Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯңалыклар → ​Рөстәм Миңнеханов графиктан артта калган төзелеш объектлары турында хисап сорады

​Рөстәм Миңнеханов графиктан артта калган төзелеш объектлары турында хисап сорады

27 мая 2017
7575 карау
Татарстан Президенты министрлык җитәкчеләрен үзләренә караган учреждениеләрне төзүне һәм ремонтлауны һәрвакыт күзәтеп торырга чакырды.

Сатып-алуда бердәнбер катнашучының гаризасын тикшергәннән соң, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы ТР Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды белән килешү төзегән. 
Әлеге документ ятим балалар өчен, Татартстан милке буларак , 251 торак бинасы булдыруны күздә тота. 
Хәзерге вакытта документлар тутыру эше башкарыла, 62 бина куллануга тапшырылган. Бу хакта бүген Татарстан Республикасының Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Алексей Фролов Хөкүмәт йортындагы киңәшмәдә хәбәр итте, дип җиткерә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Барлык муниципаль берәмлекләр катнашында видеоконференция режимында уздырылган киңәшмәне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Аерым категориягә караган гражданнарны торак белән тәэмин итү программасы нигезендә 50 күпбалаллы гаиләгә сертификатлар тапшырылган. 61 гаиләгә субсидия бирү турында расланган исемлек ТР Президенты карамагындагы Дәүләт торак фондына юлланган. Шулай ук Чернобыльдә хезмәт иткән - 20, күчеп кайтырга мәҗбүр булган - 13 һәм Ерак Себердән күчеп кайткан 2 кешегә сертификатлар тутырылган.

Рөстәм Миннеханов Төзелеш министрлыгына төзелеш эшләре тәмамланып килә торган күпфатирлы йортлар буенча мониторинг уздырып торырга һәм графиктан артка калган объектлар буенча хисап тотарга, моның сәбәпләрен аңлатырга, төзелеш мәйданнарында ничә эшче эшләгәнен, башкарылган эш күләме турында хисап тотарга кушты.

Моннан тыш ТР Президенты министрлык җитәкчеләрен үзләренә караган учреждениеләрне төзүне һәм ремонтлауны һәрвакыт күзәтеп торырга чакырды.

Сылтама: http://tatar-inform.tatar

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com