Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯңалыклар → Путин: Татарстанны яратам, анда минем дусларым күп

Путин: Татарстанны яратам, анда минем дусларым күп

14 декабря 2017
172 карау
Ил җитәкчесе матбугат конференциясендә тел мәсьәләсенә ачыклык кертте.

Россиядә тел мәсьәләсендә кискенлек юк. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин Мәскәүдәге зур пресс-конференциядә белдерде.

“Минемчә, милли мәсьәләдә бернинди кискенлек юк. Телгә кагылышлы сорау – бер генә максатка юнәлгән – Россия Федерациясенең кай җирендә яшәвенә карамастан, балаларның тормышта бер үк старт шартлары булырга тиеш“, - диде Владимир Путин.

Ул Татарстанны яратуын, бу төбәктә бик күп дуслары булуын әйтте. Әмма татарлар Татарстанда гына яшәми. Аларның яртысы диярлек Россиянең бүтән төбәкләрендә яши, диде Президент.

“Барлык кешеләрнең дә бер үк старт шартлары булырга тиеш. Кешеләрнең үз милли телләрен белүе бик мөһим. Халыкара аралашу телен начар белсә, рус телендә артка калса, ә алдынгы вузларда белем бирү рус телендә бара, бу Татарстанда яшәүче балаларга карата начар мөнәсәбәт булыр иде”, - дип аңлатты үз позициясен Владимир Путин.

Барлык кешеләргә дә туган телне – татар телен генә түгел, илдәге башка халыкларның телләрен өйрәтүдә шартлар тудырырга кирәк, диде ул.

“Бездә бик күп телләр бар. Бу безнең горурлык һәм байлык – милли һәм тел төрлелеге. Һәм бу, һичшиксез, теләктәшлек табарга тиеш”, - диде Президент.

Фото: архив/Ильнар Тухбатов
Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com