Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯңалыклар → 9 ил һәм 20 төбәк бөтендөнья татарча диктантында катнашачак

9 ил һәм 20 төбәк бөтендөнья татарча диктантында катнашачак

21 ноября 2017
240 карау
Акциянең максаты – татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру.
 
25 ноябрь көнне сәгать 10:00 да - 9 илдә һәм 20 төбәктә “Татарча диктант” акциясе узачак. Акциянең максаты – татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар яшьләре форумының матбугат хезмәте.
 
"Татарча диктант" 9 илдә һәм 20 төбәктә - Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Ижау, Уфа, Екатеринбург, Төмән, ХМАО, Новосибирск, Саратов, Иваново, Самара, Пермь, Омск, Мари Эл, Әстерхан, Иркутск, Волгоград, Алтай һәм Казахстан, Кыргызстан, Германия, АКШ, Гарәп Әмирлекләре, Украина, Чехия, Әзербайҗанда узачак. Һәр теләгән кеше, диктант язуда катнашып, татар телен белү дәрәҗәсен тикшереп карый ала.
 
Катнашучылар татар теленнән орфографик һәм грамматик хаталарын тикшерер өчен татар әдәбиятының классик язучысы әсәреннән өзек язачаклар. Татар теленнән диктантларны күренекле тел белгечләре һәм профессорлар тикшерәчәк. Белем бирү акциясенең һәр мәйданында диктант текстын атказанган сәнгать эшлекләре, язучылар һәм танылган алып баручылар укыячак.
 
Казанда “Татарча диктант” түбәндәге адреслар буенча узачак:
 
 
1. Штаб креатив индустрия резиденциясе (Татарстан ур. 20);
2. КФУның, Л.Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты (Татарстан ур. 2, 3 этаж, актлар залы);
3. КДМУның беренче уку-укыту бинасы (Бутлеров ур. 49);
4. Казан милли тикшеренү технология университеты (Карла Маркса урамы 72, Б103)
 
Акцияне оештыручылар – Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Казан федераль университетының Л.Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, “Каюм Насыйри институты” фәнни-белем үзәге, Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасының яшьләр һәм спорт министрлыгы.
 
Сайтка сылтама - http://diktant.tatar 
Социаль челтәрләргә сылтама: https://vk.com/tatdiktant 
https://www.facebook.com/events/314792865552434 
 
Сылтама: http://tatar-inform.tatar/

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com