Тавышы мәңге яңгырар безнең өчен... / Яңалыклар / Сөембикә
Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯңалыклар → Тавышы мәңге яңгырар безнең өчен...

Тавышы мәңге яңгырар безнең өчен...

23 ноября 2017
1939 карау
Кайгылы көннәребез... Күңелләр болай да үзенә урын табалмый бәргәләнгән  моңсу елак көздә авыр хәбәр алдык. Дмитрий Хворостовский арабыздан китте...

Иртәме-соңмы шушы тетрәндергеч хәбәрне ишетәсебезне алдан ук белеп торсак та, нәрсәгәдер өметләнгән идек, җырларын, концертларын, журналистларга биргән интервьюларын яхшыга юраган идек... 
Ул бөек җырчы иде. Россиянең генә түгел, дөнья операсы йолдызы иде... Буй-сыны, төс-бите белән дә, эчке күңел дөньясы белән дә искиткеч матур кеше иде... Аның тавышы мәңге яңгырар безнең өчен... Аның турындагы хатирәләрне кайта-кайта күңелдә яңартырбыз... Сагынырбыз...

22 июньдә җырчы Австриядә Графенег замогының ачык сәхнәсеннән җырлады. Аида Гарифуллина аның партнеры иде. Хәзер ул Дмитрий турында күз яшьләрсез генә сөйли дә алмый. «Ул һәркемгә хөрмәт белән яратып карый иде.  Киңәшләр бирде, булдыра алганча ярдәм итәргә тырышты. Графенегтагы чыгышыбыз вакытында ул миңа гына ишетелерлек итеп: «Мин сиңа уңышлар телим. Синең  бар да яхшы булачак... Бу минем соңгы концертым», – диде.
Тамашачының көчле алкышлары вакытында, рәхмәтебезне белдереп баш игәндә әйтелде ул сүзләр. Елап җибәрдем. Аңлашыла инде: бу – Диманың минем белән генә түгел, сәхнә белән, тамашачылар белән хушлашуы иде. Алай дип әйтмәвен үтендем, алда әле күп концертлар, күп бәхетле еллар, тамашачылар аны бик ярата, янәсе... «Подмосковные вечера»ны биска башкардык. Соңгы чыгышыбыз иде. Зал аягүрә алкышлады».          

Фото: Facebook © Dmitri Hvorostovsky

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com