Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯңалыклар → ​Ренат Ибраһимов: өемә кайту – әкияткә кайту кебек

​Ренат Ибраһимов: өемә кайту – әкияткә кайту кебек

Гөлнур ХӘСӘНШИНА
Гөлнур ХӘСӘНШИНА
30 ноября 2017
431 карау
Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясе вакытында Россиянең халык артисты Ренат Ибраһимов һәм FILMELAY аннимация студиясе җитәкчесе Даниил Фәйзрахманов журналистларга җырчының «Домой» дигән җырына төшерелгән мультипликацион клипны тәкъдим иттеләр.

– Бөтенләй башка төрле клип төшереп карарга дигән теләгем бар иде, – ди җырчы. – Аннан Казанда менә шундый студия барлыгын белдем, аларга мөрәҗәгать иттем.

Клиптагы рәсемнәр... пластилиннан ясалган. Студиядә эшләүчеләр аларны бер ел буе әвәләгәннәр. Клипта 6 меңгә якын кадр кулланылган.

– Клипны, әйтик, компьютерда гына ясаудан бу бик кыйммәткә төшә торган ысул диде, – студия җитәкчесе Даниил Фәйзрахманов. – Күршедәге кибетне шактыйга баеттык. Әмма клипның күпмегә төшкәнен әйтә алмыйбыз – безнең өчен ул бәһасез... Ул безгә бала кебек.

Уртак проектны алар әле киләчәктә дә дәвам итәргә уйлыйлар: Ренат Ибраһимов җырларыннан мультипликацион мюзикл эшләргә ниятлиләр. Анда татарча җырлар да керәчәк. Мәсәлән, «Ай, былбылым» җырына клип инде төшерелә башлаган.

Матбугат конференциясе вакытында Ренат Ибраһимов үзенең җитмеш еллыгы уңаеннан язган истәлекләр китабы турында да сөйләде. Гаиләсе, балалары турында да сүз кузгатты.

– Без өйдә татарча гына сөйләшергә тырышабыз, – диде ул. – «Татарстан-Яңа гасыр» каналы гел эшләп тора – мин үзем ике җырдан артык тыңлый алмыйм, әмма балалар аны гел ишетәләр: телне өйрәнү өчен бу бик мөһим. Өйгә, балалар янына кайту – минем өчен әкияткә кайту белән бер.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру булеге белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com