Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯңалыклар → Алтмыш катнашучы – алтмыш медаль!

Алтмыш катнашучы – алтмыш медаль!

Гөлнур ХӘСӘНШИНА
Гөлнур ХӘСӘНШИНА
28 ноября 2017
96 карау
«Роналд Макдоналд» хәйрия фонды Казанда, «Ак бүре» спорткомплексында «Игелекле спорт» дигән спорт бәйрәм уздырды. Анда физик мөмкинлекләре чикле балалар белем алучы уку йортлары катнашты. Алар арасында 4 нче, 11 нче интернат-мәктәпләр (Казан), 172 нче, 142 нче коррекция мәктәпләре (Казан),  Лаештагы 4 нче интернат-мәктәп бар иде.  

– Бәйрәмне Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгы белән берлектә физик мөмкинлекләре чикләнгән 60 бала өчен уздырабыз, – диде  «Роналд Макдоналд» хәйрия фондының региональ физкультура-сәламәтләндерү программасы директоры Илья Бурый. – «Роналд Макдоналд» хәйрия фонды вәкилләре Казанда, Татарстан Республикасының хезмәт һәм мәшгульлек; сәламәтлек саклау; фән һәм мәгариф министрлыгы белгечләре, Казан федераль университеты студентлары өчен семинарлар үткәрде. Без аларга мондый балаларның үзенчәлеге турында сөйләдек, алар белән нинди уеннар үткәрергә булганын күрсәттек. Бүген алар бәйрәмдә тренерлар сыйфатында катнашалар һәм үзләренең алган белемнәрен практикада сынап караячаклар: ярышларның этапларын алар үткәрә. Балалар өчен бәйрәм булса, өлкәннәр нәрсәгә өйрәнгәннәрен күрсәтәчәкләр. 

«Игелекле спорт» – «Роналд Макдоналд» хәйрия фонды үткәрә торган проектларның берсе. Физик мөмкинлеге чикләнгән балалар белән эшләүче белгечләр белән семинарларны 2010 елдан башлап үткәрәләр. «Мондый балалар белән дә спорт ярышлары үткәрергә була. Алар бит шундый ук балалар, әйе, кайсыдыр авыррак йөри, кемдер начаррак күрә, әмма барысы да уйнарга ярата», – ди «Роналд Макдоналд» хәйрия фондының физик тәрбия буенча инструктор-методисты Светлана Ростикова.  

«Ак бүре» спорткомплексы гөрләп торды: бер почмакта малайлар-кызлар флорбол, кегельбан уйнадылар, икенчесендә – баскетбол, лакросс, өченчесендә – футбол, дүртенчесендә... Бу бәйрәмдә җиңелүчеләр булмады – медальләр бөтен кешегә дә эләкте. Медальләрне яшь спортчыларга чаңгы спорты буенча Паралимпия – 2016 чемпионы Ирина Полякова үзе тапшырды. 

Әбисе аркасыннан тотып, аягында басып торырга ярдәм иткән Ангелина Павловага да медаль алды. «Бу синең беренче җиңүең, беренче медалең!» – дип котлады аны әбисе. Беренчесе, әмма соңгысы булмасын! 

Медальләрдән соң балаларны тагын күңелле мизгелләр көтә иде әле: һәрберсенә «Роналд Макдоналд» хәйрия фондыннан бүләкләр тапшырдылар.  

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com