"ЯЗЫЛГАН ӨЧЕН - ТЕЛЕВИЗОР!" акциясенә йомгак ясалды / Яңалыклар / Сөембикә
Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯңалыклар → "ЯЗЫЛГАН ӨЧЕН - ТЕЛЕВИЗОР!" акциясенә йомгак ясалды

"ЯЗЫЛГАН ӨЧЕН - ТЕЛЕВИЗОР!" акциясенә йомгак ясалды

09 февраля 2018
1623 карау
9 февральдә «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте «Язылган өчен телевизор!» акциясенә йомгак ясады. 
Билгеле булганча, «Татмедиа» җәмгыяте һәр язылу кампаниясендә бүләкләр оту мөмкинлеге булган акция оештыра.  «Татмедиа» җәмгыяте рус, татар, удмурт һәм чуваш телләрендә барлыгы 98 газета һәм журнал чыгара. 

Акциядә катнашуның төп шарты - «Татмедиа» җәмгыяте чыгара торган газета һәм журналларның кимендә өч басмасына язылырга кирәк. 

Быел акциядә 237 кеше катнашкан. Алар Татарстанның шәһәр һәм районнарыннан, шулай ук Башкортстаннан, беренче тапкыр Свердлау өлкәсеннән, Кырым республикасыннан катнашучылар да булган. 

Акциянең төп бүләге – 32” диагональле смарт-телевизор иде. Ул Мамадыш районыннан Энҗе Нәҗимевага чыкты. Шулай ук өч кеше санлы фотоаппаратлы булды, 15 кеше юрган отты. Юрган отучылар арасында Казаннан шагыйрь Шаһинур Мостафин да бар иде. 
Катнашучыларның һәм җиңүчеләрнең тулы исемлеген www.tatmedia.ru сайтыннан карарга була.  

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com