Казанда үзенә туган тиешле кыз баланы көчләгән ир-атка карата хөкем карары чыгарылды / Яңалыклар / Сөембикә
Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯңалыклар → Казанда үзенә туган тиешле кыз баланы көчләгән ир-атка карата хөкем карары чыгарылды

Казанда үзенә туган тиешле кыз баланы көчләгән ир-атка карата хөкем карары чыгарылды

27 ноября 2017
2158 карау
Казанда туганының баласын көчләп мәсхәрәләгән 38 яшьлек ир-ат хөкем ителгән. Казан шәһәре Совет районы прокуратурасы аңа карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплаган, дип хәбәр ителә Татарстан прокуратурасы сайтында.

Суд ирне Россия Федерациясе Җинаять кодексының 132 нче маддәсенең 4 нче часте (14 яше тулмаган затка карата, зыян күрүченең ярдәмчесез булуыннан файдаланып, җенси характердагы көчләү гамәлләре) буенча гаепле булуын таныган.

Суд тарафыннан, 2016 елның апреленнән маена кадәр ир-атның туганының баласына карата сексуаль характердагы көчләү гамәлләре кылганы ачыкланган. Ир-ат бу вәхшилекне кәрәзле телефонына төшергән, кыз берәр кешегә хәбәр итә калса, видеоны Интернет челтәрендә таратачагы белән куркыткан. Ир үз гаебен танымаган.

Ир-атның мондый җинаятьләрне беренче генә эшләмәвен исәпкә алып, суд аерым режимдагы төзәтү колониясендә 12 елга ирегеннән мәхрүм итү, аннан соң да 1,5 елга иреген чикләү рәвешендәге җәза биргән. Суд карары законлы көченә кермәгән.

чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/11/27/153150/

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com