Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯңалыклар → ​Татарстан Президенты Зәй районында фаҗига сәбәпле Удмуртия башлыгының кайгысын уртаклашты

​Татарстан Президенты Зәй районында фаҗига сәбәпле Удмуртия башлыгының кайгысын уртаклашты

02 июля 2017, 11:45
7732 карау
Самарадан Ижевскига баручы автобус йөк машинасы белән бәрелешеп, 13кеше һәлак була.

 Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанда, Зәй районында фаҗига сәбәпле, Удмуртия башлыгы Александр Бречаловның кайгысын уртаклашты.

Искәртеп үтик, “Татар-информ”да бүген төнлә 00.37 Зәйдән чыкканда, Әлмәткә бару юлында,   “Неоплан” пассажир автобусы “КАМАЗ” йөк автомобиле белән бәрелешүе хакында хәбәр ителгән иде. Бәрелешкәннән соң Самарадан Ижауга баручы автобусы юл кырыена төшеп, янып киткән.

Фаҗига нәтиҗәсендә 13кеше һәлак була, шул исәптән ике бала. Тагын 15 кеше зыян күргән.

“Татарстанлылар һәм шәхсән үз исемемнән кичә төнлә Самарадан Ижауга баручы автобус белән булган коточкыч фаҗига сәбәпле, ихластан кайгыгызны уртаклашам.

Күпсанлы кешеләр, шул исәптән балаларның һәлак булуына китергән фаҗига турындагы хәбәр безнең күңелләрне кузгатты. Һәлак булучыларның якыннары, туганнарының кайгысын уртаклашабыз, зыян күрүчеләрнең тизрәк терелүен телибез”, - диелгән Татарстан Президенты юллаган телеграммада.

Сылтама: http://tatar-inform.tatar

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com