Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯңалыклар → ​Рөстәм Миңнеханов соципотека буенча торак алган чаллыларны яңа өйгә күчүләре белән котлады

​Рөстәм Миңнеханов соципотека буенча торак алган чаллыларны яңа өйгә күчүләре белән котлады

08 декабря 2017, 15:52
2991 карау
Бүген яңа йортка 183 гаилә күчә. Фатирларны бюджет өлкәсе, җирле предприятиеләр хезмәткәрләре һәм махсус грант откан табиблар алды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыга эш сәфәре кысаларында социаль ипотека программасы буенча төзелгән яңа күпфатирлы йортка күчү тантанасында катнашты. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чарада шулай ук Чаллы мэры Наил Мәһдиев, «Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды» башкарма директоры Тәлгать Абдуллин һәм башкалар катнашты.

Бүген яңа йортка 183 гаилә күчә. Фатирларны бюджет өлкәсе, җирле предприятиеләр хезмәткәрләре һәм махсус грант откан табиблар алды.

Рөстәм Миңнеханов чаллыларны яңа өйгә күчүләре белән котлады һәм республикада торак төзү буенча, шул исәптән социаль ипотека программасы буенча да зур эш алып барылу турында сөйләде. «Үз фатирың булу – һәр гаилә өчен бәхет инде ул. Бүген без демографияне арттыру һәм гражданнарыбыз тормышы өчен уңай шартлар тудыру мәсьәләләренә зур игътибар бирәбез», - диде ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов автоградтагы уңай үзгәрешләрне билгеләп үтте: «Яңа юллар салына, сырхауханәләр, мәгариф учреждениеләре яңартыла. Бу эш киләчәктә дә дәвам итәчәк».

Наил Мәһдиев үз чиратында белдергәнчә, ел азагына кадәр соципотека программасы буенча 194 фатирлы тагын бер йорт тапшырылачак.

Тантаналы өлештән соң Рөстәм Миңнеханов һәм Наил Мәһдиев Салиховлар гаиләсе фатирына киттеләр һәм яңа өйгә күчкәннәр белән аралаштылар.

Фото: prav.tatarstan.ru

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com