​Татарстан Россия Хөкүмәтеннән 1,5 миллиард сумнан артык акча алырга мөмкин / Яңалыклар / Сөембикә
Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯңалыклар → ​Татарстан Россия Хөкүмәтеннән 1,5 миллиард сумнан артык акча алырга мөмкин

​Татарстан Россия Хөкүмәтеннән 1,5 миллиард сумнан артык акча алырга мөмкин

07 декабря 2017, 12:03
1563 карау
Татарстан Республикасы социаль-икътисади үсеш темплары югары булган лидер төбәкләр өчлегенә керде.

 Татарстан Россия Федерациясе Хөкүмәтеннән дотация рәвешендә 1,67 миллиард сум акча алырга мөмкин, дип хәбәр ителә Россия Министрлар Кабинеты сайтында.

Республика социаль-икътисади үсеш темплары югары булган лидер төбәкләр өчлегенә керде. Беренче урында – Саха (Якутия) Республикасы, аңа 2,5 миллиард сум дотация бирергә мөмкиннәр. Өченче урында – Мәскәү өлкәсе (1,6 миллиард сум).

Дотацияләргә Россиянең барлыгы 40 субъекты дәгъва кыла, аларны социаль-икътисади үсеш темплары буенча сайлап алдылар. Төбәкләргә барлыгы 20 миллиард сум күләмендә дотация бүлеп бирү күздә тотыла.

Әлеге мәсьәләне бүген Россия Хөкүмәте утырышында караячаклар. 

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com