тәннән бигрәк җаным туңа... Ул авыр көннәрдә күңелемне җылытучы – иҗат булды. Утырып шушы шигырьне яздым.

Моңланмыйча узып буламени

Бәхет белән сагыш арасын...

«Вконтакте»да карыйм – Сиринә дә йокламый. «Бер шигырь яздым, сиңа җибәрим әле», – дим. Ә иртән инде ул миңа шалтыратты: «Гөлнур апа, көе туды бу җырның», – ди...

Китап кичәсе шундый матур хатирләргә дә бай булды. Апас районы Әнәле авылында туып-үсеп, Буа районының Ташкичү авылына килен булып төшкән Гөлнур Айзатның тамырларына да күз салдык (нәсел шәҗәрәсенең 18 буын тамырын ачыклаган Гөлнур ханым!), аның бәхетле әни булуына да куандык (сәхнәгә улы Идеал белән кызы Назлыгөл дә күтәрелде), якташларының аны ничек якын иткәнен, аның белән горурлануларын да тойдык (Әнәлеләр күп булып килгәннәр – сәхнәне тутырып басып тордылар. «Безнең авыл клубында сезнең иҗатыгызга багышланган почмак булачак!» – дип вәгъдә итеп киттеләр)... Ә китап укучының аны ничек яратканын әйтеп тә тормыйм! Буа дәүләт драма театры бинасында алма төшәр урын да булмады бит!

...«Бәхетләргә юллар һәрчак урау», дип яза ул. Аның тормыш юлына да гел генә хәтфә үлән түшәлеп тормаган. Төрлесе булган. Бүген дә – сынауның яңасы: аның өчен иң зур максат хәзер авыру ирен аякка бастыру. Ул бирешергә җыенмый: шушы авыр, мәшәкатьле чагында да китабын нәшер итәргә, аны укучысына җиткерергә үзендә көч тапкан.

Бәхет кошын кемнәр күрде икән,

Кемнәр тотты аның канатын?

Шул бәхетне гомер буе куып,

Кулларымны мең кат канаттым...

Башкалар өчен «бәхет» төшенчәсе нәрсәне аңлатадыр, язучы Гөлнур Айзат аны иҗатта күрә. Уңышлар телик аңа – илһамлы сәгатьләр алып килә торган бу кош гел аның янәшәсендә генә әйләнсен!

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com