Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯңалыклар → Нәселең шәҗәрәсен төзеп карарга теләмисеңме?

Нәселең шәҗәрәсен төзеп карарга теләмисеңме?

Люзия ШӘМСИЕВА
Люзия ШӘМСИЕВА
06 февраля 2018
179 карау
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Гаилә» мәчете имам- хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин катнашында матбугат конференциясе узды.

«Гаилә» мәчете тарафыннан оештырылган «Нәселебез шәҗәрәсе» һәм «Сөембикә энеләре һәм сеңелләре» дигән бәйгеләр хакында Рөстәм хәзрәт Хәйруллин түбәндәгеләрне җиткерде:
– Әлбәттә, без – хәзрәтләр, имамнар, мөгаллимнәр даими рәвештә: «Туганлык җепләрен өзмәгез, аларны белегез», – дип вәгазьлибез. Әлеге нияттән халкыбыз, яшь гаиләләребез тамырларын белсеннәр дип шушы бәйгеләрне оештырырга булдык. 

Милләтебезнең үткәнен, тарихын белмәсәк, безнең киләчәгебез юк. Һәрбер гаиләнең үз тарихы, үз мирасы бар. Күпләр әби-бабаларыннан гайре башка туганнарын белми дә. Бу кешеләргә шәҗәрәләрен барларга архивлар һәм музейлар ярдәм итә ала. 
Бәйге 2018 елның 30 апреленә кадәр дәвам итә. 9 майда аңа йомгак ясалачак. Катнашучыларның яше чикләнми.

Эшләрне кабул итү тәртибе түбәндәгечә: 
* гаилә шәҗәрәсе (А4 форматында);
* нәсел турында бер битлек сочинение (14 нче шрифт, интервал-1, А4 форматында);
* өстәмә материал – шәхеснең сурәте;
* материалны әзерләүче турында белешмә.
Шәҗәрәне кәгазьдә яки электрон вариантта gailya.mechet@gmail.com адресына юлларга кирәк. 
Җиңүчеләрне бүләкләр көтә. 

фото: http://tatar-inform.tatar/news/2018/02/05/157400/
 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com