# Яңалыклар / Сөембикә
Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯңалыклар → Гөбәдия Когалымны яулады

Гөбәдия Когалымны яулады

Гөлчәчәк Фәтхулова. Сургут, Төмән өлкәсе.
Гөлчәчәк Фәтхулова. Сургут, Төмән өлкәсе.
18 мая 2017
150 карау
Кайсы гына өлкәдә, кайсы шәһәрдә яшәүче милләттәшләр белән сөйләшсәң дә, барысының да теләкләре бер: «Телебез, динебез, милләтебез гореф-гадәтләребез, милли ризыкларыбыз югалмасын иде», – диләр алар. 

Когалым шәһәренең «Ак калфак» оешмасы вәкилләре дә милли киемнәрне тормышта киюне модага кертеп җибәрмәкче. «Ак калфак» татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы әле яңа гына ачылуына карамастан, когалымлылар калфак тегү, калфак чигү, милли ризыклар пешерү буенча мастер-класс оештырырга да җитештеләр. 

– Безнең төп максат – милли йолаларыбызны, гореф-гадәтләребезне кире кайтару. Ә бу юнәлештә башкарасы эшләр бик күп, – ди Когалым шәһәре «Нур» татар-башкорт иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, автор-башкаручы, күпләрнең яраткан җырчысы Илнур Мусин. Алга таба корылган планнары белән «Туган тел» түгәрәге җитәкчесе Резеда Нәҗип кызы Гарифуллина да таныштырып үтте. Планнары зурдан: «Бишек җырлары», «Исем кушу йоласы», «Милли ашлар», «Килен төшерү» йолалары... үткәрү. Күп алар!

Әле яңа гына «Эмир» кафесында халкыбызның милли ризыгы – гөбәдия пешерү буенча мастер-класс булып узды. Мастер-классны аш-су остасы Светлана Кулакова күрсәтте. Шунысы игътибарга лаек: кунаклар арасында татарлар гына түгел, башка милләт вәкилләре дә бар иде. Кунаклар Светлана Кулакова пешергән гөбәдиядән, аның тәменнән бик канәгать калдылар. 


 
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
«Татарстан Республикасы эшлекле хатын-кызлар» иҗтимагый оешмасы президенты
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com