Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯңалыклар → Балалар бакчасына түлəүлəр арта

Балалар бакчасына түлəүлəр арта

Мәдинә АВЗАЛОВА
Мәдинә АВЗАЛОВА
19 января 2018
320 карау
Кими, дисəлəр гаҗəплəнер идек. Ə түлəүлəр артуга күнеккəн инде без. Əле ярый узган ел һəм аннан алдагы еллар белəн чагыштырганда, арту күлəме əллə ни күп түгел – 4 процент. Татарстан Мəгариф һəм фəн министрының беренче урынбасары Илсур Һəдиуллин əйткəнчə, быелның 1 гыйнварыннан булачак мондый үзгəрешлəр балалар бакчаларын тотуга чыгымнарның үсүе, азык-төлек продуктларына, хуҗалык-көнкүреш товарларына бəялəрнең, бакчада эшлəүче персоналга эш хакларының артуы белəн аңлатыла. Баланың нинди төркемгə керүенə, ничə яшьтə булуына һəм эш режимына карап, түлəүлəр 104 сумнан 187 сумга кадəр артачак. Мисалга, Казан шəһəренең гомумүсеш юнəлешендəге балалар бакчаларында тəрбиялəнүче 3 яшьтəн 7 яшькəчə (ун сəгать ярымлык эш режимы белəн) балалар өчен бу арту 120 сум тəшкил итəчəк.

Шунысы яхшы: түлəүлəргə федераль һəм республика дəрəҗəсендəге ташламалар һəм компенсациялəр шул килеш, ягъни үзгəрешсез кала. Əйтик, «Росссия Федерациясендə мəгариф турында»гы закон нигезендə, инвалид балалар, туберкулез интоксикациясе булган балалар, ятимнəр һəм караучысыз калган балалар бакчага бушлай йөри. Күп балалы гаилəлəр, республика билгелəгəн ташлама буенча,
күрсəтелгəн сумманың яртысын гына түлилəр. Ə инде калган əти-əнилəр бакчага йөргəн беренче баласы өчен – 20 процент, икенче баласы өчен – 50 процент, өченчесе өчен 70 процент компенсация алалар. Ул гаилə кеременə карамый, һəркемгə түлəнə. Бакчада ун сəгать ярым булган 3 яшьтəн 7 яшькəчə балалар өчен компенсация күлəме түбəндəгечə: гаилəдəге беренче балага –314,4 сум; икенче балага – 786 сум; өченче һəм аннан соңгы балага – 549,5 сум.


Муниципаль дəрəҗəдə билгелəнгəн компенсациянең тагын бер төре... Анысы гражданнарның кеременə бəйле. Моңа кереме җан башына 20 меңнəн кимрəк булган гаилəлəр өмет итə ала. Керем азрак булган саен, компенсация күбрəк. Əлеге дə баягы ун сəгать ярым эш режимы белəн эшлəгəн бакчага йөрүче 3 яшьтəн 7 яшькəчə балаларга өстəмə компенсация күлəме: кереме җан башына 10 меңгə кадəр булган очракта, гаилəдəге беренче бала өчен – 932,4 сум; икенче балага – 1146,5 сум; өченчесенə – 650,9 сум. Кереме җан башына 10 меңнəн 15 мең сумга кадəрге гаилəлəрдə беренче балага 620,7 сум; икенчесенə – 990,6 сум; өченчесенə – 448,26 сум. Ə инде кереме җан башына 15 меңнəн 20 мең сумгача булган гаилəлəр беренче балага – 309 сум; икенче балага – 678,9 сум; өченче бала өчен 183,23 сум компенсация алачак. Мəсəлəн, кереме җан башына 10 мең сумнан да азрак булучы гаилəлəргə беренче бала өчен федераль закон нигезендə 314,4 сум һəм өстəмə рəвештə 932,4 сум республика компенсациясе бирелəчəк. Шулай итеп, аена 3117 сум акча түлəп, əти-əни 1246,4 сум күлəмендə компенсация алачак. Чынында, гаилə өчен бакча чыгымы бер балага 1870,2 сумга төшəчəк.

фото: https://pixabay.com

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com