ТР Президенты татар телен укытуда тагын да нәтиҗәлерәк методика кирәклеге хакында белдерде / Яңалыклар / Сөембикә
Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯңалыклар → ТР Президенты татар телен укытуда тагын да нәтиҗәлерәк методика кирәклеге хакында белдерде

ТР Президенты татар телен укытуда тагын да нәтиҗәлерәк методика кирәклеге хакында белдерде

07 декабря 2017, 11:43
1539 карау
Республика лидеры сүзләренчә, беренче чиратта, татарлар үз туган телләрен активрак кулланырга тиеш.

Татарлар үз туган телләрен активрак кулланырга тиеш, бүген татар телен укытуда тагын да нәтиҗәлерәк методика кирәк. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиллеге каршындагы медиаклуб утырышында журналистларга шулай дип белдерде.

«Телне өйрәнергә теләгән кешеләргә уңайлы методика тәкъдим итәргә кирәк. Әдәби тел – ул бөтенләй икенче, аны өйрәнү өчен күп көч түгәргә кирәк. Минем фикеремчә, бу – иң мөһиме түгел. Бездә татар телен өйрәнү өчен инфраструктура бар. Ә Татарстаннан читтә яшәүче кешеләрдә ул юк. Бездә «Ана теле» программасы булса да, ул чикләнгән. Без тагын да нәтиҗәлерәк ысул уйлап табарга тиеш», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Республика лидеры сүзләренчә, беренче чиратта, татарлар үз туган телләрен активрак кулланырга тиеш.

Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиллеге каршындагы медиаклуб 2010 елның декабрендә оеша. Ул йөздән артык журналистны – федераль һәм Мәскәүнең әйдәп баручы гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләрен берләштерә. Аларның барысы да Татарстанда туган, шунда укыган яки эшләгән. Медиаклуб иҗтимагый инициативаларга ярдәм күрсәтү һәм аларны яктыртуны максат итеп куя.  

Фото: prav.tatarstan.ru

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com